Менә тагын салкын, караңгы, яңгырлы көз килеп җитте. Нәфисә апаның барлык тормышы шушы ел фасылын хәтерләтә иде. Үзәккә үтәрдәй салкын җиле, коеп яуган яңгыры да ай-һай күп булды аның үткән тормышында. Шушы уйлар белән тәрәзәдән урам күзәткәндә, радиодан моңлы бер җыр ишетелде:
Диңгезләр ярсып, ярсып шауламас,
Әче, хәтәр җилләр исмәсә.
Кеше хәлен кеше белми
Үз башкайларыңа төшмәсә…
Эх, нинди моңлы җыр… Нәфисә апа шушы җырны ишетсә, әллә ничек моңсу була, күзләре яшь тамчыларына чылана.
Бүген тагын шул җырны тыңлагач, Нәфисә апа үткән гомерен кабат искә төшерә. Ул балачактан әнисез кала, байтак вакыт үги әни белән яшәргә туры килә аңа. “Эх, әнием булса” дигән сүзләрне еш кабатлый ул үз гомерендә. Бик яшьли кияүгә чыга Нәфисә апа, үзенең үги әни гаиләсендә артык бала булганын яхшы аңлый ул. Газинур абый егетләр алдында бик яхшы яктан аерылып тормый, хәмер белән дус була. Тормышларын да иске генә бер йортта башлап җибәрәләр яшь парлар. Нәфисә апаның, тормышын җайга салып, матур гына гомер кичерәсе килә, ә Газинур абый гел хәмер белән мавыга, үзен – үзе белештерми, еш кына агачлар арасында, ә кышын печәнлектә төнен уздырырга туры килә Нәфисә апага. Тормышы ничек кенә авыр булса да, беркая да китә алмаганын аңлый ул. Шуның өстенә газиз әтисе дә вафат була.
Кайгы бер килсә, килә икән ул. Яңа туган баласын да Нәфисә апа кулларына алып сөя алмый, ни сәбәпледер, тууга җан бирә ул. Авыр бала хәсрәте йөрәген өзә ананың. Ләкин Нәфисә апа сабыр була, тормышыннан зарланмый, кешегә серен сөйләми. Беренче сабыеннан соң тагын өч бала таба ана. Озын гомер бирми ходай ул балаларга да. Бер улы күрше авылдан чанада кайтканда туңып үлә, уртанчы кызы яман шеш авыруыннан терелә алмый, ә төпчек улына, иптәшләре белән сугышканда, пычак кадыйлар. Ире Газинур, хәмереннән айный алмыйма, гүр иясе була.
Бүген Нәфисә апа япа – ялгыз. Ятса да, торса да , ялгызлык үзәкне өзә. Нишләп шулай булды соң бу тормыш? Нигә ул һаман ялгыз? Искә алып , шатланып сөйләрлек бер генә вакыйга да юк бит аның тормышында. Исәнлеге дә чамалы гына Нәфисә апаның. Бу дөньяның бер кызыгы да калмады бит… Ходай яраткан кешеләренә сынаулар бирермен дигән, тик мондый язмышны дошманыңа да күрергә язмасын…
…Нәфисә апа ике күзеннән аккан күз яшьләрен сөртеп алды. Тыныч кына, моңсу гына көйләп, җыр сузды… Кеше хәлен кеше белми, үз башкайларыңа төшмәсә…