XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Керпе

Ишегалдында йөргәндә

Күрдем бер көн керпене –

Кара борын, төймә күзләр,

Тик куркыныч – энәле.

Үзе бер дә явыз түгел,

Нигә соң ул энәле?

Нигә безне күрү белән

Йомгакка ул әйләнде?

Мең дә бер сорау белән,

Әти янына чабам,

Керпе соң ул нигә диеп

Энәле булып туган?

“Кызым”, — диде әтием,

“Керпе бик юаш булган

Явызлардан коткарырга

Тик энәләр булышкан”.

Курчагым

Бар минем бер курчагым,

Исеме – Таңсу аның.

Зәңгәр күзле, алсу битле,

Көдрә чәчле – Йомшагым.

Бик яратам мин аны,

Матур күлмәкләр тегәм.

Төсле тасмалар тагып,

Бакчага алып киләм.

Бакчадагы дуслар да

аның белән уйныйлар.

“Нинди матур курчак” — дип,

Һич тә мактап туймыйлар.

Мәче

Кечкенә генә тычкан,

Идән астына поскан.

Чыгар иде дә бит ул,

Мәче тора бит тыштан.

Мәче үз эшен белә –

Хәйләкәр генә көлә.

Йоклаганга салышып,

Тавыш-тынсыз ул көтә.

Мәче китте дип тычкан,

Идән астыннан чыккан,

Ә мәчегә шул кирәк –

Тычканны ул тиз тоткан.

Маэмай

Безнең маэмай бигрәк ялкау —

Йокларга ул ярата.

Көне буе йоклар иде,

Тор инде, тор, Акбаем, дип,

Әгәр мин уятмасам.

Кеше керсә –өрми дә ул,

Ялкаулана кайчакта.

Инде орышам да үзен,

Өрергә дә өйрәтәм,

Тик файдасын гына күрмим,

Акбаем һаман ялкау…

Ә мине ул бик ярата,

Без аның белән дуслар.

Мәктәптән көтеп ала да,

Койрык болгап озата.

Зарипова Фарида Алмазовна
Страна: Россия
Город: село Шемордан