Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Керпе баласы Шырпы белән булган хәл.

Керпе баласы Шырпы  белән  булган хәл.

Керпе малае  Шырпы әнисен  тыңламыйча,өйдән  чыгып киткән  һәм  адашкан .Юлда  барганда  аңа Ябалак апа  очраган.

  Зирәк Ябалак үзенең тылсымлы орчыгын селтәп ала да, урманда төн җитә.Алайса, безнең Ябалакның күзе күрмәячәк.Кинәт   караңгылык төшкәч, Шырпы  бик тә курка, тизрәк әнисен табасы килә. Ә Ябалак аңа:

-Юк шул, балакай, бер җибәргән хатаны төзәтәсе авыр, шуңа да тиз генә әниеңне табып булмаячак. Менә сиңа тылсымлы көзге, әгәр дә көзгене эшкә җигә алсаң, ул сиңа юл күрсәтер, әниеңне табарсың, -ди

Шырпы тәмам кайгыга кала. “Нигә миңа көзге, миңа Әни кирәк” –дип елый. Шулчак Көзге турында  Әнисе сөйләгән әкият исенә төшә. Имеш, төн уртасында торып, көзгегә карап, нәрсәдер сорасаң, шул  чынга аша, көзге аша шуны күрергә була. Соравын да сорар, ә төн уртасын ничек курыкмыйча  көтәргә, янда бит Әни дә   юк. Ул кире Зирәк ябалак янына  чаба.

-Ябалак апа, Ябалак апа,  тылсымлы орчыгыңны  биреп  тор әле, караңгыга ияләшә торасы иде, мин әнине  табу юлын таптым,- дип  серләре белән уртаклашкан. Тик Зирәк ябалак   ризалашмый.  Чын төн җиткәнне көтәргә куша. Шырпының әнисен  бик табасы килә, бик. Шуңа да ул үз- үзендә курку хисен җиңәргә тырыша һәм җиңә.  Төн уртасы җиткәч, тылсымлы көзгедән әнисенә илтә торган юлны  күрә.Таң атканын  йокламыйча да көтә һәм йөгерә-йөгерә әнисе янына китә.   Тик Зирәк ябалак  аңа тиз генә әнисен табарга ирек бирмәгән,  юлда аңа сынаулар әзерләгән.Әнисен тыңламаучыларга   ул шулай җәза биргән. Шырпыны инде  бер сынау да куркытмаган, тик Әнисе генә аны гафу итсен, табылсын иде. Зирәк ябалак Шырпыдан канәгать  булган. Менә Шырпы Әнисен тапкан. Ук урынына әнисенә атылган, тезләнә-тезләнә гафу сораган.  Улының гөнаһсын кичергән Әни  керпе. Шырпы да  бик нык сабак алган. Тик тиен балаларының гына  Әниләрен  җибәрәселәре килми. Бу юлы да Шырпы үзе хәл итә: “Сезгә дә әнисез бик кыен, әниемне сезнең белән бүлешәсем килмәсә дә,  ризалашам, әйдәгез бергә яшик”. Улының шундый сүзләре өчен Әни керпе горурлана һәм бергә тату булып  яшиләр.

Гыйбадуллина Әдилә, Кайбыч, Бәрлебаш, 6-сыйныф.

 

Гибадуллина Адиля Ирековна
Возраст: 23 года
Дата рождения: 01.01.2001