Принято заявок
2212

IX Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Керпе

1. Язлар җиткәч, безнең бакча

Матур төскә буяла.

Шуны күптән көткән кебек

Керпебез дә уяна.

2. Үзен бик тыныч тота.

Көндез гел качып йөри.

Сабыр гына күләгәдә

Йокларга урын эзли.

3. Ә кич җиткәч, ай чыккач,

Керпе оядан чыга.

Шуны күреп Сарбайның

Тәмам котлары оча.

4. Җылы җәйләр узып китте,

Алтын көз килеп җитте.

Минем энәле дустыма

Йокларга вакыт җитте.

5. Яфрактан түшәк җәйде ул,

Ябынды үлән җыйнап.

Мин аңа сәлам җибәрәм,

Бик тәмле төшләр теләп.

Нотфуллина Фирюза Мунировна
Возраст: 13 лет
Дата рождения: 13.01.2009
Место учебы: Школа № 173
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Казань
Город: Казань