Кендек каны
«Ак юллар сезгә, балалар…» дип, сүзен бетерде Миләүшә Рамзил кызы.
Бер яктан карасаң, 5 ел бергә йөргән балалар бакчасыннан китәсе дә килми, икенче яктан карасаң, алда мәктәп, яңа дуслар, могҗизалы мизгелләр көтә иде Таһирны…
Бакчадагы чыгарылыштан соң, әтисе авылга алып кайтып китәм дип сүз бирде, шунлыктан Таһирның алай бәйрәмгә ушы китмәгән кебек тоелды. Ул инде уйлары белән әбисе-бабасы янында иде. Майның соңгы көннәре, кояш җылылыгыннан җәйнең инде тиздән киләсе сизелеп тора, инде кәккүк тә кычкырды, димәк су коенырга була!
Таһир юл буе йоклап кайтты, алҗаган күрәсең, аның чаклы җырлап-биеп, алҗамый кара!.. Менә, ниһаять, кайтып җиттеләр. Таһирның әбиләре шушында тора инде. Әтисенең туган нигезе дә шушы. Гаҗәеп матур җирдә урнашкан: койма буйлап биек нарат агачлары үсә, өй артындагы бакчадан соң тау итәгеннән челтерәп чишмә ага, кошлар сайравы күңелгә бал-май булып ята. Тирә-якта урман, ләкин аңа карамастан, бу хәйран гына зур авыл.
Малай өйгә кереп чәй эчте дә үзе кебек шәһәрдән кайткан дус-ишләре янына урамга чыгып йөгерде. Бигрәкләр нык сагынышыканнар иде алар бер-берсен.
Балаларның үзләре генә белгән «Серле чишмә»ләре бар, алар шунда юл тоттылар. Дуслары арасында Таһир иң кечкенәсе булса да, аны бер дә какмыйлар, киресенчә, хөрмәт итәләр иде. Сәпитләрдә ярыша-ярыша чишмә янына төшеп җиткәннәрен сизми дә калдылар. Үзләренең яраткан ял урынын тәртипкә китереп, барлап кайтып киттеләр, әле бит көтү дә алып кайтасылары бар.
Маллар кайткач, әбисенең сыер сауганын аеруча көтеп ала Таһир. Ул гына түгел, ә Актәпи белән Мыраубикә дә, лапастан чыгуга тезелешеп көтәләр, Таһир абыйлары аларга сөтне кәсәләргә салып бирә.
Кичке эшләрне бетереп өйгә кергәнче, бала хәлдән тайган иде инде, бер көн эчендә шул чаклыга ничек кенә көче җиткән?! Кичке ашны ашап тормыйча да ул йоклап киткән. Әбисе намаз укыганда кинәт уянып китте сабый. Ул бер тапкыр да кичке намазны тыңламый калмый. Торып утырды да тын гына тыңлап торды…
Төнге ун… Әбисе оныгын башынннан сыйпап, төрле-төрле үзенең балачагында булган хәлләрне сөйләп ята, әкияткә караганда да кызыграк шул алар. Әбисенең сөйләгәннәрен тыңлап, малай үзенең йоклап киткәнен сизми дә калды.
Шулай бер көнне уйнап йөргән җиреннән Таһир югалды, төшке ашка да кайтмады. Әби белән бабай инде баланы эзләргэ чыгып китмәкчеләр иде… Капкадан башта зур коробка керә, аннан соң Таһир үзе дә күренә башлады. Тартма эченнән ниндидер тавышлар килә, бабасы Фоат күтәреп алуы булды шунда ук шым булып калды… Анда биш үрдәк һәм биш каз бәбкәсе иде. Кечкенә генә, йомшак йомгак сыман бәбкәләр.
-Каян алдың, син, боларны, каян таптың?!
-Әнә теге башта бер әби бәбкә саклап утыра иде, мин дә кызыктым, юри генә сорап карадым, ә ул миңа чыгарып та бирде…
-Ильнура апалардан алган инде бу боларны. Ярар, улым, бәбкә аласы бар иде, кызык иткәнсең, акчасын илтеп кайтасы булыр, — дип куйды әбисе.
Көннәре бәбкә саклап, дуслар белән уйнап һәм якыннарына булышып үтә. Әбисе мәктәптә эшли, җәй көне дә эш бетми бит инде, анда да Таһир ияреп бара иде. Ул мәктәп шундый якын анын күңеленә, барлык почмагын белә ул аның.
Шулай рәхәтләнеп көн күреп ятканда, әтисе кунакка кайтып төште.
-Таһирны шәһәрдә сагындылар, әнисе дә, апасы да алып китәм, — ди башлады.
Шул мизгелдә көлеп, уйнап йөргән малайдан берни дә калмады. Ул елый, тыпырчына башлады, әйтерсең лә аны бөтенләй белмәгән җиргә мәҗбүриләп алып китәргә җыеналар.
-Бармыйм шәһәргә, сагынсалар үзләре кайтсыннар, мин моннан китмим!-дип, тагын да ныграк елап җибәрде. Таһирның шәһәргә алып киткәндә, болай кылануы яңалык түгел, ул монда үз өенә кайткан кебек кайта һәм бер дә шәһәрдәге фатирны якын итеп кабул итми иде.
-Улым, тынычлан инде, әтиең ерак араны якын итеп кайткан, кәефен төшермә, китмәсәң китмәссең, — дигәч әбисе, малай тирән сулады да тышка чыгып китте…
Олылар чәй эчеп утырганда баланың нигә болай кыланганын аңларга тырышып карадылар, шул чак әтисенең исенә төште…
-Таһир туган елны эштә авырлыклар була башлады да монда кайтып яшәп тордык, өч яше тулгач кына кире шәһәргә киттек бит. Кендеге дә шушында төште, болай гына әйткәндә, кендек каны шушы өйдә тамды. Гел сезнең карамакта булып үсте, без эштә вакытта да сезнең белән иде, сезне бик якын күрә. Шунлыктан баланы бу нигез гел үзенә тартып тора, китәсе килмидер инде, күрәсең.
-Чынлап та, улым, барлык балалардан иң еш кайтканы һәм озак торганы Таһир бит. Әллә кире күченеп кенә кайтасызмы, туган нигездән аерылу бик авыр, ул бит әле сабый гына, — дип өстәде бабасы.
— Әйе, әтиең дөрес әйтә, Клавдия белән сөйләшеп карагыз әле. Мәктәпкә дә монда барыр, быел 1нче класска бер бала җитми, шуңа күрә мәктәпне ябабыз дигән сүз чыкты. Ничек тә ул бер баланы табарга инде… Мәктәп язмышы хәл ителә бит. Мәктәп бетсә, авыл бетә дигән сүз.
— Клавдияның монда кайтырга бернинди теләге дә булмаганын беләсез бит, нигә тагын башлыйсыз. Табылыр әле бала, борчылма, әни, — дип сүзен бетерде Марат абый.
Бу сүзләрдән соң, барысы да тын калды һәм өстәл артыннан киткәндә Таһир да кайтып керде. Ул әтисенә һаман үпкәле әле, кайтты да ятты.
Икенче көнне иртән әтисе:
— Бүген китмәсәң китмәссең, икенче кайтканда алып китәм, мәктәпкә әйберләр аласы бар, -дип, китеп барды.
— Әйдә, улым, борчылмале, миңа булышырсың аның урынына. Әниең кытай кәбестәсе җибәргән, утыртып карыйк әле икәү, ничек үсәр икән? – дип, әбисе Таһирны ничек тә булса башка эш белән кызыксындырырга тырышты.
— Әбекәй, интернеттан карарга кирәк, ничек утыртырга икәнен, бигрәк мескен күренәләр болар, — дип өстәде бала.
Ул яше буенча бәләкәй булса да, бакчада күп кенә зурларга караганда әйбәтрәк эш итә иде.
Бер сайтны ачып, шундагыча әбисе белән икесе 10 төп кәбестәне утыртып та чыктылар.
Аларны үстерү Таһир өстендә иде, ул бу кәбестәнең үзенчәлекле төр икәнен утыртканда ук аңлап алды.
Беренче көннәрне кәбестә үсентеләре шәлперәйгән хәлдә башларын иеп утырдылар. Әзрәк ныгып китте дигәч кенә, көчле булмаган җилдән дә тамырлары белән ауганнары да булды. Бу төр кәбестәгә аеруча игътибарлы булырга кирәк дип язылган. Аны вакытында җыеп, кереш белән бәйләп куйсаң, ул уңыш бирәчәк диелгән. Таһир моның барысын да эшләп килде һәм, ниһаять, беренче кәбестәләр баш сала башлады.
… Әтисе тагын кайтты да шул ук көнне малайны алып та китте. Монысында инде көчле елау булмады, ул үзенең тиздән кире кайтасын белә иде.
Шәһәрдәге көннәр бик озак, моңсу үтәләр, 4 стеналы тартма эчендә ятуның бер кызыгы да юк. Шулай уйланып ятканда әтисе белән әнисенең эштән кайтуларын сизми дә калды. Озак җыенмыйча, алар яңадан авылга кайтып киттеләр.
Таһир янәдән авыл сулышын тоеп, андагы тормышка ияреп яши башлады. Авылда тормыш кайный, көннәрнең үткәннәре сизелми дә. Әле яңа гына киткән әтисе тагын кайтып та җиткән.
Монысында инде Таһирны бөтенләйгә алып китәргә, мәктәпкә кертергә дип кайтуы. Баланың күз яшьләре көттереп тормады, ирексездән мөлдерәп ага да башлады…
Әтисе улының хәленә кереп:
— Ярар, еламый тор әле, әйдә берәр көн торыйк тагын, — дип тынычландырырга тырышты.
Кичрәк хатынына шалтыратып:
— Алло, мин сиңа авыл турында әйткән идем, исеңдәме?
— Әйе, я помню…постараюсь решить это, — диде дә трубкасын куйды.
Китәсе көн ничек үткәнен Таһир сизмәде, ул бик моңсу булып йөрде, соңгы тапкыр дуслары белән «Серле чишмә»ләренә барып килделәр.
Кичкә таба көтү каршыларга чыгып утырдылар өйдәгеләр. Һәм шул вакыт капка төбенә бер машина килеп туктады… Аннан, Клавдия — малайның әнисе төшмәсенме соң?! Алар бер-берсен сагынышканнар иде. Әнисенең кулында сәер бер пакет…
Ул бар кеше белән исәнләшкәч, өйгә дә кереп тормыйча, теге сәер пакеттан Таһирның документларын алып:
— Мәктәп ябылмаячак, значит без монда күченеп кайта алабыз. Мы переезжаем! — дигәч, Таһирның да, әби белән бабайның да күзләре яшь белән тулды.
2 нче әсәр
Төнге урам
Ай, йолдызлар, төнге урам һәм мин…
Мондый вакытта үзем генә булу ниндидер могҗиза кебек: күңелдә бушлык, әйтер сүзләр инде әйтелгән, эшлисе эшләр эшләнгән, тик йөрәккә генә нидер җитми…
Йөрәк суга сусаган гөл кебек һаман нәрсәдер сорый, кибенә, тибенә. Көне буе көлеп-елмаеп йөрсәм дә, төнгә ул хис-кичерешләрем, кояш белән ай алышынган сыман алышыналар иде. Монын болай икәнен тик үзем генә беләм. Янымдагы якыннарыма һәм тирә-юньдәге кешеләргә сөйләмим. Кемгә кирәк ул, аның урынына кулыма каләм алам да язам. Язам, язам, язам…
…Шушы урамда бергә уздырган вакытлар, монда булган хатирәләр санап бетергесез. Бу урам -«безнең урам». Аннан узганда гел син искә төшәсең һәм тамакта ниндер төер, күңел тула, күзләрдән яшьләр әкрен генә тама башлыйлар.
Исеңдәме, безнең тәүге очрашу? Синең янга курка-курка килүемне мәңге онытасым юк. Моңа кадәр интернет аша гына аралашкан булгач, башка нинди генә уйлар кермәде. «Ул чынбарлыкта нинди икән, мин аны ничек танырмын?»,»Ә мин аңа ошамасам?», «Ул үзе чибәр микән соң, миңа тиң микән?», «Ә аның янында көлкегә калсам?», «Уртак тел табалмасак?»… Бу меңләгән сорауларга җавап үзеңне күрү белән диярлек табылды.
Син баһадирдай минем каршыма килеп бастың. Мине әллә ничә кеше каты итеп тотып торган сыман, селкенәлмичә тордым. Шулчак син миңа эндәштең, ләкин мин һаман бер сүзсез сиңа текәлеп карап тора идем. Мин үземне аңлыйм да, белештермим дә кебек. Сиңа сокланмыйча да булмый, синең мәһабәт гәүдәң, кара бөдрә чәчләрең, зәңгәр күзләрең һәм искиткеч тавышың…
Мин үз хәлемә килгәч, без күрештек, кочаклаштык. Ярар инде, алай ук булмады, юк, юк. Чынлыкта, синең белән уртак тел табу бер дә кыен булмады, без шундук сөйләшеп киттек, мин үземнең сиңа телсез озак карап торуым өчен синнән ул көнне мең тапкыр гафу үтенгәнмендер. Ул кичне бик зур һәм ямьле бәйрәм булып, анда биһисап күп кеше булса да, җиһанда без икәү генә идек. Үзеннән үзе сиздермичә генә без андагы
халык арасыннан чыгып киттек һәм менә, без «үзебезнең урамда». Монда үткән вакыт аеруча истә калды, анда вакыт башкача үтә, анда һава да башка.
Исеңдәме, шул ук кичне мине тәүге тапкыр озатуың? Чын дөресе, мин ул мизгелдә тын да алмый кайттым. Никадәр алҗасам да, йокым качып, нәрсәләр булганын уйлап яттым, һәр искә төшкәненә сөендем дә, көендем дә. Ул вакытта мин сиңа бөтен килеш гашыйк идем һәм безгә бернәрсә дә комачауларга тиеш түгел кебек иде.
Исеңдәме, нәкъ шушы урамда миңа шомырт чәчәкләре бүләк иткәнең? Ямьле май киче, без тагын шушы урамда… Минем нигәдер, кәефем яхшылардан түгел иде, күңелем нидер сизенде, синең янда бигрәк тә бу сәер күренеш. Кәефемне күтәрергә тырышып, син күп сүз сөйләп тормадың, бары тик «көтеп тор, беркая да китмә, хәзер киләм» дидең. Биш минуттан инде син минем алдымда басып тора идең, ә кулыңда, исеннән баш әйләнә торган, мин яраткан шомырт чәчәкләре бәйләме. Иреннәрем елмайды, күзләремә яшь тулды, ул шатлык яшьләре иде, шундук синең муеныңа асылынып, нык итеп кочакладым.
Исеңдәдер инде: безнең соңгы очрашу…
Ул көнне күрешкәч, синең моңсу булуың әллә каян ук сизелеп тора иде. Моңсулыктан да бигрәк, синең күзләрең… Күзләрең барысын да сөйлиләр иде. Аларның карашы буш иде, алар миңа шундый салкынлык белән карыйлар, хәтта иң салкын бозлы котыпта да синең карашыңнан өшегән кебек өшерлек булмагандыр. Без сүзсез генә күрештек, синнән нәрсә булганын сорарга ашыккач та миңа, син берничек тә жавап бирми идең. Без утыргыч янына килдек. Анда барып җиткәнче минем тәнем буенча салкын йөгерде, мин үземне бөтенләй чит кеше белән барган кебек хис итә идем. Мин утырдым, ә син минем каршыма чүгәләдең һәм күзләремә карадың. Кулымны тоттың да: «без синең белән бүтән күрешә алмаячакбыз, миңа китәргә кирәк, гафу итәлсәң гафу ит мине» — дидең.
Минем башта уйлар төрле-төрле, сораулары аннан да күбрәк, кайсысын бирергә?
Син киттең, еракка киттең, озакка киттең, ә минем йөрәккә һаман нәрсәдер җитми.
Ай, йолдызлар, төнге урам һәм мин…