XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Үкенү

Өйгә тәмле алма исе таралган, мин алма ашарга бик яратсам да бүген алмага үрелмәдем. Әни аптыраулы карашы белән, нәрсә булган бу малайга дигән кыяфәт чыгарып, сөйли бирде:

— Күрше Әминә апаң бирде. Алмабызны кая да куярга юк, балалар капчык-капчык төяп тә киттеләр,- ди- Менә безгә дә бер табак бирде,- дип алмаларны сөртеп вазага куя башлады.

— Аша инде, улым, аша, булмаганда тинтерәтеп сорап йөргән буласың,- дип, мине җиңелчә генә шелтәләп тә алды.

Алмасы, чынлап та, тәмле күренә. Тик нигәдер әгәр мин бер алманы алсам, ул кулымны пешерер, күңелемдә кичә ясалган ярага әче суын сиптереп, әрнетер кебек булды. Алмаларга озак карап тора алмыйча, арт бакчага йөгереп чыгып киттем. Эх шул алма, кичә аны ашамаган булсам, бүген күңелемдә бу кадәр җил-давыл күтәрелмәс иде дип, кичәге көнне күз алдымнан үткәрдем.

Атнаның соңгы көне-шимбә дип сикреп тордым мин, иртәгә ял булачагын уйлап, эчтән генә шатланып куйдым. Һәркөн иртә эшли торган эшләремне тәмамлап, мәктәп автобусы килә торган урынга йөгердем. Дустым Камил әллә кайчан килеп, мине көтеп тора.

-Дааа, йоклыйсың да малай- дип, минем касыгыма төртеп алды. Ул да түгел мәктәп автобусы алдыбызга килеп туктады. Этешә- төртешә автобуска кереп утырдык. Безнең авылдан мәктәпкә кадәр ун минутлык юл. Автобус безне китереп төшергәч, Акъярдан да балалар алып килә. Ул авылдан безнең сыйныфта Илдар белән Самат укый. Без аларның килгәнен түземсезлек белән көтеп торабыз, чөнки егетләр җыелгач, спорт залына кереп, волейбол уйныйбыз. Бүген дә шулай булыр дип, Акъярларның килүен көттек, тик уйнарга бармадык, нигәдер Илдарның кәефе юк иде. Безнең белән сөйләшәсе дә килмәде.

Дәресләрдә дә тыныч кына утыра алмады ул: әле тәрәзәгә карый, әле ишеккә карый, өенә ашыга ул бүген. Безнең белән дә сөйләшми.

Алтынчы дәреснең бетүен хәбәр итеп кыңгырау чылтырады, без дәррәү ишеккә йөгердек. Автобус килеп туктаган, безне озатучы Ринат абый автобус кырына килеп басып безне көтә. Башка класстагы авылдаш кызлар—егетләр автобуска таба киттеләр, ә без Камил белән мәктәп бакчасыннан алма алырга йөгердек. Кесәләргә тутыргач, алма ашый-ашый автобуска таба атладык. Үзып барышлый Илдарның утка баскан кебек таптануына әллә ни игътибар да итмәдек.

— Сез генә туймыйсыз инде, һәркөнне иптәшләрегез сезне көтә, оялмыйсыз да,- диде Ринат абый ачуланып. Этеп диярлек автобуска кертеп җибәрде. Без исә бер батырлык эшләгәндәй, алма чәйнәп, арткы урындыкларга барып утырдык.

Өйгә кайтып чишендем, бераз капкалап алгач, бакчадагы бәрәңге сабакларын җыярга чыгып киттем. Бүген үк өй эшләрен эшләргә булмагач, урамнан кермичә озак йөрдем. Көтүләрне җыеп өйгә кергәндә инде шактый соң иде.

Ишектән кереп, кулымны гына юарга тотындым, тәрәзә төбендәге кесә телефоным “җырлый” башлады. Классташым Нурия икән.

— Тимур, ишеттеңме Илдарның әнисе үлгән. Кичә кисәк кенә авырап киткән булган, Казаннан апалары да кайткан. Илдар мәктәптән каласы булган да әнисе җибәргән, син кайтканчы җайланам мин дигән. Илдар кайтып өлгерә алмаган бит, өч-дүрт минутка гына соңга калган, ул кайтканда әле суынып та бетмәгән булган, -дигән сүзләрдән соң мин лып итеп урындыкка утырдым һәм телефондагы башка бер сүзне дә ишетмичә, өч-дүрт минут дип кабатладым. Өч-дүрт минут…. Без әрәм иттек бит ул өч-дүрт минутны, без…

Күзем ихтыярсыз, Әминә апалар бакчасындагы алмагачларга төште. Алмагачларда алма түгел сәгать эленгән кебек булды миңа. Ул сәгать телләре керт-керт йөреп, “өч- дүрт, өч-дүрт” дигән тавыш чыгаралар. Колакларымны учлап тотып, өйгә йөгердем, йөгереп кереп караватыма капландым. Ачык тәрәзәдән Әминә апалар бакчасындагы алмагачларга эленгән “сәгать”ләр өч-дүрт, өч-дүрт дип тавыш чыгаруларын дәвам иттеләр.

Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районы Шахмай урта гомуми белем мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Саттаров Тимур.

16 яшь

Саттаров Тимур Ринатович
Страна: Россия
Город: Новошешминск