XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Кемнең хатасы.

Кар сулары эреп, басулар, урманнар яшәрә башлау белән бер хәтирә яңара.

Табигать язгы кояш нурына төренгән, чәчәкләр күзләрен ачкан. Күндерәк буйлары кошлар моңына күмелгән чак.

Унсигез яшьләре тулган егетләр бер-бер артлы изге бурычларын үтәргә, Туган илебез чикләренә тарала башладылар. Радик та чакыру кәгазе алу белән, әнкәсе янына ашыкты. Ул да бит хәзер кечкенә малай түгел. Авылдан 4 егет берьюлы Совет Армиясе сафларына алындылар. Көннәр үтте, айлар үтте, араларда хатлар йөреде. Хатлар көткән, ләкин улы үлеп, табутларда кайтыр димәгән.

Дөнья тыныч кына барган вакытта Чечен илен утка тоттылар. Җимерделәр, ваттылар, авыл-калалар утта калдылар. Приказ булды, унсигезе тулган гына егетләр сугышка керделәр. Кайсы үлде, кайсы хәбәрсез югалды, көтеп ала алмады аналар.

Кайтыр вакытны көтеп, аналарның чәчләренә чал керде. Төннәрен саташып чыктылар, ә таң атуга тагын өмет чаткылары кабынды. Хатлар да сирәгәйгәннән сирәгәйде. Тагын салкын көзләр тәрәзә капкачларын бер ачып, бер ябып, төн буена уйнадылар. Аналар соңгы өметләрен уч төбенә җыеп, тешләрен кысып көттеләр дә көттеләр.

Ана төш күрде. Улын эзләп ул тауларда йөрде, интекте. Ана тар гына юлдан бара да бара, аның ил чиген сакларга киткән улы кайтмый калды. » Улыгыз солдат бурычын үтәгәндә Чечен җирендә , таулар илендә батырларча һәлак булды»,- дигән кәгазен учына кысып тотып, улын эзләргә чыккан.

Ләкин тәрәзә каршындагы алмагачның соңгы яфрагы җилдән калтыранып өзелеп төшүгә, ана күзләрен ачырга мәҗбүр булды.

Ә иртәгәсен һич көтелмәгән сагыш, хәсрәт. Цинк табутта ананың улын алып кайттылар. Ананың ачы хәсрәтен басарлык бер көч тә табылмады. Тиздән кайта дип көткән чакта, югалтты бит газиз баласын.

Меңәрләгән яшь гомерләрне өзде Чечен сугышы, күпме гөнаһсыз балалар башларын салдылар, аналар улларын югалттылар.

«Сез көтегез, мин кайтырмын»,-дисә дә ул, кайтмады шул Туган иленә, Чечен җирен уттан саклаганда, җаны калды Чечен җирендә.

Илгә күпме җансыз гәүдә кайтты. Әйтегезче, кем соң җавап бирер? Бу язмышта кемнең хатасы?

Вагапов Ильяс Рушанович
Страна: Россия
Город: Салават