Кем матуррак?
Борын-борын заманда яшәгән, ди, Дөнья Матурлыгы. Аның дүрт гүзәл кызы булган, ди. Беренчесенең исеме — Кыш, икенчесенең — Яз, өченчесенең — Җәй, ә иң кечесенең исеме Көз булган. Дүрт гүзәл кыз әниләре янына барганнар. Әниләре аларның һәрберсенә эш кушкан.
— Кыш, карлы мендәрне буран чыкканчы туздыр. Яз, син барлык кошларны чакыр. Җәй, салават күперен чакыр, ә син, Көз, яфракларны сары, яшел һәм кызыл төсләргә буя.
Кызлар кемнең эше файдалырак булуы турында бәхәсләшә башлаганнар. Иртән Дөнья Матурлыгы кызларын үзе янына чакырган.
— Хәерле иртә, кызларым. Эшләрегез уңдымы? – дип сораган ул. Кызлар эшләрен күрсәтә башлаган: күктән кар яуган, агачлардан сары, яшел, кызыл төстәге яфраклар коелган, кошлар сайрап җибәргән, ә салават күпере, җиңел генә очып килеп, җиде төсле сөлге җәеп куйган.
Болар барысы да Дөнья Матурлыгы һәм аның кызларына гына түгел, безнең һәммәбезгә дә зур бүләк булган.