Кем көлә тәрәз артында?
Кем көлә? Кемнән көлә?
“Чырык-чырык, чырык-чырык…”
Бертуктаусыз ишетелә…
Карыйм әле ипләбрәк,
Бәлки, аны күрермен,
Ник миннән көләсең, диеп
Кирәген дә бирермен.
Шулчак тәрәзә төбенә
Килеп кунды бер чыпчык.
Иии тотынды ул сайрарга:
“Чырык –чырык” та “чырык”…
Көлми икән, дуслар, беркем,
Ә сайрый икән чыпчык!
Гуя әйтә ул: “Миңа күңелсез,
Әйдә, урамга син чык!
“Чык-чырык, чырык, чырык…”