XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Келәм сугу турында кобайыр…

Келәм сугу турында кобайыр…

Борын – борын заманда

Шушы безнең Ахунда

Яшәгән, ди, бер марҗа,

Күрмәгән, ди, һич нуҗа.

Ул булган ди, өч кызлы

Өчесе дә акыллы,

Өчесе дә ягымлы,

Тик бер кызы ачулы.

Таң аткач, килгән яучы,

“Кыз кирәк!” – дигән яучы.

Кызны миңа бирә күр,

Бәхетле итәм – син күр.

Марҗа белми нишләргә.

Олысын бирсә кияүгә –

Ачулана кинҗәсе:

“Яратам бит мин аны!

Мине бир – дип ялына,

Ә марҗа икеләнә.

Кайсыгызны бирим соң?

Җавап бирү инде соң…

Бер төн йокламый марҗа,

Өч төн йокламый марҗа

Өченче төн уйлагач,

Башына килә бер уй.

Яучыга әйтә марҗа:

“Кызларга,- ди, -бир җәза:

Кем дә кем келәм суга-

Шул кызым сиңа була.

Өч көн үтә, өч төн үтә,

Келәм сугылып бөтә.

Бик –бик матур келәмнәрне

Кызлар чыгарып элә.

Яучы озак уйламый –

Келәмнәрне суккалый,

Олы кызның келәме

Бер сугуга өзелә.

Икенче кызның келәме

Бер тиюгә тишелә.

Кече кызның келәме

Бик матур була, ямьле.

Яучыга ул  бик ошый-

Кияүгә аны сорый.

Кыз егетне яратты,

Гомерлеккә яр итте,

Бик матур гомер итте.

 

Гафурова Аделина Ураловна
Страна: Россия
Город: Учалы