Принято заявок
2685

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
КЕЧКЕНӘ БАТЫРЛЫК

Кечкенә генә кояш нуры Җирдә уйнап йөри иде. Ярата ул шулай кешеләрнең тәрәзәләре каршында уйнарга, чык тамчылары белән серләшергә, су тамчылары белән шаярышырга. Менә хәзер дә ул шушы ният белән Җиргә төште. Беренче булып ул су тамчылары янына юнәлде.Аның алар белән бергә уйныйсы, куышасы, шаярасы килә иде. Су тамчылары да аны үз итәләр, аның белән бергә шаяралар. Ләкин бүген кояш нуры аларны танымады. Әйтерсең лә алар аның белән бергә уйнап-көлеп йөри торган су тамчылары түгел.Алар барысы да күңелсезләр, кәефсезләр иде. Кояш нуры, аптырап торганнан соң, аларга сүз катты:

— Дусларым, су тамчылары, сезгә ни булды? Нигә сез шулай күңелсезләр?-дип сорады. Алар авыр сулап куйганнан сон сүзләрен башладылар:

— Элек без бергә матур, чиста, зәңгәр күл идек. Безнең янга су керергә күрше авыл малайлары килә иде, кешеләр ял итү өчен иң яхшы урын дип, безне атыйлар иде, яшь парлар безнең карт имәнебез кырында очрашып серләшәләр иде. Аларның һәрберсенең килүенә без бик куана идек, тагын да ныграк, дулкыннарыбызны уйната, шаяра башлый идек. Ләкин алар килгән саен безнең чиста күлебез күзгә күренеп пычрана башлады. Алар күл төбенә калай савытлар, пакетлар һәм тагын әллә нинди без белеп бетермәгән нәрсәләр ташлап китә башаладылар. Күлебез төбендә алар утырып калды, алар гына түгел кешеләргә булган рәнҗешебез дә безнең күңелдә мәңгелеккә уелып калды. ”Тимер нәрсәләр”дән безнең күлебезнең яме китте, ул тузанланды, агачларда сайраучы кошлар качып киттеләр, балыклар чирләп үлеп беттеләр. Без кешеләргә бәхет-шатлык, матурлык бирергә тырыштык, ләкин алар моны танырга теләмәделәр. Ә хәзер без менә шушы хәлгә төштек. Безнең кырга инде беркем дә килми. Киресенчә, безнең янда гына зур чокыр казыдылар. Анан көн саен зур-зур торбалар нәрсәдер суырталар. Безнең күз алдыбызда үсеп утыручы каеннарны да, карт имәнебезне дә кисеп аттылар. Ялгызыбыз гына утырып калдык. Ләкин озакка түгелдер, тиздән безгә дә чират җитәр… — диделәр су тамчылары.

— Юк, — дип кырт кисте нәни кояш бөртеге. Болай булырга тиеш түгел ич! Алар да бит табигать балалары . Аларны да бит табигать туендыра, киендерә. Аларның аңа каршы чыгарга хаклары юк. Кайда монда дөреслек?-диде.

— Эх, нәни кояш бөртеге. Син кечкенә, ләкин барысын да бик яхшы аңлыйсың, тоясың. Менә кешеләр дә шулай булсалар иде шул, алар да моны аңласыннар иде.Тик…

— Мин бу хәлгә юл куймаячакмын!

— Кая киттең, кояш нуры?

— Кешеләрнең күзен ачарга, табигатьне коткарырга киттем, дусларым!Мин сезне коткарачакмын! — диде дә, кояш нуры өскә сикерде. Су тамчылары гына аның артыннан кабатлап калдылар.

-Эх, кечкенә генә бит әле син, кояш бөртеге. Бу эшкә синең генә көчең җитмәячәк шул, җитмәячәк…

Бу вакытта кояш нуры өскә таба оча иде. Эченнән генә:“Тизрәк булырга кирәк… коткарырга кирәк…”- дип кабатлады. Кинәт нидер булды. Аңа һава җитми башлады. Аның каршына миллионлаган, бәлки әле миллиардлаган соры-кара нәрсәләр килеп басты. Үзләре куркыныч, үзләре көләләр, елмаялар. Бары тик кояш нурына гына күңелле түгел.

— Я Хода, су тамчылары сөйләгән пычратучылар шушылар микән инде.Чынлап та бар җирне басып алганнар.Үзләре көләләр, әйтерсең лә бар җиргә тик алар гына хуҗа. Болар — һаваны бозучылар, сулыкларны пычратучылар. Кояш нуры үзенең хәлсезләнгәнен сизә башлады. Ул шушы тузан бөртекләре арасында батып бара иде. Соңгы сүзе генә бар дөньяга яңгырады:“Кешеләр, Табигать-Анабызны саклагыз!!! Саклагыз…”

Бу сүзләрне җилләр бар дөньяга алып киттеләр, алар тауларда яңгырады, чишмәләрнең чыңына кушылды, кош теллләренә үтеп керде, ләкин кешеләр генә бу вакытта бер нәрсәгә дә игътибар итмичә үзләренең эшләре белән шөгыльләнә иделәр.

Хәзер дә бар җан иясе менә шушы сүзләрне кабатлап тора. Ә табигать көннән-көн хәлсезләнә. Әлбәттә, ул кешеләрне бер нәрсә дә эшләтә алмый, чөнки ул аларны ярата, алар да аның газиз балалары. Ләкин ул ачуланып та куя белә. Бу вакытта вулканнар ата, җир тетри, корылык башлана. Болар аркылы табигать безгә нидер әйтергә тели. Ул да шул ук сүзләрне кабатлый: “Кешеләр, Табигать-Анабызны саклагыз!!! Саклагыз…”

Фахертдинов Амир Ильфатович
Страна: Россия
Город: Казань