1)Сәяхәткә маршрут эзлим —
Кайларга юл тотасы?
Көтә мине чал тарихлы,
Нурлы Казан каласы.
2)Тарихи сәяхәтемне
Кремльдән башладым.
Мәркәземнең үзәге ул,
Йөрәге башкаламның.
3)Кремльнең чикләре нык,
Ак дивардан корылган.
Манаралар, мәчете дә,
Таш-кирпечтән ясалган.
4)Ерактан ук күренеп тора
Сөембикә манарасы.
Горур татар халкының,
Тарихи эмблемасы.
5)Зәңгәр гөмбәзле Кол Шәриф,
Үзенә чакырып тора.
Бай тарихы, матурлыгы,
Күпләрне шаккаттыра.
6)Кремльдән төшеп китәм,
Бауман урамы буйлап,
Халкым кичергән тарихи,
Авыр елларны уйлап.
7)Һич арттырмыйм, бу урамда
Габдулла Тукай йөргән.
Милли җанлы шигырьләрен,
Шушында иҗат иткән.
8)Тылсымлы һәм серле булган,
Кабан күленә киләм.
Алтын-көмештән торган,
Төбе аның ташлы ләм.
9)Чал тарихлы, бик борынгы
Меңьеллык бит ул Казан.
Илемдә тынычлык булсын,
Яңгырасын гел азан.
10)Көннән көн матурлана ул,
Татарның башкаласы.
Юксынам да,сагынам шул,
Яратам Казанымны!