Мырый исемле мәче яшәгән, гади мәче түгел, ә Казан мәчесе. Ни өчен Казанныкы дисезме? Чөнки ул тумышы белән Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәреннән булган. Һәм бу мәче бик симез булган, чөнки Россиянең Гастрономия башкаласында яшәгән. Менә ул Түбән Новгородка, яшьләр исемен генә түгел, ә Россиянең Мәдәни башкаласы исемен дә биргәннәрен дә белде. Бу искиткеч шәһәргә мәчебез бик барырга теләде, түзәрлек хәле дә калмады. Өстәвенә, аның дусты, болан малае НиНо, әллә кайчаннан бирле Казан мәчесен үзенә кунакка чакыра һәм аңа туган шәһәренең иң гаҗәп урыннарын күрсәтергә вәгъдә итә.
Казаннан Түбән Новгородка кадәр теләсә ничек телисең, шулай барырга мөмкин. Зәвыгыңа һәм кесәңә карап, транспортның теләсә кайсысын сайла. Поездда да, самолетта да, “Метеор”да, автомобильдә дә барырга була. Ләкин монда Казан мәчесе өчен авырлыклар килеп туды. Аның шәхси автомобиле юк иде, ә җәмәгать транспортына аңа билет сатудан баш тарттылар, моны юлчыларда мәче йонына аллергия булырга мөмкин дип аңлаттылар.
Мәчебез кайгырып аргач, Мырай, аңа мескенгә, дусты НиНо янына ничек барып җитәргә икән дип уйлый башлый.
Башта ул, кайчандыр Мәскәүгә Бөек Ломоносов җәяү барган кебек, җәяү китәргә уйлаган иде, ләкин үзенең кечкенә кыска тәпиләре һәм зур корсагы белән Түбән Новгородка бик озак барачагын аңлады. Һәм шунда аңа үзенең канатлы бабасы — Татарстан Республикасы символы ак Барс — сөйләгән тарихны искә төшерде. Ул кайчандыр Казаннан Түбән Новгородка һәм кире оча торган аюларга утырып барып җитәргә мөмкин булганлыгын сөйләгән иде. Ләкин монда яңа авырлык туды. Мәче — Мырый бер генә оча торган аюны да белми. Хәтта Казан зоопаркында да аюлар яши. Соры һәм аклар. Ә менә канатлары күренми. Берни эшләр хәл юк. Мәче бабасы янына китте, бу хикәяне тагын бер кат кабатласын һәм оча торган аюларның нәрсә икәнен аңлатсын.
Ә сезгә шуны әйтергә кирәк: Казан Мәченең бабасы бик карт һәм үзенчәлекле булган. Шуңа күрә, бер табышмак серен ачканчы, ул оныкчыгына икенче бер табышмакны әйтте:
— Менә әгәр дә син кабан янында йөреп кайтсаң һәм аны эзләп табуыңны раслаучы фотосурәтне алып килсәң, мин сиңа канатлы аюларның нәрсәләр икәнен сөйлим.
Мәче бергә йөрергә кабан эзләп йөргәндә, «Кабан күле» күрсәткеченә юлыга. Менә бабайның табышмагы чишелде. Казан мәчесе матур күл янында фотосурәт ясаган һәм, бабасы янына дәлилләр белән йөгереп кайткан.
— Бабай, бабай! Мин кабанны таптым. Янында гына йөреп калмадым, мин анда көймәдә дә йөреп кайттым. Өч балалы гаилә көймәне утырып йөзәргә алган иде, мин аларга сиздермичә генә утырып йөздем.
Һәм Мәче Мырый горур гына «Кабан күле» күрсәткече янында сурәтне күрсәтте.
— Әй оныгым, син бик молодец! Бабаңны сөендердең. Минем икенче табышмакны бик тиз чиштең. Хәзер мин сине Түбән Новгородта да югалып калмассың дип ышанам. Алайса, минем беренче табышмакка да җавапны тыңла. Мин синең кебек үк яшь һәм шук вакытта Казан авиазаводында җитештерелә торган «Ми-8» канатлы машиналарны «аю» дип яратып атыйлар иде.
Казан мәчесе вертолетта очачагына бик гаҗәпләнде. Уйларында, ул инде юлга аю рәвешендәге һава шарында очармын дип күз алдына китерде. Ләкин вертолёт, һичшиксез, яхшырак. Анда яңгыр да, җил дә куркыныч түгел.
Мырыйга юлга чыгарга вакыт җитте. Әлбәттә, Түбән Новгород дустына гадәттәгечә, татар сый-нигъмәтен алырга кирәк. Хуш исле, баллы һәм авызда эри торган чәкчәктән дә яхшысы юк.
Кырлар, урманнар, елгалар һәм күлләр, шәһәрләр һәм авыллар өстеннән мәче очып узды. Кызыксынып тәрәзәдән карап барды, хәтта бераз йоклап та алды. Нарат урманы өстеннән очып барганда, вертолёт зур булмаган чолганышка эләкте. Аны әрсез кошлар уратып алды һәм очучыга карарга комачаулап, урман кырыена кадәр озата бардылар. Мәче әзрәк куркырга да өлгерде.
Казан мәчесе һәм болан малае НиНо Горький мәйданында очрашырга сөйләштеләр. Беренчедән, анда вертолётка төшеп утырырга уңайлы, ә икенчедән, Россиянең һәр шәһәрендә Максим Горький исемен йөртә торган парклар, урамнар, мәйданнар һәм музейлар бар, һәм НиНо мәченең очрашу урынын онытмаячагына ышана. Бик җылы очрашу булды бу! Казан мәчесе НиНоны чәкчәк белән сыйлады, ә тегесе аңа Сормов кондитер фабрикасының «Кичке Түбән» конфетларын тәкъдим итте.
«Туган шәһәремдә сине күрүемә мин бик шат, кадерле дустым», — диде болан Мырауга, — мин синең өчен Түбән Новгородның серле урыннарына гадәти булмаган экскурсия әзерләдем. Беренче эш итеп без Актёрлар йортына китәбез, һәм мин сиңа бу урын белән бәйле риваятьне сөйлим.
Безнең дуслар Зур Покров урамы буйлап Түбән Новгородның җәяүлеләр урамы буйлап киттеләр. Ә Пискунов урамы белән кисешкән урында Түбән Новгородның иң истәлекле һәйкәлләренең берсе – Күңелле Кәҗә янында тукталдылар, фотога төштеләр һәм теләкләре тормышка ашсын өчен, кәҗә тәкәсенең ялтыравык борынын һәм мөгезен сыйпадылар. НиНо мәчегә, бу кәҗә – Актерлар йортында узучы күңелле бәйрәмнәрнең символы булуын, һәм аны берничә тапкыр урлап ломга тапшыруларын да сөйләде.
Яшь Сәяхәтчеләр, Актер йортына кереп, Кече сәхнәгә янына барып постылар. Анда нәкъ менә Карлсон турында балалар спектакле бара иде. НиНо, кызык һәм гадәти булмаган кайбер нәрсәләрне күрми калмасын дип, мәчегә игътибар белән сәхнәгә карарга кушты. Казан мәчесе тын да алмыйча тамашаны күзәтте. Кинәт сәхнәгә өрәк мәче килеп чыкты. Ул каяндыр килеп чыкты да, күз ачып йомганчы юкка да чыкты, тамашачыларны да, актёрларны да, ерактагы туганын да, өрәк баласын да очратырмын дип көтмәгән Казан мәчесен да шаккатырды. НиНо, мәченең тәэсирләреннән канәгать калып, хәйләкәр елмайды.
Алар Актёр йортыннан чыктылар һәм, бераз баргач, Театр мәйданына килеп чыктылар. Ә анда Театр баскычы кадәр кул сузында гына. Мәче бу сәер корылмага бик гаҗәпләнде. Ул файдасыз гына түгел, пафослы да иде. Баскыч чыннан да беркая да алып менми иде. Мәче белән болан баласы баскыч буйлап тар гына тротуарга төштеләр, аны җәяү йөри торган урам дип тә әйтеп булмый иде. Тирә — якка күз йөртеп, башларын чайкап куйдылар. Алар кире күтәрелә башладылар һәм НиНо элек бу баскычта панклар, рокерлар, һәм Түбән Новгородның формал булмаган кешеләре җыелырга яратканын сөйләде. Ә аеруча тәэсирле кешеләр кайвакыт төнлә, ә бигрәк тә тулган айлы төндә бу баскычта театрга таба хәрәкәт итүче күләгәләрне күрәләр. Мәченең хәле китте, ул як-ягына каранды һәм баскыч буйлап өскә таба йөгерде. Хәл алгач:
— НиНо, әйдә Кремльгә барабыз, син миңа шәһәрегезнең тагын берәр риваятен сөйләрсең.
— Бик рәхәтләнеп, безгә тиз генә барырга кирәк, югыйсә, син өеңә очып киткәнче, барысын да күреп өлгерә алмабыз.
Кремль территориясенә кергәч, Мәче сокланып катып калды. Түбән шәһәрлеләр юкка гына үз Кремле белән горурланмый — аның бөтен дөньяда да тиңдәше юк! Биредә биеклекләрнең иң зур сикерүе — аскы манарадан алып югары манарага кадәр 82 метр.
НиНо әйтте:
— Мырай, ә син безнең Кремльнең Руста беренче кремль булганын, аның манараларын артиллериягә җайлаштырып төзегәнлекләрен беләсеңме?
— Юк, белмәдем. Ә Кремль манаралары белән бәйле нинди дә булса вакыйгалар бармы?
Болан малае уйга калды, ләкин шунда ук башын какты:
— Әйе, андый вакыйгаларны беләм. Без синең белән Кремль буйлап йөрербез, һәм мин сиңа берничә риваять сөйлим.
Алар юл тоткан беренче манара Көянтә дип атала. НиНо мәчегә, шәһәрне дошманнар камап алган чакта һәлак булган Алёна хакындагы риваятьне сөйләде, ул Көянтә манарасы астында күмелгән. Ул болай булган. Алёна суга барганда, каланы камап алган дошманнар аңа һөҗүм иткән. Бу сугышчан Печенеглар иде. Алёна көянтә белән селтәнә-селтәнә күп кенә дошманнарын җиңә алган, ләкин шулай да үлем аны да куып җиткән. Дошманнар, шундый батырлыктан куркып, чигенгәннәр, шәһәрдә шундый хатын-кызлар булгач, ә ирләре нинди булсын ди?!
Батырны, коралы – көянтәсе белән бергә, манара астында җирләгәннәр. Аңа багышлап, Никольск һәм Тайницк манарасы арасындагы таулыкта урнашкан яңа түгәрәк манарага исем бирелә.
Мырый белән НиНО менә шул Тайниц манарасына киттеләр, ә болан малае үзенең хикәясен дәвам итте. Ул алдагы риваяттә, Тайницк манарасыннан Кремль аша Лыков күперенә алып баручы яшерен юл турында сөйләде. Бу яшерен юл чолганышта, камалышта калганда йөрү өчен төзелгән.
Ләкин бу риваять белән барысы да ризалашмыйлар һәм манараның исемен башкач аңлату да бар. Аның астында моңарчы табылмаган яшерен урын күмелгән, диләр. Ә менә яшерен урында нәрсә барлыгы да табышмак булып калган. Әллә алтын-асылташлар, әллә Иван Грозныйның атаклы китапханәсе. Ул аны Казанга сугыш башлангач, Тайницк манарасы астына яшергән булган. Мәче соңгы вариантны ошатмады, ләкин ул бу түгәрәк манараны зур кызыксыну белән карады һәм хәтта аңа менәргә дә тырышып карады. Ләкин аның тырнаклар борынгы манара стеналарыннан тайдылар.
Шул вакытта дуслар вертолет тавышын ишеттеләр. Ул туп-туры Стрелка — Ока һәм Идел елгаларының кушылу урынында оча. Бу Түбән Новгородның иң атаклы истәлекле урыннарының берсе. Бик матур һәм мәһабәт урын. Песи белән болан сикерешә-сикерешә, Стрелкага искиткеч күренеш ачыла торган күзәтү мәйданчыгына таба йөгерделәр. Нәкъ менә шул вакытта кояш офыкта утыра, ә барысына да билгеле булганча, Түбән Новгородта иң матур кояш баешы. Вервертолёттан бау баскыч төшерделәр, мәче НиНоны кочаклады, аннары кыю рәвештә баскыч буйлап менеп китте. Мырау, болан баласына кул болгады, бабасына искиткеч сәяхәте турында сөйләргә дип өенә кайтып китте.
Ләкин бу инде бөтенләй башка вакыйга…