Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Казан

Казан

И, Казан!

Нурлы Казан!

Дәртле Казан!

Күп нәрсәне үз башыннан

кичергән Казан

Яманны да, яхшыны да…

Хыянәт тә, тугрылык та

Битарафлык кына күрмәдең

Яндың, сүндең…

Вә янә балкыдың!

Таралды төрле якка татарлар

Өзелеп төшкән муенса, төймәләр

Һәр илдә тормыш көтә синең балалар

Кочагыңа кайта аламы алар?

Казаным! Әйтче,

Нигә соң болай каршы алдың?

Чит илдән күчеп кайттык без кире

Ә син йөзеңне борасың бездән кире

Сагынып, сусап туган телебезне

Ә син сәламлисең чит телдә безне

Әллә кичермисең авыр елларда

Замана үзгәреп, давыл купканда

Качкыннар, куркаклар китеп бардыгыз

Ватанны, намусны атып салдыгыз

Белмим шул, Казан, нәрсә әйтергә

Нишләп соң үз ата-бабама гаеп атарга

Нәселне, гаиләне саклап калыр өчен

Җыеп киттеләр балаларын

Тутырып учын

Соң бит барыбер синекеләр

Коңгырт күзлеләр, зәңгәр күзлеләр…

Кара, сары, җирән чәчлеләр

Барыбыз да шул ук – татарлар

Өч буыныбыз үсте чит илдә

Ә безнең нәсел үссен

Иншаллаһ үз җиребездә!

Сөйләшик, гапләшик, бәхәсләшик

Барыбер…

Иң мөһиме- аңлашыйк, аралашыйк

Үз туган телебездә!

И Казаным!

Заманында бердәмсезлектән

Югалттык ханлыгыбызны

Битарафлыкка юл куймый

Саклап калыйк Ватаныбызны!

Минем Балтачым

Дөнья картасын ачкач –

Күренә район – Балтач!

Ул матур табигатьле,

Халкы тырыш, итагатьле.

Балтачымда күп халык

Яши бердәм, дус булып

Татар, рус һәм чувашлар,

Удмурт, төрек, марилар

Без бергә, без бердәм,

Ярдәм сорасам синнән,

Булышасың гел миңа

Мин ярдәм итәм сиңа.

Бәйрәмнәр бик күңелле

үтә безнең төбәктә

Ямьле Сабантуйларын

Яратмый соң кем генә!

Җыела һәрбер милләт

Уйнап, күңел ачарга

Күпме милләт дуслаша

Сынала бәйрәмнәрдә.

Уннан артык милләт бар

Безнең төбәгебездә

Килегез сез дә, әйдә,

Ишек ачык һәркемгә!

Райса Абдуллина Ильдаровна
Возраст: 18 лет
Дата рождения: 22.12.2005
Место учебы: Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова»
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Балтасинский муниципальный район
Город: Балтаси