Принято заявок
1128

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Картәти биргән сабак

Илшат өч көн чирләп ятты. Ниһаять, терелеп урамга чыкты.Тышта шундый рәхәт! Бакча якка кергән иде: аптырап китте. Абыйсы үзенең дуслары белән карны чокып, окоп ясаган. Илшат ялт итеп  шунда сикереп төште. Ой! Монда ниләр генә юк! Чын өй ясаганнар бит абыйлары. Кардан  баскыч кебек итеп утыргычлар эшләгәннәр. Өстәлләре дә кардан. Өстәл  өстендә уенчык чынаяк, тәлинкә, кашыклар. Күрше Самат сеңлесенекен алып чыккандыр, күрәсең. Самира  Илшат белән бергә бакчага йөри. Мондый уенчыклары белән төркемдәге кызлар белән уйнарга бик ярата.  Бераз читтәрәк карават та бар. Өстенә Илшатның әбисенең иске күфәйкәсен салганнар. Менә сиңа мә, шәмнәренә  хәтле бар.  Их, чирләп харап булган Илшат. Мондый яхшы окоп ясарга ул да чыгар иде. Абыйсы гына аны бәләкәй итеп карый шул. Терелмичә чыкмыйсың , дип әрләде кичә дә. Үзләре әнә ниләр ясаганнар! Нишләп бәләкәй булсын Илшат: җидесе тулды бит  инде. Быел мәктәпкә барачак.

Алга таба окоп бик озын итеп чокылган, кереп ятар өчен бүлмәләр дә ясалган. Бүген мәктәптән кайткач, абыйлары монда уйнарга чыгачаклар инде.

Илшатның моңа ачуы килеп куйды. Аны тагын “терелеп бетмәгәнсең”,- дип куып кертерләр әле.

Шунда аның башына бер начар уй килде. Ватарга кирәк бу окопны! Ул тиз-тиз өстәл, урындыкларны типкәли, кулы белән кыра башлады. Тик   шулвакыт кемдер арттан аны килеп тотып алды. Картәтисе икән.

-Нишләвең бу, улым?-диде ул каты гына итеп.

Илшат ни дияргә дә белмәде.

-Абыйлар минсез генә уйнаганнар бит,-  дип авыз эчендә ботка пешерде.

-Улым, әгәр синең нәрсәне дә булса ватасың, кырасың, җимерәсең килсә, башта ул әйберне үз кулларың  белән яса, төзе. Аннары ничек кирәк, шулай ват. Ә кеше эшләгән эшкә кагыласы булма, хакың юк!

Илшат елап җибәрде.

Бәхеткә, кичке якка буран чыкты. Илшатның абысы Илдар да, дуслары да уйнарга чыга алмады.Окопны кар басып китте.

Икенче көнне дә Илшатны бакчага илтмәделәр.

-Бераз хәл керсен инде, нык чирләде бит, — диде әнисе.

Илшат йокысын туйдырып кына торды.  Нәнәсе әзерләп биргән чәйне эчкәч, киенеп бакчага чыкты. Картәтисе инде ишегалдын көрәп тә куйган.

Илшат берни әйтми, бәләкәй көрәген алып, окоп казый башлады. Шактый озак булышты.Тәки  матур гына окоп китереп чыгарды. Аннары өстәл, утыргычлар ясады. Өйдән йөгереп кенә уенчыкларын алып чыкты. Үзе канәгать булып бик озак карап торды.

-Ай улым, афәрин, бик матур килеп чыккан,- диде картәтисе. Хәзер тагын җимерәсеңме?

Илшат кып-кызыл булды. Аның тырышып эшләгән окобын һич кенә дә ватасы килмәде.

-Ю-ю-юк, картәти, мин башкача бернәрсәне дә ватмаячакмын!-диде ул.

-Менә, шәп, улым, монсы егетләрчә! Тик абыеңнан гафу үтенергә онытма бүген, яме.  Начарлыкны кар гына каплый алмый!

-Ә гафу үтенсәм?-Илшат мөлдерәп картәтисенә карады.

— Үз гаебеңне таный алсаң, син шәп егет булачаксың!

Картәтисе Илшатка яратып күз кысты.

 

Гафаров Динис Вадимович
Страна: Россия
Город: село Куяново