Принято заявок
2685

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Карт нарат уйланулар (нәсер)

Тау башында ялгыз үскән карт наратның ботаклары талгын җилдә әкрен генә селкенеп куйдылар. Озын томшыгы белән чем-кара каурыйларын берәм-берәм чистартып утырган карга гына нарат бабайның буыннары шыгырдаганын ишетте кебек. Нарат, кулын каш өстенә куеп, һаман кемнедер көтә…

Мансур карт күренми никтер… Алмагач төбендәге эскәмиягә утырып, агачлары белән сөйләшергә ярата бит ул. Картайды инде ул да… Нинди әзмәвердәй егет иде бит! Капчык-капчык алмаларны да җиңел генә аркасына күтәреп сала иде. Ул вакытта минем дә колачларым киң, ботакларым нык иде шул… Ничәнче язны каршылыйбыз инде? Һәрвакыт бергә булдык. Ул утырткан алмагачларның әле яфрак чыгара гына башлаган чакларын да хәтерлим. Хәзер инде аларның ботаклары да, Мансур картның куллары кебек, кытыршыландылар. Күбесе алма да бирми хәзер. Картайдылар…

Инде көн кичкә авыша башлады. Карт һаман юк… Агачларга басып сайраган кошларның тавышы да күңелне күтәрә алмый. Язгы кояш нурлары да җилдә ыңгырашкан ботакларымны җылыта алмас кебек…

…Кинәт урам яктан яңгыравык тавыш ишетелде. Яшь колындай сикерә-сикерә, йөгереп килгән яланаяклы бер малай күренде. Ул бер бирегә йөгерә, бер кирегә чаба, үзе һаман нидер сөйли! Арттанрак, салмак кына, Мансур карт килә… Иреннәренә елмаю кунган, ә кулында- яшь алмагач үсентеләре…

Шарафуллина Ралина Рамилевна
Страна: Россия
Город: Казань