Куе кара урманда бер Имән агачы яшәгән. Аюлар, бүреләр аның күләгәсендә хәл җыйганнар. Шаян тиеннәр Имән куышына кышка азык яшергәннәр. Кабан дуңгызы Имәннәң сусыл чикләвекләре белән сыйланган. Карт икән инде ул Имән. Шуңа күрә урман санитары тукран аның янына ешрак килә һәм кортларын чүпләп китә икән. Бу Имәнне урмандагы бөтен кош-кортлар, җәнлекләр хөрмәт иткән. Ни генә булса да, алар нәкъ менә шушы Имән янына килеп киңәшләшә, серләшә торган булганнар, ди. Тагын бер алыштыргысыз сыйфаты булган карт Имәннең. Урманда озак яшәгәнгә күрә, ул күпне белгән. Шуңа күрә һәр кичне урманда яшәүчеләр, аның янына җыелып, карт Имән әкиятләрен тыңлыйлар икән. Без дә ошбу гүзәл урманда бик еш булабыз, аның татлы җиләкләре белән сыйланабыз, табигатьнең матурлыгына сокланабыз, кошларның урман концертын тыңлыйбыз. Урманга сәяхәтләребез вакытында безгә дә карт Имәннең әкиятләрен ишетергә туры килде. Шуларның берничәсен сезгә дә сөйләп китик әле.
Яшел чыршы турында әкият
Яшәгән, ди, урманда кечкенә генә бер чыршы кызы. Ул шундый матур, нәфис булган. Аның, әлбәттә, бик нык үсәсе килгән. Көннәрдән беркөнне ул әнисенә болай дигән:
— Әнием, менә кыш та җитте инде. Тиздән Яңа ел бәйрәме. Минем дә тизрәк үсәсем, шул матур бәйрәмне күрәсем килә. Кешеләр мине кайчан алып китәрләр икән?!
— Кызым, үсәргә ашыкма әле, — дип җавап бирә аңа әнисе.
— Э-э, минем монда яшисем килми. Минем Яңа елда түрдә утырасым килә, — ди икән һаман кечкенә чыршы, тискәрләшеп.
Икенче көнне урманга кешеләр киләләр һәм аның күршесендә үсеп утыручы чыршыны алып китәләр. Ә безнең чыршы янына быел килүче булмый.
Менә бер ел үтеп, тагын Яңа ел бәйрәме килеп җитә. Көннәрдән беркөнне безнең нәфис чыршыбызны да кисеп алалар. Ә ул моңа шатлана гына. Ниһаять, аның хыялы чынга ашты бит!
— Кызым, кызым, китмә, — дип елап кала аның әнисе.
— Әнием, елама, зинһар! Мин, бәйрәм бетү белән, кире синең яныңа, урманыма кайтырмын, — ди чыршы.
Әнисе сөекле кызын бүтән күрмәячәген яхшы белсә дә, кызына ул турыда әйтеп тормады.
Менә безнең чыршыбыз иркен матур өйдә. Аны урманнан алып кайткан хуҗаның балалары да бар икән. Алар шунда ук безнең чыршыны бизи башлыйлар. Ә урман кунагының сөенече эченә сыймый:
— Әллә – лә – лә… Нинди матур өй! Ә мин шул өйнең түрендә утырам! Бөтенесе дә миңа карап сокланалар! – дип шатлана ул.
Тик бәйрәм көннәре тиз үтеп китә. Бәйрәмнән соң хуҗа кеше чыршыбызны күтәреп алып чыгып китә. “Мине хәзер икенче өйгә алып баралардыр инде”, — дип уйлый ул. Тик аның өмете акланмый. Чыршыбызны хуҗа бер караңгы бүлмәгә алып чыгып куя. Ул анда әнисен, урманын сагынудан көннән-көн кибә.
Карт имәннең бу әкиятен тыңлагач, без яшь чыршыны бик кызгандык. Без, кешеләр, бер көнлек бәйрәм өчен күпме чыршыларның гомерләрен кыскартабыз икән бит! Бу сабагың өчен мең-мең рәхмәт сиңа, йөзъяшәр Имән!
Хәйләкәр төлке
Беркөнне Төлке, юлдан барганда, кое күргән. Көн эссе булганлыктан, ул бик әлсерәгән. Коега су чәргә дип үрелгән дә төшеп тә киткән. Тик анда су булмаган. Төлке, нишләргә белмичә, берәрсе килеп коткармас микән дип, кое төбендә утыра биргән. Көтә-көтә кич җиткән, ә кое янына беркем дә килмәгән. Шулай итеп, безнең Төлкебез шунда төн үткәргән. Икенче көнне көндез юлдан Кәҗә узып бара икән. Кәҗә халкы бит, үзегез беләсез, бик кызыксынучан. Ул коега үрелеп караган һәм анда баягы төлкене күреп алган.
— Син монда нишләп утырасың? – дип сорый Кәҗә Төлкедән.
— Мин коеда эсседән качып утырам әле. Монда рәхәт, ышык. Син дә төш, Кәҗә дус, бергә ял итеп утыруы күңеллерәк булыр, — дип җавап биргән Төлке.
Кәҗә, эсселектән интеккәнгә күрә, коега төшкән.
— Кичәдән бирле авызыма бернәрсә капканым юк, ашыйсым бик килә, менә
миңа хәзер ит булды, — дип шатлана Төлке.
Бу сүзләрне ишеткәч, Кәҗә, ачуы чыгып, күршесен мөгезе белән сөзеп җибәрә. Төлке үз хәйләсе ярдәмендә коедан котыла, ә Кәҗә шунда кала.
“Безнең арада да Кәҗә кебек шундый ахмаклар бар әле”, — дип тәмамлый әкиятен Имән.
Чыршы һәм нарат нигә яшел?
Элек бөтен агачлар да ел әйләнәсе яшел булганнар. Көзен дә, кышын да яфрак коймаганнар.
Көннәрдән беркөнне кечкенә кыз ялгызы гына урманга барган. Күбәләкләр куа-куа уйный торгач, көннең кичкә авышканын сизмәгән. Бервакыт бүреләр уларга керешкән. Кыз, куркып, ары чапкан, бире йөгергән. Ярдәм сорап, яшел чуклы каенга эндәшкән.
— Каенкай-сылукай, мине явыз бүреләрдән яшер! – дип үтенгән кыз.
— Аһ, алар сине эзләп килерләр дә минем нәфис яфракларымны өзгәләп бетерерләр, — дип каршы килгән каен.
— Юкәбикә, ярдәмеңнән ташлама, мине усал бүреләрдән яшер! – дип ялварган кыз юкәгә.
— Аһ, алар сине сизәрләр дә эзләргә тотынырлар, минем зифа ботакларымны сындырырлар, — дип җавап биргән юкә.
— Усак-чибәрем, коткар мине, зинһар, яшер! – дип үтенгән кыз.
— Юк, булмас, куркам, — дигән усак, бөтен тәне белән калтырап. Шул вакыттан бирле ул һаман да калтырый икән.
Башка агачларга да ялынып караган кыз, ләкин берсе дә аны качырырга ризалашмаган. Бары нарат белән чыршы гына аны кызганнар. Чыршы, үзенең ботакларын җиргә кадәр төшереп, кызны яшергән. Ә нарат нык кәүсәсе белән чыршыны каплаган. Бүреләр, кеше исен сизеп, чыршы һәм нарат тирәли йөрсәләр дә, агачларның инәләре аша үтә алмаганнар.
Бүреләр күздән югалгач, кыз, качкан җиреннән чыгып, чыршы белән наратка рәхмәт әйткән. Шуннан соң, үзен эзләүче кешеләр тавышын ишетеп,
аларга каршы йөгергән.
Урман патшасы, чыршы белән наратның миһербанлылыгын күреп, аларны ел әйләнәсендә яшел киемнәрендә калдырган, ә бүтән агачларга җәзасын
биргән, ди, имеш.
Алмагач һәм Чыпчык
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер алмагач. Ул бик матур булган. Яз җиткән саен, ап-ак булып, шау чәчәккә күмелгән; ә көзләрен хуҗасын кызарып пешкән мул алмалар белән сөендергән. Алмагачны хуҗасы бик яраткан. Аның төпләрен йомшарткан, су сипкән.
Алмагачтан ерак түгел сарай кыегында бер ялкау Чыпчык яши икән. Бу Чыпчык бик тә шаян малай булган. Ул көн дә авыл өстеннән очып, кайда ризык барлыгын карап, гел әзер ашау гына ашап йөргән.
Шулай көн артыннан көн, атна артыннан атна, ай артыннан ай узган. Тагын алтын көз килгән. Алмагачның алмалары бу көздә бигрәк тә уңган. Чыпчык өй түбәсенә кунган да, баш ватып, уйланып утыра икән:
— Ни өчен Алмагачны яраталар? Аны гел тәрбияләп торалар, аңа сокланалар? Ә мине нигә беркем дә яратмый? Кая гына барсам да, гел куып җибәрәләр,” — ди икән.
Ул шулай уйлаган-уйлаган да, Алмагач ботагына кунып, аннан сорамакчы булган:
— Алмагач, әйт әле, зинһар, ни өчен мине кешеләр яратмый?
Алмагач болай дип җавап биргән:
— Дөньяда озак яшәү өчен, яхшылыклар эшли белергә кирәк. Чыпчык, син бик шаян, кайда гына бармыйсың да, ни генә күрмисең. Минем алай синең кебек йөрергә вакытым юк. Күрәсеңме, мин нинди уңыш бирәм? Шуңа күрә дә мине яраталар, хуҗа көн дә мине тәрбияләп тора, — дигән. — Бигрәк тә яз көннәрендә миңа сокланып туя алмыйлар.
Ә чыпчык аңа:
— Ә мин нәрсә эшләсәм, мине яратырлар икән? Нинди яхшылык кешеләрнең күңелен йомшартыр икән? Зур эшләр башкарырга мин бик кечкенә,
— дип моңсуланган.
Алмагач уйлап-уйлап торган да болай дигән:
— Син берәр файдалы эш эшлә Хуҗама, миңа булыш. Мәсәлән, минем ботакларымдагы кортларны чүплә. Алар минем җимешләремә, ботакларыма
зыян салалар.
— Синең киңәшеңне үтәргә мин бик шат. Көн саен мин сиңа да, Хуҗаңа да булышырга сүз бирәм, — дигән Чыпчык.
Шулай итеп, хәзер Чыпчык көн саен Алмагач ботагындагы кортларны чүпли башлаган. Агачым, кортлардан арынгач, иркен сулап куйган, тагын да матурайган. Ул көн саен Чыпчык дустына рәхмәтләр укыган.
Ул елны Хуҗа кеше Алмагачтан мул итеп уңыш алган. Аның да сөенече зур булган. Ул Алмагачка да, Чыпчыкка да рәхмәтләр укыган.
— Менә күрдеңме, дустым, — дигән Алмагач, — үзең кечкенә генә булсаң да, нинди зур һәм кирәкле эш башкардың: минем җимешемне, хезмәтемне сакларга булыштың.
— Әйе, мин моңа бик шат, — дип җавап биргән Чыпчык. – Әйдә, тагын дуслыгыбызны дәвам итик. Мин сиңа ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.
Көн артыннан көн үткән. Алтын көз артыннын карлы-буранлы кыш килеп җиткән. Быел кыш салкын булу сәбәпле, кошларга азык табуы да авырлашкан. Ләкин безнең Хуҗабыз бик мәрхәмәтле һәм кешелекле кеше булып чыкан. Ул Алмагачның бер ботагына җимлек ясап элгән һәм көн саен шунда ипи валчыклары, бодай бөртекләре сала торган булган. Шулай итеп, сөекле кошчыгыбыз — Чыпчыгыбыз кышны бик әйбәт кенә уздырып җибәргән. Ә яз көне, көннәр җылынгач, бөреләр ачыла башлагач, Чыпчык янә дустының ботакларына килеп куна. Алмагач аңа болай ди:
— Менә күрдеңме, дускаем, син эшләгән яхшылык үзеңә дә яхшылык булып кайтты. Синең изгелегеңне Хуҗам онытмады, сиңа ярдәм итте.
— Әйе, мин хәзер аңладым инде, — дигән Чыпчык. — Синең зурмы, кечкенәме булуың мөһим түгел. Эшләгән эшләрең, кылган гамәлләрең башкалар өчен файдалы булсын. Шул ваккытта сине зурларлар. Кылган яхшылыкларыңны буыннан-буынга сөйләрләр.
— Димәк, синең гомерең заяга узмый.
— Рәхмәт сиңа, Алмагачым. Син миңа бик яхшы киңәш бирдең, — дигән Чыпчык.
Язлар арты җәйләр килә, җәйләрдән соң көзләр ашыга… Ә безнең Чыпчык
белән Алмагач, һаман да шулай дус булып, кешеләргә шатлык бүләк итеп
яшәүләрен дәвам итәләр, ди.
Урынлы сабак
Кечкенә генә бер кетәклектә Кикрикбай исемле әтәч, хатыны Купшыбикә һәм биш чебеш көн күргәннәр. Кикрикбай, иртә таңнан торып, азык эзләргә чыгып киткән, ә Купшыбикә үзенең балаларын җим эзләргә, тилгәннән качарга өйрәткән.
Көннәрдән беркөнне әнкә тавык чебиләрен болынлыкка уйнарга алып барган. Нәниләрне: “ Су янына бара күрмәгез!” – дип кисәткән. Чебешләр болында озак уйнаганнар. Бары тик әтиләренең “Кикри-күк!” – дип кычкырганын ишеткәч кенә кайтырга чыкканнар. Шунда Сарыканат исемле чеби елгада йөзүче кошларны күргән. Аларның суда шундый матур итеп йөзүләренә кызыгып: “Бу кошлар да безнең кебек үк ике канатлы, томшыклары гына бераз озынрак, ләкин алар томшыклары белән йөзмиләр бит”, — дигән. Шуннан, ике дә уйлап тормыйча, Сарыканат елгага сикергән. Ярый әле Бытбылбатыр исемле үрдәк күреп, аны бәладән коткарган. Югыйсә, йөзә белмәгән нәни чебеш суга баткан булыр иде.
Өйгә кайткач, и орышканнар инде Сарыканатны. Ул да, үз гаебен аңлап, моннан соң өлкәннәрнең сүзен һәрвакыт тыңларга вәгъдә биргән.
Кәҗә-мәкәрҗә
Борын-борын заманда яшәгән, ди, булган, ди, Кәҗә-мәкәрҗә. Ул бик тискәре, үзсүзле булган. Хуҗасы аны бер дә тыя алмаган. Ябып кусалар, ничек булса да, ачып чыга икән. Чыгып китсә, кырдан кайтарып булмый, ди. Я күрше-күләннең бакчасына кереп, кәбестәләрен кыркып чыга икән. Кәҗә хуҗасын шулай итеп аптыратып бетергән. Бернәрсәдән дә курыкмый, ди.
Көннәрдә беркөнне Кәҗә шулай кырда йөреп арыган һәм су буена төшкән. Рәхәтләнеп су эчим дигәндә, күзе елгадагы шәүләгә төшә. Кәҗә нишләсә,
судагы шәүлә дә шуны эшли, ди. Аның бу хәлгә ачуы килгән:
— Хә-ә-әзер өйрәтәм мин сине. Минем мөгезләрем очлы! – дигән. Шәүләне сөзәм дип, суга иелә икән. Шәүлә дә аның артыннан кабатлый, ди. Кәҗәнең эченә курку кергән:
— Кайтыйм әле хуҗам янына, я харап булырмын, — дигән.
Шул вакыйгадан соң Кәҗә-мәкәрҗә хуҗасының сүзләренә колак сала башлаган. Алар әле бүген дә авылда бергә-бергә гомер кичерәләр, ди. Тик бер генә гадәтеннән арына алмый икән Кәҗә-мәкәрҗә: һаман да күршеләренең бакчаларына кереп, кәбестәләрен ашап чыга, ди.
Торна һәм аның дуслары
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер Торна. Суыклар җитүгә, аның аяклары туңа башлый икән. Шуңа күрә суык җилләр исә башлауга, Торна җылы якка очарга карар кылган. Очып барганда, аның каршысына Кыр казы очраган.
— Кая болай очып барышың? – дип кызыксынган ул Торнадан.
— Мин кыш айларын көньякта уздырырга уйладым, — дип җавап биргән ул.
— Ул чакта мине дә үзең белән ал. Икәү күңеллерәк булыр, — дигән Кыр казы.
Алар бик озак очканнар һәм арып күл янына ял итәргә туктаганнар. Суыктан күңелсезләнеп утырган Кыр үрдәге кошларны күреп сөенеп куйган һәм кая барулары хакында кызыксынган. Торна белән Кыр казы, суыктан качып, җылы якка очуларын әйтеп биргәннәр. Шуннан соң Кыр үрдәге дә болар белән көньякка очарга ризалашкан. Шул көннән башлап, һәр елны, көз җитүгә, әлеге кошлар җылы якка очалар икән.
Кырмыска ни турында хыяллана?
Куе урманның җиләкле бер аланында кырмыска оясы бар. Ул ояда бик күп кырмыскалар яши. Алар көне-төне эшлиләр, чөнки кырмыскаларның йомыркадан чыккан балаларын үстерәсе, хезмәт куярга өйрәтәсе бар. Ә киләчәктә ул балалар олы кырмыскаларны алыштырачаклар һәм ояны төзекләндереп торачаклар. Шуңа күрә бөтен кырмыска балалары оста төзүче булырга хыяллана. Аларның әти-әниләре, әби-бабалары да шул һөнәр ияләре, гомер буе шуңа тугры булып, үз көчләре белән көн күреп яши бирәләр.
Кырмыскалар моннан тыш тагын урманны зарарлы бөҗәкләрдән саклыйлар, туфракны йомшарталар, гүзәл чәчкәләрне серкәләндерәләр икән.
Араларында Шамил исемле кырмыска баласы гына, туганнарының шул шөгыльләрен чүпкә санап, бернәрсә эшләмичә, көннәр буе хыялланып йөри, ди.
“Бөҗәкне аны кошлар да чүпли. Эх, менә алар кебек канатлы булсаң иде. Кошлар ерак араларны да тиз генә очып үтәләр”, — дип уйлый ул. Тик беркөнне әнисе, кошларның, суыклар башлангач, җылы эзләп, еракларга җәфа чигеп очуы һәм кайберләренең туган якларына кире әйләнеп кайта алмавы турында сөйләгәч, Шамил аларны бик кызганды һәм: “Кош булганчы, куян булуың хәерлерәк икән”, — дип уйлап куйды. Әйе, аның бер таныш куяны бар. Ул көндез, якындагы авылның бакчасына барып, тамагы туйганчы кишер ашап кайта да аннан соң көн буе кояшта кызынып ята. Вәт ичмасам рәхәт! Тик менә шул куян кичә авылга бара алмады. Көне буе үзе артыннан сагалап йөргән кәкре койрыклы төлкедән качарга мәҗбүр булды. Бик алҗыган иде бичаракаем. Шамилнең, кичтән аны күргәч, коты алынды. Мескен куянның колаклары салынып төшкән, үзе көч-хәл белән атлый. Бөтенләй башка җанварга охшап калган инде менә. “Юк, минем куян буласым килми,” – дип уйлады Шамил.
Шулай беркөнне иптәшләре йокларга яткач, Шамил оядан чыга. Җир өстенә ак ефәк сыман айның нуры сирпелә. Күктә йолдызлар бер-берсе белән күз кысышлы уйный. Аларның елгага төшкән күләгәләре энҗедәй балкый. “Их, менә ай белән йолдызларга чыннан да рәхәт,” – дип фикер йөртте Шамил. Улын эзләп чыккан әнисе аның нәрсә турында уйлаганын шунда ук сизеп алды.
— Айның да, йолдызларның да үз вазифалары бар. Ай, ялкауланып, төнлә эшкә чыкмаса, җир өстендә караңгы булыр иде, — дип аңлаткан ул улына.
— Ә йолдызлар нишли, әнием? – дип кызыксынган Шамил.
— Төнлә юлга чыккан кешеләр йолдызларга карап юл билгелиләр, — дип җавап бирә әнисе.
Шамилгә шул чакны бик-бик оят булган. Шул көннән башлап ул һәрвакыт әти-әнисенә, дусларына һәм туганнарына һәр эштә ярдәм итәргә сүз биргән. Урманга баргач, Шамилне мин дә күрдем. Ул инде зур үскән һәм, сезгә сер
итеп кенә әйтәм, ояларында иң эшчән кырмыскаларның берсенә әверелгән.
Имәннең язмышы куркыныч астында
Беркөнне шушы урманга ике кеше килә. Урман авызында үскәнгә, алар Имән янына тукталалар. Аның ботакларын сындырып, типкән саен дыр-дыр килә торган таныш түгел бер нәрсәгә төяп алып та китәләр.
Төш вакытында имән ботаклары астында хәл җыярга килгән хайваннар агачның сындырылган ботакларын күреп хәйран калалар. Тик ни хәл итмәк кирәк? Урманга моңарчы да кешеләр йөрми тормады. Җәнлекләр дә, кош-кортлар да моны яхшы белә. Ләкин моңа хәтле аларның берсенең дә урманга,
анда яшәүчеләргә зыян салганы булмады.
Көннәр арты көннәр үтте. Төннәр үтеп, таңнар атты. Шундый ямьле көннәрнең берсендә теге ике кеше урманга янә аяк салды. Бу юлы аларның ниятләре тагын да начаррак иде. Ике явыз балталары белән Имән кәүсәсенә җәрәхәтләр ясый башладылар. Өченче тапкыр кизәнгәннән соң, Имән ыңгырашып куйды. Аның үзәк өзгеч тавышы, кайтаваз булып, бөтен урманга таралды. Бу – Имәннең дусларына: “Коткарыгыз, ярдәм итегез!” – дип эндәшүе иде. Моны урманда яшәүчеләр аңлап алды. Алар, киңәшләшергә дип, урман аланына җыелдылар. Шунда урманнан ерак түгел авылда яшәүче балаларга – табигать дусларына – хәбәр итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Аларның шартлы сигналлары да бар иде. Моны тукран белә. Ул шунда ук озын томшыгы белән агачка үзенчә нидер тукылдый башлады. Ә калган җәнлекләр ул арада Имән янына киттеләр. Сез бу хайваннар, кош-кортлар үзләре генә нәрсә эшли ала инде, дип уйлыйсыздыр. Болай булса, бик ялгышасыз. Алар, табигать дуслары килгәнче, теге ике явызны тоткарлап тордылар: тиен аларның өсләренә чикләвек ыргытты, агачлар ботаклары белән аларның киемнәрен ертты.
Табигать дуслары килгәч, бу ике адәмгә урмандагы һәр агачның, киекнең, җәнлекнең, үсемлекнең табигатьтә үз урыны һәм вазифасы барлыгы турында сөйләделәр. Бу кешеләр урманга бүтән зыян салмаска сүз бирделәр. Аннан соң бөтенесе бергәләп урман аланында агачлар утырттылар.
Минем дә ул урманда булганым бар. Урманга кергәндә, бер такта эленеп тора, анда мондый сүзләр язылган: “Урман безне ашата, киендерә һәм дәва бирә. Хәзерге көндә ул безнең саклауга һәм яклауга мохтаҗ. Шуны онытмыйк!”
Ә әкиятче Имәнгә килгәндә, ул хәзер дә исән һәм үзенең күләгәсе астында хәл җыярга туктаганнарның барчасына бетмәс-төкәнмәс әкиятләрен сөйли. Ә әкиятләр урманда көн саен туып тора.