XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Карт әбием.

Онытмады карт әбиемм

Канлы сугыш елларын.

Бабаем сугышта чакта

Аны уйлап янганын.

                   

Төннәрен куркып уянды

Картлык гомерендә дә.

Ризык кадерен белергә

Өйрәтте ул безгә дә.

 

Барлык ир – атлар белән бергә  

Киткән бабам сугышка

Ирләр түгел балаларны да

Алганнар бит сугышка.

 

Ана баласыз, хатынныр ялгыз,

Балалар ятим калган.

Барлык салдатлар белән сугышка

Китеп барган минем бабам.

 

 

Шул еллардагы ачлыклар

Бик күп кешене юк иткән.

Черек бәрәңге,кәтер ашап

Баемны әбием озак көткән.

 

Кырык өчнең кышында,

Салкын февраль кичендә,

Бик нык яраланган килеш

Бабаем кайтып керә.

 

Ул еллардагы михнәтне

Гомере буе сөйләде.

“Сугыш афәтеннән сакла”- дип

Һәрчак теләк теләде.

 

Итеген дә басты әби,

Коръәнен дә көйләде.

Аяк кулларны “утыртырга”

Яныннан кешеләр китмәде.

 

Авыр булган ул заманнар,

Ач – ялангач яшәгәннәр.

Ирләре җинеп кайтсын дип

Теннәрен бәйләү бәйләгәннәр.

 

Безгә васияте шул иде:

Без күргәнне күрмәгез – диде.

Җиңүне буләк иткән буынны

Һич оныта күрмәгез — диде 

 

Әбием инде гүр иясе

Тик ул һэрчак күңлемдә.

Мин дә сиңа дога кылам,

Җәннәтнең бул, дип түрендә.

Минвалиева Илюза Загитовна
Страна: Россия