Принято заявок
2686

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Карлыгачым

Карлыгачым.

Иртән уяндым да бүген

Тәрәзәгә карадым.

Анда матур итеп

Бер кош сайраганын тыңладым.

Әй, сайрый ул матур итеп

Башкалар кебек түгел.

Карлыгачым кайткандыр дип

Сикереп тордым иртүк.

Чыксам ишек алдына

Карлыгачлар кайтканнар

Матур итеп өй алдына

Оя ясап яталар.

Әй шатландым, «Карлыгачым

Тор син бездә генә

Синең матур тавышыңны

Көн дә ишетәсем килә».

 

Ибрагимова Замира Ильгамовна
Страна: Россия
Город: с.Черемшан