Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Каргыш нәселгә төшә.

 

Каргыш нәселгә төшә.

        Бер нәселдән алар, йортлары да терәлеп тора, гомер буе күршеләр. Ләкин ике гаилә арасында дуслык булмады. Икьлимә һәм Аскыя килендәшләр, алар да еш кына сүзгә килеп  авызларына су капкандай йөрделәр. Табыннары бер булмады, кунакка йөрешмәделәр, хәтта туй кебек зур мәҗлесләргә дә бер берсен чакырышма-дылар. Гомер ничек тә уза, менә бер-бер артлы үлем  барысын чүпләп бетерде. Аскыя әби шаулап торган ике йорттан  бер үзе калды.

       Килендәше Икьлимә карап торган тәрәзәләрдән берәү дә карамый, кар баскан капкаларны берәү дә ачмый. Кичке  озын кичләрдә, йокысыз төннәрдә  башына төрле уйлар килә Аскыя карчыкның.  Нишләп чит кешеләр кебек яшәлде, авыр сүзләр әйтелде.

       Югыйсәң килендәше аның укытучысы да иде бит, икесе дә начар кешеләр түгел, халык арасында хөрмәтле хатыннар иде. Булды аларның якынлашып  киткән вакытлары да, бигрәк тә Икълимә әбине паралич суккач, Аскыя килендәше ярдәменнән ташламады, ләкин инде гомер узган, Икълимә Зиннәтулла кызының гомере аз калган иде.

       Ике гаилә  арасында салкынлыкның башы бер нәселдән булуда , күрәсең, уртак бабай Гарифулла сәбәпче. Гарифулланың өч хатыны булган, беренчесен кыйнап үтергән, ике кыз ятим калган, яшь кыз Һаҗәр ятимнәргә әни булып килгән, иренә ул һәм кыз бүләк иткән, ләкин чәче беләм җир себерсә дә кадерле булмаган.

       Колхозлар оешкан еллар, илдә хәерчелек . Яшь  хатын Мәлүфәгә бигрәк тә авыр, ире Газиз вакытсыз дөнья  куя, аның артыннан  бер- бер артлы  балалары үлә. Бригадир колхозчы  хатыннар янына барып булмый, аламаларыннан оят җирләре күренә ди. Менә шундый  авыр вакытта Гарифулла “ Күлмәк- штан алып бирермен, миңа 2нче хатынлыкка чык-“ дигәч, Мәлүфә риза була. Һаҗәрнең ризалыгын сорап торучы булмый, менә шуннан башлана инде ул дошманлык, бер- берсен каргаулар. Һаҗәрнең каргышы  төшә Мәлүфәгә. Беренче ире Газиздән туган унбер баланың соңгысы да сугышта үлә. Гарифулладан тапкан балалар да гомерле булмый кызы Асиянең тормышы фаҗигале тәмамлана, кеше ишетмәгән вәхшилек кыла. Асияны урманда асып куя ире Фазыл.

 Улы Миңнулла да гомерле булмый,озак еллар чирләп яткач, өч кызын ятим калдырып, үлеп китә. Картайган көнендә Мәлүфә әби бер баласыз килен кулында кала. Менә шулай төшә кимсетелгән Һаҗәр көндәше каргышы.

          Бәлки сәбәп Һаҗәрдә дә булмагандыр.Уртак  ир Гарифулла колхозда эшләп   тир түгергә яратмаган шул.    

         Тирә-якта даны чыккан Шәкүр каракка ияреп мал урлап йөри ул.Ул соңыннан гына Шәкүр карак байларны гына талаган дип сөйлиләр, ярлыныкына да кул сызганнар. Күпме гөнаһ, күпме  рәнҗеш җыеп калдыра нәселенә Гарифулла.

          Озак йөрергә ирек бирмиләр, кулга алып, Алабуга төрмәсенә озаталар, шунда эзе югала,кабере дә билгесез.

           Ике гаилә дә дүрт бала кала. Олы улы атасын утыртып киткән арба артыннан бик озак йөгерә. Ачлыкта, хәерчелектә үсәләр балалар, өсләренә кием булмагач укый да алмыйлар.

          Дөнья булгач ниләр генә килеп чыкмый, кемнәр генә очрашмыйлар.

         Сара апаның кадерләп үстергән төпчек кызы Икълимә кемгә кияүгә чыгарга җыенганын әйткәч, әнисе үксеп елый башлый. Соңгы атыбызны урлап киткән Гарифулла малае бит ул . Сугыштан соң ирләргә кытлык,нәселен тикшереп тору кая инде. Егет тә төшеп  калганнардан түгел, фронтовик, күкрәгендә медаль, орденнар, коммунист.

         Шулай итеп морзалар  нәселеннән булган Икълимә тормышын бур Гарифулла улы  Мотыйгулла белән бәйли.

         Ире бала җанлы, мәрхәмәтле булып чыга, үзләренең биш баласы өстенә Икълимәнең чирләп үлгән апасының  телсез кызын тәрбияләп үстерәләр. Гарифулланың кеше рәнҗетеп йөрүләре бушка китмәде, каргышлар нәселенә төште,нигез дә иясез калды. Нәселенә каргыш төшкән диләр дөрес икән,  яман эшләрдән ходай сакласын.   

Зарипова Алина Руслановна
Возраст: 22 года
Дата рождения: 19.10.2001
Место учебы: МБОУ "Школа №34"
Страна: Россия
Регион: Республика Татарстан
Город: г. Казань