Карга боткасы
Һәр ел саен май башында,
Уза “Карга боткасы”.
Быел бигрәк матур узды,
Йолаларның “тоткасы”.
Мәрьям әби, аш пешерде,
Ботканы –Гата бабам.
Тик тормыймын үзем дә
Ары да,бире чабам.
Тәмле итеп ашагач,
Уен уйнаулар китте.
Кызлар “Капкалы уйнады”,
Ә малайлар туп типте.
Каргаларны да сыйладык,
Алар яннан китмәде.
Беләбез бит ботканың-
Ул кошларның көткәне.
Иң кызыгы нәрсә дисез?
Бәрәңге учактагы.
Аңлатып бетереп булмый,
Хисләрне ул чактагы.
Безнең белән бәйрәм итте,
Болыны, елгалары,
Югалмасын милләтемнең,
Шул матур йолалары.
Ата –баба васыятенә,
Тугры калсак иде.
Буыннардан- буыннарга ,
Күчерә алсак иде.