Абыем миннән ун яшькә олы. Ул ел саен миңа кыш көне чана шуарга тау ясап бирә. Без Нияз белән шул таудан чана шуабыз.
Быел кар иртәрәк эри башлады. Тау да бәләкәйләнде. Шуып булмый.
Беркөнне йокыдан торып чыксам, абый йорт түбәсендәге карларны төшергән. Ишегалдында зур тау хасил булган. Минем өчен зур шатлык бит бу!
Өр-яңа итекләремне киеп тау башына менеп киттем. Атлаган саен аягым бата. Кар шундый йомшак икән. Итекләремә кар тулды. Ниһаять, тау түбәсенә менеп җиттем.Аякларымны селкетеп тә булмый. Азаплана торгач, тартып алдым, әмма итекләрем кар астында калды. Ичмаса, янымда булышырга Нияз да юк.
Юеш аякларым белән идәнгә эз сала-сала өйгә кердем. Әни орышмады. Аягыма җылы оеклар кидертте, аннары кайнар чәй эчерде.
Ә абый, тагын бер шулай батсаң, итекләреңне казымыйм, үзең алырсың, дигән була. Юләр түгел лә мин, итекләрнең карда төшеп каласын аңладым. Икенче юлы кысып тора торган аяк киеме киясе булыр.
7.09.2023
Язды: Яшел Үзән районы Мулла Иле төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче класс укучысы Нуриева Алсу Самат кызы