Принято заявок
2392

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Кара песи турында әкият

Борын-борын заманда яшәгән ди бер песи. Ул күмер кебек кара иде. Башка песиләрдән бер дә аерылып тормый иде. Шәһәр урамнары буйлап үзенә азык эзләп йоргәндә, узып баручылар аннан куркып, өч тапкыр сул җилкәләреннән токерәләр иде. Ул инде кемдер аңа ит ташлар, яки сөт салыр дип өметләнеп йөри иде. Бервакыт яңгырдан качып барганда, кемдер аңа ит кисәген атты.

Бүген итле яңгыр мәллә?!- дип уйлады да Кара песи күккә карады.

Караса, каршында бер нәни кызны күрә. Мәче бу көтелмәгән бүләккә шулкадәр гаҗәпләнде ки, хәтта мырылдап куйды:

Брррр… Кит моннан…

Нәни кыз елмайды һәм сорады:

Нишләп? Ашыйсың килмимени?

Мин бит сина бик тәмле ризык бирдем.

Ашыйсым килә, әкин син миңа якынлашсаң, мин сиңа бәхетсезлек китерермен. – диде ул моңсу йөз белән.

Шундый матур песи бәхетсезлек китерәмени? Булмаганны!– диде нәни кыз.

Белмисеңмени? Кара мәчеләр уңышсызлык китерәләр бит. Миннән ераграк кит һәм сул җилкәннән өч тапкыр төкер.

Ләкин кыз читкә китмәде, киресенчә, кара песине кулына алып һәм сыйпап:

Синең йоннарың бит барысы да кара түгел, колак очларың ак һәм кара мәчеләр турындагы юрамалар барысы да ялган.

Ә нишләп алайса миннән куркалар?!

Чөнки алар синең бу матур, йомшак колакларыңа иътибар итмәгәннәр,-дип мәченең аркасыннан сыпырып алды, иркәләде һәм йөгереп күтәреп алып та китеп барды.

Кара мәче куркып:

Мине кая алып барасың???

Синең яңа өеңә – дип, елмайды кыз.

Песи бик гаҗәпләнде һәм елап җибәрде:

-Минем өем булачакмени??? Мин төш күрмимме?-дип, күзләрен дә каты гына уып алды.

Өйгэ кайтып җиткәндә, ишегалдында бер матур, соры ана песи кояшта кызынып утыра иде. Кара мәче шунда ук аңа гашыйк булды, ә ана песи ошатканын сиздермәде, ул усал гына ысылдады да, чәчәкләр арасында юк булды.

Кыз кара песигә ашау бирде һәм аңа исем уйлый башлады:

Мурзик исеме сиңа ошыймы?

ЮК!!!!

Нишләп?

Минем исемем бар инде.

Нинди??

Төн.

Шулаймени, ярар алайса, ә минем исемем Әминә.

Ә теге матур кыз песи кем ул?

Кем турында син?

Теге бакчадагы соры песи.

Әәә, ул Алсинә, куркак бит ул.

Әминә Алсинәне чакырып, аны Төн белән таныштырды. Төнгә ул бик ошады,ә Алсинә әле һаман да курка иде. Көннәр үтте, алар дуслаштылар һәм берничә айдан аларның алты кап-кара, колак очлары ак төстәге кара песи балалары туды. Кызның шатлыгы эченә сыймады.

Галиева Таңсылу Илшатовна
Страна: Россия
Город: Село Татарский Дюм-дюм