Ул бу якты дөньяга туды. Юк, юк, бик үк якты түгел икән әле. Алар биш нәни генә йомгаклар : бишесе дә матурлар, йомшаклар. Әле күзләре дә ачылмаган, ләкин берничә көннән алары да ачылыр инде. Әнкәләре дә бик ярата үзләрен, йоннарыннан сыйпый, юындыра, саклап кына тора, берәр чит нәрсә якынлаша башласа, нәниләрен артына яшерә дә, йоннарын тырпайтып шул чит нәрсә алдына килеп баса, тырнакларын чыгарып, күзлэрен очкынландырып, матур, тезелеп киткән очлы тешләрен күрсәтеп, ырылдый башлый, койрыгын болгый,сикерергә әзерләнә, гүя ул аңа, кара аны, минем нәниләремә тиеп кенә кара, күрмәгәнеңне күрсәтермен, дип әйтергә телидер кебек тоела. Карап торсаң, чыннан да, бик куркыныч җанварга әйләнә дә куя инде аларның әнкәләре, хәтта сиңа менә-менә ташланырга торган ерткыч юлбарыска, арысланга да охшап кала. Ә нәни йомгаклар бу вакытларда әнкәләре белән горурланалар, ничек саклый бит ул аларны! Адәм баласына үз баласы ничек кадерле, аңа да шулай ук үз балалары кадерледер. Нәни йомгакларның күзләре дә ачылды инде, әнкә песи аларны ниләргә генә өйрәтмәде. Биш йомгакның өчесе малай, ә икесе кыз иделәр. Аларның бишесе дә охшаш, бишесе дә тәгәри-тәгәри уйнарга, берсеннән-берсе матур күбәләкләрне, бик тә сикерергә яраткан чикерткәләрне куа-куа, бер тотып, бер җибәреп шаярырга ярата торганнар иде. Кыскача гына әйткәндә бик кызыксынучан булып үсеп килде алар. Әйе, аларны тышкы кыяфәтләре белән генә аерып була иде шул. Ике йомгак кына бер-берсенә бер тамчы судай охшаш, икесе дә җирән, хәтта юлбарысныкын хәтерләткән буйлары да бер төрле, ә башка өчесенең берсе аклы-каралы, берсе пантерадай чем кара, ә берсе сарылы — каралы, аклы төстә иде, кыскача гына әйткәндә, әнкәләрендә булган бөтен төсне дә үзләренә алганнар иде бу мияукайлар.
Беркөнне әнкә песи балаларын тычкан, кумак ише кимеручеләрне ничек һәм кайда сагалап торып, ничек тешләренә каптырырга икәнен өйрәтергә тотынды. Менә ул аларны сарайга ияртеп алып керде, ә үзе салам эченә кереп посты. Балаларына тавыш-тын чыгармыйча гына утырырга кушты булса кирәк, нәниләре аны тыңлады, гомердә булмаганны бер почмакта тып-тын утыра бирделәр. Ә бәлки аларның тычкан тотарга өйрәнү теләкләре бик көчле булганга күрә шулайдыр, кем белә … Чү, әнкә песи нәрсәдер сизенде ахры, нәниләр дә колакларын тырпайттылар, матур яшелле зәңгәр күзләрен шардай иттеләр. Әйе шул, аларга бик кызык иде, ә алга таба нәрсә булыр соң, алар тычкан тотарга өйрәнә алырлармы, янәсе. Кызык, бик кызык… Чү, чү! Әнә, әнә тегендә бер череп бетә язган сарай стенасындагы тишектә тычкан күренеп китте түгелме соң, чыелдап та алды бугай?! Әнкәләренең дә күзләре җитдиләнеп китте, ул әкрен генә, тавыш-тынсыз, йомшак аякларына басып, бер адым артка чигенде. Ах, әнә бит, теге тычкан бу якка чыгып ук җиткән түгелме соң?! Әйе, әйе, чыгып ук җиткән! Бәхеткә каршы, тычкан берәүне дә сизмәде бугай, әнкәләре көтмәгәндә генә салам эченнән килеп чыкты да, шул тычкан малаеның койрыгын тешләре арасына каптырды. Ә тычкан бичара, нәрсә эшли алсын ди, ул мәңге ычкынып булмаслык дошманы — песи кармагына эләкте. Песи балалары и шатландылар инде, и шатландылар, янәсе, күр әле син аларның әниләре ничек оста һәм тиз тотты тычканны. Мияу –мияу килә–килә, капкынга эләккән тычканны иснәп–иснәп карадылар. Озакламый үзләре генә ауга чыгып, тоткан тычканнары белән әнкәләре, хуҗалары алдында мактанырлар әле…
Хуҗалары бик мәрхәмәтле карчык аларның. Суык көннәрдә мияубикәсен дә, аның йомгакларын да, бер дә тышта — суыкта калдырмады, азыктан, җылы кәҗә сөтеннән дә аермады. Кыскача гына әйткәндә, рәхәт кенә яшәп яталар иде әле алар.
Беркөнне әбигә кунакка бер озын буйлы, йөзе бик сөйкемле күренгән, кара кашлы, кара кыска дулкынлы чәчле хатын-кыз килде. Ирененең читендә кечкенә генә миңе дә бар икән, ул миңе аның йөзен тагын да сөйкемлерәк итеп күрсәтә иде. Ул кара туры итәк, кара костюм, ак блузка кигән. Блузкасында затлы брошкасы да ялтырый. Шәһәрдән килгән ахры, авыл кешесе болай зәвык белән киенмәс. Бу апа әбигә кызы тиешле кеше икән, алар чәй эчеп, дөнья хәлләре турында сөйләшеп алдылар. Әнисе янында озакка кала алмый икән, шуңа моңсу гына елмаеп, китәргә җыена башлады. Ул ялгызы гына шәһәрдә тора, ире дә, балалары да юк икән. Әби аңа күчтәнәчләр тутыра башлады. Ә песи балалары берни дә аңламый иделәр әле, тәгәрәшә -тәгәрәшә уйнауларын беләләр. Бу сөйкемле апага аптырап карап-карап торалар да, кире дөньяларын онытып уйнарга керешәләр. Апа да аларга карап елмая, аның песи балаларына битараф түгеллеге күренеп тора. Бигрәк тә карасын яратты ахры, менә ул аны кулына алды да, тезләренә куйды, песи баласы башта каршы килеп карады, әмма сөйкемле апа йомшак куллары белән башыннан сыйпый башлагач, бөтенләй тынып калды, хәтта изрәп тә киттеп бугай әле. Апа кеше моңсу гына елмайды да, песи баласын кире идәнгә — иптәшләре янына төшерде.
Кунак апа ишек тоткасына үрелеп чыгып китмәкче иде, әмма карчык аны туктатты, аның кулында кечкенә генә кара йомгак ята иде, йомгак түгел лә, чем кара песи баласы фонарьдәй күзләрен тутырып шушы апага карап тора икән. Карчык аңа кечкенә генә йомгакны сузды, сөйкемле апаның күңеле тулып китте бугай, ул нәни генә песи баласын нәзек кулларына алды, йомгак аңа сыенды. Бу минутларда аларның икесенә дә рәхәт иде. Чем кара песи баласы бу мәрхәмәтле карчыкны, әнкәсен һәм туганнарын бу минутларда соңгы тапкыр күрүен белми дә, аңлап та җиткерми иде …
Алар машинага утырдылар да, ерак юлга — шәһәргә кузгалып киттеләр. Шулай итеп биш йомгактан дүртәү генә калдылар. Алар уеннары белән онытылып киткәннәр иде шул, туганнарын бүтән күрмәячәкләрен дә белмиләр иде… Тик ана песи генә нидер сизенә иде, кара йомгагын юксынып мияулап та ала, карчыктан да ярдәм сорагандай күзләренә карый. Әйе шул, барысын да сизә ул ана йөрәге, ана күңеле… Хәтта җанвар булса да, аларның да йөрәкләре бар ул, аларның да күңел, җан дигән нәрсәләре бар!
Аларны шаулы, ыгы-зыгылы, тузанлы таш шәһәр каршы алды. Көн инде кичкә авышып бара, якты утлар белән яктыртылгач, шәһәр аеруча да матур күренә иде. Әмма авылдагы тын, айлы-йолдызлы кичләр белән бер дә чагыштырып булмый иде аны. Сөйкемле апа песи баласын ике бүлмәле фатирына алып керде, йомгак башта аптырашта калды, кая алып килделәр аны, кайда ул, кая аның әнкәсе, туганнары? Фатир җылы иде, затлы мебельләр белән җиһазланган. Кара йомгак фатирны карап чыкты да, зур һәм бик тә йомшак кәнәфигә менеп ятты. Яңа хуҗасы елмаеп куйды, савытка авылдан алып килгән кәҗә сөтен салып, нәни йомгакны кулына алды да, сөт салынган савыт янына китереп куйды. Песи баласы таныш сөт исен тиз сизде, савытны ялт итеп куйды да, үзе ошатып ук өлгергән кәнәфигә сузылып ятты, юлда да арыгандыр, күзләре бик тиз йомылды.
Сөйкемле апа аның янына килде дә , йомшак, нәзек куллары белән аны иркәли башлады. Эх, рәхәт иде дә соң кара йомгакка бу минутларда, бик рәхәт иде…
Көннәр шулай бертөрле генә үтә бардылар, көннәр түгел, хәтта айлар да үтеп китте инде. Шушы көннәрнең берсендә фатирның ишеге нишләптер ачык калган иде, кара йомгак бик кызыксынучан шул, аның ишек артындагы дөньяны күптәннән күрәсе килә иде инде. Менә бүген аның күптәнге хыялы тормышка ашачак, бәлки әле туганнарын, әнкәсен дә табар, ул инде алардан беркайчан да аерылмас, бер адым да читкә атламас. Ул кыюсыз гына ишек бусагасын атлап чыкты. Ә хәзер кая барырга соң? Ул уңга, сулга карап алгач, баскычны күреп алды да, шунда йөгерде. И чаба, и шатлана инде кара йомгак! Күрегез аны, ул иреккә чыкты, иптәшләрен, әнкәсен табачак, янәсе. И дөньяның әчкелтем тәмен дә татып карамаган бичара бала, кая ашыгасың син, кая?! Никләргә качтың җылы өеңнән, бер кайгысыз үтеп барган көннәреңнән?
Менә ул ниндидер озын урамга килеп җитте. Озын урам, бик озын, кешеләре дә бихисап икән… Ә кая соң аның әнкәсе, туганнары? Көн дә кичкә авыша башлады инде… Эх, тамак ачты, суыта башлады… Сөйкемле апасының җылы фатирына кайтасы килә. Тик ничек? Ул бит шәһәрдә йөри дә белми, өеннән дә бик еракка китте бугай. Эх, ялгышты ул, ялгышты… Никләр генә качты соң ул? Нигә шулай канатланып чыгып китте? Апасы югалтыр инде, аңа ашарга салыр, нәни песие ашарга килмәгәч, бөтен бүлмәсеннән аны юллар, тик тапмас инде ул аны, бүтән күрмәс тә, чөнки бик соң булыр, бик соң…
Кара йомгак өенә әйләнеп кайта алмас инде, ул барысын да югалтты… Кояш та хәзер җылы нурларын бик чәчми, ничек дисәң дә, көннәр көзгә авышып бара бит. Кара йомгакка да хәзер салкын, аның нәни тәпиләре туңа, хәтта йөрәгенә, җанына хәтле үтеп керә бит бу усал, салкын җил. Инде күпме вакыт узды, аны табучы юк, тапмаслар да инде. Ул тәмам урамның сукбай песиенә әйләнеп бетте. Әйе шул, аның йөрәгенә, җанына җылылык җитми иде, назга сусаган иде аның йөрәге. Сагына ул барысын да : әнкәсен, туганнарын, мәрхәмәтле карчыкны, сөйкемле апаны да сагына, аның иркәләүләрен, башыннан сыйпап китүләрен сагына. Эх, бер генә ялгышлык аның гомерен чәлпәрәмә китерде бит.
Урамда зур кешеләр генә түгел, балалар да йөреп тора торуын. Әйе, аны җәлләп башыннан сыйпап китүче, үзләренә алырга теләүче балалар да юк түгел. Әмма зурлардан: «Ул бит бетле”, «Ул бит урам песие»,»Кит, кагылма аңа, берәр чир эләктерүең бар»,”Ул бит пычрак!”,»Котыргандыр әле ул, кит, тимә!», — дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә иде. Эх, кешеләр, нигә шулкадәр михербансыз соң сез,нигә аңа ямьсез сүзләр яудырасыз? Юк, ул аларга үпкәләми иде, әмма ачуы чыккан чаклары да булмады түгел. Әйе, ул үзе гаепле, үзе өеннән качты. Юк ла, качты түгел, аның бит бары тик дөньяны күбрәк беләсе, әнкәсен, туганнарын табасы гына килгән иде. Эх, дөнья, сине кире якка әйләндереп, вакытны артка күчереп, үткәннәргә кайтып килеп, хаталарны төзәтеп булса икән! Их! Булмый шул…Әмма аны берәрсе өенә ала алыр иде бит, ник аңа нахак сүзләр яудыралар соң? Чирле имеш, котырган имеш… Юк, ул чирле дә, котырган да түгел, бары тик тәпиләре генә туңган, йөрәге яраланган. Бер гөнаһсыз сабый гына бит әле ул, кешеләр аңа нигә шул кадәр битараф соң, ә? Кечкенә тәпиләренә әз генә булса да җылы кертим дип подъездга керсә, аны тибә–тибә куып чыгаралар, юкса бернинди дә начарлык эшләмәде бит ул кешеләргә. Авырта аның тәне, авырта, йөрәге дә, җаны да авырта, тик кем аңласын соң аны, кем аңласын? Юк, берәү дә аңламый, аңламаячак та! Ул бит кечкенә генә, аңа берәү дә игътибар да итеп тормый, туп кебек кенә тибеп очыралар, өстенә ялгыш китереп басалар. Үзеннән башка берәү дә белми аның җан–тән, йөрәк җәрәхәтләрен, берәү дә… Рәнҗеде ул кешеләргә, бик рәнҗеде…
Кич иде. Шәһәр гадәттәгечә шау-гөр килеп тора, халык эштән кайта, машиналар тыз-быз, бер-берсен үтә-үтә узышалар. Кара йомгак урам буйлап килә иде, менә аның алдында машина юлына уза торган юл. Чү, юлның икенче ягында аның күптәннән югалткан сөйкемле апасы басып тора түгелме соң? Әйе, әйе, шул бит! Нәкъ үзе! Кара йомгакның аны бүтән югалтасы килми иде, бер югалтты, башка югалтмас! Аның ашыйсы да килә, тәпиләре дә туңган, җаны белән йөрәге дә боз булып каткан иде инде, ул шушы хуҗасының кул җылысына сусаган иде, ул гына аны юата, коткара ала.
Сөйкемле апасының йөзе нигәдер моңсу иде, әллә кара йомгагын һаман да сагына, юксына, һаман да исеннән чыгара алмый микән? Билгесез… Йомгак аны күзеннән югалтырга теләмәде, ул аннан бер генә секундка да күзен алмады. Хәзер юлны тиз генә йөгереп чыгачак та, апасына сыеначак, хәзер, хәзер, юлны гына кичер чыгарга кирәк…
Әллә апасы да күреп алды инде үзен? Таныды, ахры. Йөзендәге моңсулык та югалды, аңа төбәп карап елмаеп та куйды. Берничә секундтан алар тагын бергә булачаклар. Аннан башка көлмәсләр, җылы фатирда, теге кәнәфиенә сузылып ятар да, татлы төшләр күрә-күрә йокыга китәр… Сөйкемле апасы аны башыннан сыйпап үтә торган булыр…
Менә кара йомгак йөгерә, әз генә калды, ул хәзер сөйкемле апасына барып сыеначак. Әз генә калды… Йөрәге дөп-дөп тибә… Тик… Апасының йөзе үзгәрде. Әллә “юк”, дип ачыргаланып ул кычкырды инде, әллә башка кеше… Кара йомгак үзенең өстенә якынлашкан ниндидер яктылык күрергә өлгерде, аяклары нилектәндер туктап калдылар, әйтерсең лә беркетеп куйганнар, үзе дә таштай катып калды. Менә аның гәүдәсе җирдән купты да берничә метр алга тәгәрәде. Авыз турыннанрак ниндидер җылы нәрсә йөгерде, бу җылы кызыл тасма аның муенына, тәпиләренә койрыгына кадәр килеп җитте. Аңа җылырак булып китте, тик ник муен белән арка өлешләре авырта соң?
Аның күз аллары томанланды, күз алдында ниндидер күзне камаштырырдай яктылык һәм сөйкемле апасының ачыргаланып “юк” дип кычкырган йөзе килеп басты, аннары алары да томанга кереп югалдылар. Томан таралып бетте, каяндыр йолдызлар, ай пәйда булдылар. Әллә авылның тын, йолдызлы, айлы киче инде? Әйе шул, әнә өйләре, әнә мәрхәмәтле карчыклары әнкәсенә һәм эне–сеңелләренә җылы һәм бик тәмле кәҗә сөте салып бирде, әмма алар арасында ул гына юк иде. Ә кайда соң ул? Ә–ә–ә, әйе бит әле, ул монда ята, монда…
Бу минутларда кара йомгак ниндидер рәхәтлек хисе кичерде, йөрәк, җан–тән, рух рәхәте. Аның җанында ниндидер рәхәт тынычлык барлыкка килде…