КАР БӨРТЕГЕ
Хикәя
Яңа ел алды. Ак чәчәкләр ява. Дөньядан сафлык бөрки. Иске таш бинада гына чыдарлык түгел — тынчу. Чыгып йөгерәсе, уйныйсы, шаярасы, җылы карның йомшаклыгын тоясы килә. Шактый еллар буе өй белән ятимнәр йорты арасындагы сукмакны таптаган Ләлә апа нарасыйларын киендерергә кереште. Барлык балалар да киенеп, ишеккә таба юнәлде. Бары тик Айгөл генә караватында утыра бирә, әйтерсең, ул монда бөтенләй юк, бер ноктага төбәлгән зәп-зәңгәр төймә күзләре генә бар. Ә аларын күрмәү мөмкин түгел: ялтырап яткан тирән күл төбенә олыларныкында гына була торган сары сагыш яшеренгән. Ничәмә-ничә ятимнең күңеленә ачкыч тапкан тәҗрибәле, шул ук вакытта артык сөйкемле тәрбияче сүзне бүген нәрсәдән башларга белми изаланды. Кыргый да, дорфа да була белгән кызчыкка ачуланмады да, бәйләнмәде дә, бары тик: “Айгөл, синең кар бөртекләре биюен күргәнең бармы?” – дип сорады. “Керпе” бүген дә энәләрен кабартты: “Я хочу домой. За мной мама придет, я не люблю вас…” Мышык-мышык еларга тотынган кызны Ләлә кочагына алмыйча булдыра алмады һәм тагын үзенең кар бөртекләре турында сөйләвен дәвам итте: “Кар бөртекләре бигрәк матур бииләр инде. Менә син дә үскәч, атаклы биюче булырсың, әниең кебек. Татар милләтен бөтен Җир Шарына танытырсың”. Айгөл елавыннан туктады һәм: “Я не умею. Я татарка? Кто такие татары? Где моя мамочка?” – дип сорау артыннан сорау яудырды. Тәрбияче апаның назлы куллары кызның күз яшенә манылган көнбагыш чәчәге кебек сап-сары бөдрә чәчен артка таба сыпырып куйды: “Татар. Һәм син еларга тиеш түгел. Татарлар еламыйлар, татарлар бары елмаялар. Телисеңме, мин сине татарча сөйләшергә өйрәтәм? Син бит аңлавын аңлыйсың. Әниең бик еракта синең һәм ул сине бик ярата”, — дигән сүзләр кызчыкның күңеленә май булып ятты. “Милләт” төшенчәсен аңлап
бетермәсә дә, кыз еларга ярамаганлыкны яхшы отып алды. “Синең” сүзен дә әнисе белән бәйләп торучы ниндидер нык җеп дип уйлады. Ләлә кызны тиз генә киендерде дә урамга алып чыгып китте.
Кар атышлы уйнаган иптәшләре туктап калдылар һәм барысы да, кар бөртекләре кебек, Ләләгә сарылды. Көнчелек хисендә янган кыз читкәрәк китеп, кулына бик күп кар алды һәм үзалдына нидер сөйләнде: “Ты меня не люЙшь. Скоро меня отсюда мама заберет. У нее руки такие мягкие, как вот эти снежки”. Үзе һаман ялтырап яткан карларга — нәни энҗеләргә ничектер икенче төрле яратып, кызыксынып карады. Әйтерсең, алар чынлап та бииләр иде.
Биш ел эчендә Айгөл матур итеп татарча сөйләшергә, биергә өйрәнде. Ләлә апасы иң якын кешесенә, ә мондагы балалар бертуганнарына әйләнде. Әнисен көтмәде түгел – көтте Ләйлә, тик килеп алучы гына күренмәде. Төрле конкурсларга барганда да, кыз һәрвакыт автобус тәрәзәсеннән карап барды. Менә аны әнисе күрер дә: “Кызым, алтыным! Мин монда, без хәзер һәрвакыт бергә булырбыз!” – дип кысып кочаклар төсле тоелды Айгөлгә. Ә бәлки, киресенчә, кызчык урамнан барган әнисен таныр да автобусны туктатып, аның җылы кочагына ташланыр: “Әнием, бәгърем, син кайда идең? Ник килеп алмыйсың инде? Мин биюче булам. Мине монда “Кар бөртеге” дип йөртәләр. Ничек сагындым мин сине, әнием!” Нинди икән ул минем әнием? Иң әйбәте, иң матурыдыр, мөгаен. Хыялда күп тапкырлар очрашсалар да, тормыш күпкә кырысрак булып чыкты. Еллар үтә торды, ә әни дигән кеше бу йортның бусагасын бүтән атлап кермәде. Хыяллар чынга аша диюләре хак анысы, бары тик өметне өзмәскә һәм үҗәт булырга кирәк. Айгөлнең татар телен өйрәнәсе килде – өйрәнде, биюче буласы килде – биюләрне үзе уйлап чыгара торган яшь кызга чит илдә дә баш ияләр хәзер. Менә ул самолетка утырды һәм аңа кайчандыр бу югарылыкка күтәрелергә ярдәм иткән кешесен, якын дустын искә төшерде: “Елаганда, юаттың, җебеп төшкәндә, ачуландың син. Ләлә апа, бик сагындым үзеңне, күптән күрешкән юк. “Балалар йорты”на керсәм, күңелем тула, кызганам мин ул көн дә әти-әнисен көтеп яшәүче нәниләрне. Барысын да уллыкка-кызлыкка аласым килә башлый. Кайтуга керәм әле синең янга. Әнием шикелле якын бит син минем таш булып каткан күңелемә. Беләм: әнием мине ташлап киткән. Чит ил кешесенә кияүгә чыккан. Тик… Әни, әни икән шул инде ул, сиңа “әни” дип әйтмәнгәнгә, ачуланма, мин сине дә бик яратам. Син бит миңа канатлар куйдың, адашканда, караңгы юлымны яктырттың. Мең рәхмәт сиңа, Ләлә апа, кире, елак кыздан нинди кеше ясадың бит син!”
Айгөл кабат сәхнәдә. Менә аны игълан итәләр: “Сезнең каршыгызда “Кар бөртекләре” биюе белән татар кызы, танылган биюче Айгөл Иңсафлы”. Бии, әйләнә, тик йөрәк урынында түгел, әйтерсең язмыш аңа кабаттан ниндидер сынау әзерли. Әнә, беренче рәттә утырган ханым сәхнәгә менә. Нишләргә, әле бию дә бетмәгән, нишли ул?! Елый-елый, Айгөлне кочаклый түгелме?! Тонык кына “Кызым…” дигән тавыш ишетелә. Биюче кыз ничә еллар тилмереп көткән әнисенең күзләренә карады, нәрсә дияргә, кайда соң ул хыялдагы очрашуда сөйләнелә торган татлы сүзләр. Юк, монда сүзләр артык. Тамашачы берни дә аңламый. Сәхнәдә ике татар елый. Тик бәхеттән… Бу бәхетле мизгелне бары тик бала белән ана гына аңлый торгандыр, мөгаен.