Калфаклы-түбәтәйле татар илем…
Татар иле – туган җирем –
Калфаклы, түбәтәйле.
Татар теле – туган телем –
Җырлы-моңлы, аһәңле.
Татар халкы – туган халкым –
Сөйкемле, уңган-булган.
Татар авылы – туган авылым –
Бабамнар монда туган.
Татар малае мин үзем:
Җитез, гади һәм зирәк.
Миндәй батыр егетләргә
Илне сакларга кирәк!
Кендек каным тамган нигез Куакбаш авылының иң матур урыны – Батрак очына урнашкан. Урамыбызның рәсми исеме яраткан шагыйрем Такташ фамилиясен йөртә. Очыбызда авылыбызның горурлыгы – күп шигырь китаплары авторы, Лениногорски районы “Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзасы Наил абый Гыйләҗев яши. Күршебез булганлыктан, аның гармун уйнап моңланганын да еш ишетәм әле мин. Жырчы күңелле абыйның бөтен боерыкларын күндәм үтәүче Актырнак кушаматлы эте дә безнең оч малайларын әллә кайдан танып тора. Шулай булмый ни: кыш көне безнең белән карда әүмәкләшеп чана шуа, җәен буадан балык тотканны көтеп шым гына утыра, аннан барыбызны уздырып чумып-чумып су керә бит ул.
Наил абый кадәр булдыра алмасам да, туган авылым, аның табигате турында язарга мин дә яратам. Әти белән Бояр кырыннан печән чабып алып кайтканда Чагыл тавы итәгендә кайнашучы суырларның күплегенә исем китә. Байбак дип тә йөртәләр аларны. Безнең тирәдә аларның чын колонияләре урнашкан. авыл халкы бу җәнлекләргә шулкадәрле күнеккән ки, бакчаларга кереп өн ясасалар да, кыерсытучы юк үзләрен. Кечкенә аю балаларына охшаган бу җанварлар өннәре тирәсенә басалар да, саҗдәгә киткән агайлар кебек тынып калалар. Аннан үзләренең телендә, хәвеф-хәтәр килгәнлеген сиздереп, ачы итеп сызгырып җибәрәләр. Шунысы да кызык: галимнәр тарафыннан расланган хакыйкать: безнең татар суырлары үзләренчә, Монголия яки Американыкылар үз «телендә» аралаша икән… Нарат урманы буена урнашкан Мәчет чокыры кырында былтыр төлке үзенең өнендә өч баласын үстерде. Без аларны әни белән җиләктән кайтканда да, абый белән бозауларга яшь үлән чабарга барганда да күрдек. Бала төлкеләр кешедән дә, транспорттан да курка белмиләр. Аларга бөтен нәрсә кызык. Әниләре, куркыныч янаганны сизгәч, өннәренә куып диярлек төшерә үзләрен… Куак инешеннән уйлана-уйлана беръялгызым балык чирттереп утырганда, суга шапылдап чумган кондыздан куркып, Азат абыйларга кереп качкан идем. Кармакларымны икәү барып алырга калды… Авылым белән бәйле хатирәләр бик күп. Авыл малае бит мин!
Оренбург өлкәсендәге тозлы күлгә, Азов, Кара, Урта һәм Кызыл диңгезләргә барганым бар. Гаҗәп, анда төче суга кытлык кичерәләр. Үзебезнең Кадермәт, Һәлкәй, Сарбаш, Салкын кое чишмәләрен сагынып кайттык. Әни, бездәге кебек тәмле су беркайда да юк икән, ди. Мөкатдәс бабам Хаҗдан алып кайткан Зәмзәм суы кебек, ди. Абыем да эчеп караган аны. Ул вакытта аңа 4 кенә яшь булган. Безнең гаиләдә ул вакыйганы мәзәк итеп сөйлиләр. Имеш, Зәмзәм суын авыз иттергәч, бабам абыйдан сорый икән:
Ә авылымда һәр урамда гөрләп чишмә сулары агып тора: җәен дә, кышын да. Бу бит гаять зур байлык. Төче су запаслары бик кимегән бу заманда Куакбашымда чишмә суы белән бакча сугаралар, терлек эчерәләр. Яшь кызлар һәм апа-әбиләр шул пакъ суда ап-ак итеп керләр чайкап элә… Нефтьчеләр табигатькә шактый зыян китергән булсалар да, бүгенге хәл инде яхшы якка үзгәрде: сулыкларга нефть тоткарлаучы җайланмалар урнаштырылды.
Мәдәниятле халык безнең авыл халкы. Балалар бакчасыннан ук татар халык йолаларын үтәп, Сабантуйларда, Каз өмәләрендә, Нәүрүз, Сөмбелә бәйрәмнәрендә катнашып үскән сабыйлар мәктәптә дә сынатмый. Гармун-кураен да үзләштерә, халык көйләрен дә суза, милли көрәштә дә бил бирми. Авыл клубы сәхнәсе дә буш тормый: читекләре тузганчы татарча биеп, авылдаш шагыйрләребезнең китапларын тәкъдир итүдә дәррәү катнашып, шатлыкларны бүлешеп, кайгыларны уртаклашып яши авылдашларым. Әгъләс Шәйхетдинов, Наил Гыйләҗев, Мәмдүдә Вәлиуллина, Халидә Бегҗановалар — гомер буе бездә яшәп, иҗатларын китап итеп бастырып чыгаручылар! Мәчетебез түбәтәйле бабайларның моңлы азан тавышын яңгырата. Кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар энҗе-сәйләннәр белән калфак чигә…
Лаеклы ялдагы укытучы Мәмдүдә апа Вәлиуллина, тарихи чыганакларга нигезләнеп, “Туган авылым — Куакбаш” исемле китап язды. Әлеге китапта ул һәр нәселне барлый, халык телендәге географик атамаларны аңлата, якташ язучы-шагыйрьләребезнең әсәрләре белән таныштыра. Ә инде ”Һәр кешенең язмышы турында аерым китап язарга мөмкин”,- дигән гыйбарәне дә искә тошерсәң, милләтнең иң зур байлыгы — кешеләр икәнлеген дә истә тотсаң, авылларның, телебезнең, гореф-гадәтләребезнең – җыеп әйткәндә, калфаклы-түбәтәйле татар иленең киләчәге барлыгына ышаныч арта.
Менә шулай Куакбаш халкы инде 300 елга якын көн күрә. Шулай булган… шулай дәвам итсен: чишмәләр саекмасын, халкым бай булсын, авылым яшәсен, мәктәбем эшләсен. Телебез, йолаларыбыз югалмасын. Нефтьчеләр кара алтын ятмаларын табып торсын. Җөмһүриятебез чәчәк атсын. 2013 нче елдагы Казанымны бөтен дөньяга таныткан универсиада китергән җиңүләр кабатлансын. Иннополис кебек яңа интеллектуаль шәһәрләр калыксын. 2018 нче елдагы футбол чемпионатындагы яңа йолдызлар балкып янсын. WorldSkills бәйгесендә безнең эшче һөнәр вәкилләре дә макталсын. Ул арада без дә үсеп җитәрбез. Гади татар кызы Динә Гарипова кебек безнең турыда да, бәлки, бөтен дөнья ишетер әле. Шулай булыр.