Тирә-якта үзенең төзеклеге, матурлыгы белән аерылып торучы бу авылда элек-электән үк уңган, булдыклы кешеләр яшәгән. Иген игеп, яшелчә, җиләк-җимеш үстереп көн күргәннәр алар. Күп итеп терлек асраганнар. Балта остасы, итек басучы, мич чыгаручылар да күп булган бу татар авылында. Дөрес, илдә булган ачлык, үзгәртеп корулар, сугыш җилләре авылга да кагылмыйча калмый. Ничек кенә кагыла әле… Кайбер гаиләләр,төрле сынауларга түзә алмыйча, авылдан читкә бәхет эзләп чыгып китәргә мәҗбүр булалар. Җәмилә белән Шәрәфетдин дә, балаларын алып шәһәргә китеп урнаша. Дары заводында эшлиләр алар. Икесе дә җырга гашыйк, белемгә сусаган кешеләр булганлыктан туктаусыз үзләрен камилләштерү өстендә эшлиләр. Җәмилә берничә чит тел өйрәнә, шигырьләр яза. Ерак көньякта зур төзелешләр башланып киткәч, гаилә тагын күченә. Биредә аларның өченче балалары Хәлимә дөньяга килә. Тормыш көннән-көн яхшыра бара. Торырга өйләре, яшәр өчен бөтен шартлары булса да, туган җирләрен бик сагыналар шул. Балалары җәйге ялга чыгуга шунда ашыгалар. Балалар үсеп җитеп үз гаиләләрен коралар. Кече кызлары, матурлыгы белән тирә-якта тиңе булмаган Хәлимә үзенә тормыш иптәше итеп күршедә генә яшәүче таҗик егете Ашурны сайлый. Күпләр кызыгырлык олы мәхәббәткә һәм бер-берсенә булган тирән хөрмәткә нигезләнеп төзелгән гаиләдә бер-бер артлы биш бала дөньяга килә. Төпчек кызлары Зәринә ясаган беренче адымнарга сөенеп яшәгән көннәрнең берсендә биредә чуалышлар башланып китә. Якын-тирәдә чын сугыш, кан кою башланып киткәч, Хәлимәне һәм киленнәре Иринаны яшь балалары белән туган якларына озаталар. Ирина Украинада туып-үсеп,бирегә эшкә җибәрелгән була. Алар бөтенләйгә бу якларны ташлап китүләре турында уйлап та карамый билгеле. Зур михнәтләр күреп әниләренең туган авылына кайтып җитәләр. Вакытлыча туганнарына сыеналар. Еракта калган өч улының язмышы борчый Хәлимәне, ашаудан, йокыдан кала. Егет булып килгән улларына сугыш барган урыннан китү катлаулырак булып чыга шул. Шулай да улларының берсе, телефоннан шалтыратып, исән-сау булулары турында хәбәр итү җаен таба. Тиздән үзләре дә кайтып җитәләр. Киң күңелле татар халкы берничә төрле милләттән торган олы гаиләне үзенә сыендыра. Озак еллар хәләл хезмәт белән туплаган мөлкәт, дуслар барысы да еракта кала. Кием-салым да алып кайта алмыйлар. Шулай да күптән түгел вафат булган Җәмиләнең кулъязмалрын саклап кала алалар. Аларны гаилә бүген дә бик кадерләп саклый. Кайчандыр әти-әнисенең тормыш авырлыгыннан качып чыгып киткән туган ягы Хәлимәнең гаиләсе өчен чын мәгънәсендә сыену урынына әверелә. Тугыз кешедән торган гаилә беренче айда туганнарында яши. Тиздән үзләренә аерым йорт та бирәләр. Әйтергә генә ансат, ашарга кашыгың да булмаган килеш барысын да яңадан башлау җиңел булмый аларга. Хәлимәдәге сабырлык, гаиләдәге бердәмлек, авылдашларының кешелеклелеге барлык авырлыкларны да җиңеп чыгарга ярдәм итә. Баштарак авыл кешеләре Хәлимәнең чәйнек белән суга йөрүен кылану дип бәяләсәләр, соңыннан аның батырлыгына сокланалар. Тирән тетрәнү кичергән ананың йөрерлек тә хәле булмый. Ул акрынлап, үзен мәҗбүр итеп аякка баса. Суны балалары да алып кайта ала инде билгеле. Шулай да гаиләсе өчен су алып кереп чәй кую да Хәлимә өчен чиксез зур шатлык китерә, шифа була. Менә тиздән врачларны шаккаттырып ул савыга. Авыл халкының яхшылыгын бер дә онытмый бу гаилә. Кайтып төшү белән өйләреннән кеше өзелми аларның. Кайсы азык-төлек тотып килә, урын-җир, кием-салым китерүчеләр дә күп була. Ашур колхозга электрик, олы уллары Рафаэль газ операторы, төпчек уллары Әкрам механизатор булып эшкә урнашалар. Рафаэль гаиләсе белән күршедә генә аерым йортта яши башлый. Тормыш шулай акрын гына җайланып барганда тагын бәхетсезлек килеп чыга – Рафаэльләр янып китәләр. Өйдә калган яшь ярымлык баланы биш яшьлек апасы тәрәзәдән алып чыгып коткарып кала. Документлар һәм өйдә булган барлык мал-мөлкәт янып көлгә әйләнә. Күпне күргән гаилә балаларның исән-сау булуына сөенеп тагын да ныграк берләшә. Яңадан йорт торгызалар. Гомер бик тиз үтә. Үз бәхетләрен табып, калган дүрт бала да гаилә кора. Берәм-берәм оныклар туа. Аларның да кайберләре гаиләле хәзер. Кире җылы якларга китү мөмкинлеге булса да Хәлимә белән Ашур авылны ташлап китмиләр. Балалар белән араларын ерагайтасылары килми аларның. Хәлимә искиткеч бәхетле ана булып чыкты. Балалары барысы да акыллы,эшчәннәр. Әти-әниләренә, бер-берсенә ярдәм итеп, аралашып яшиләр. Күп милләтле бу гаилә бүген үзе авылдашларына ныклы терәк.