XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Кайту

Кайту

 Ул бүген дә урамда ризык теләнеп йөри. Көн саен бер өйгә кереп:

  — Апа, ачыган ашыгыз булса да юкмы?- дип, ашарга сорый.

 Кайбер өйдә аны нәрсә бар шуны ашатып чыгаралар, ә кайберсеннән куалар, чөнки, юылмыйча, кырынмыйча йөреп, ул бомж хәленә калган; өсте пычрак, сакал-мыек баскан, янына якын килер хәл юк: сасы ис килә.

 Кунар урын таба алмаган көннәрдә йолдызларга карап уйланып ята. Бар иде бит аның да бәхетле көннәре! Башында бетмәс-төкәнмәс сораулар: “Кайда микән хәзер улы белән хатыны? Аны исләренә төшерәләр микән, алга таба ничек яшәргә?”

         … Мәктәптә укыганда ук бик акыллы, башлы малай була Рамил, “4” ле, “5” легә генә укый. Башкалар кебек ул да, укуны тәмамлагач, шәһәрдә төпләнә. Пешекче булып эшли башлый. Эшендә бик яраталар, хөрмәтлиләр үзен.

         Күп тә үтми, гаиләле булып куя. Хатыны Гүзәл белән матур гаилә булып яшиләр. Шул заман өчен тансык булган төсле телевизорны да беренчеләрдән булып ала, фатирларын  затлы җиһазлар ямьли. Гаиләгә ямь өстәп, уллары Илдар туа. Гаилә тормышы түгәрәк. Их, шул вакытта яшел елан —  хәмергә ияләшмәгән булса…        

        Бер мизгел эчендә бар да юкка чыга: хатын да, улы да, фатир да…

       Менә бүген ул – түбәсез, йортсыз, якыннарсыз ризык теләнеп йөрүче бер сәрхүш. Җәй көннәрендә теләсә кайда йоклап була. Быелгы кышны ничек чыгар? Узган ел өшетеп киселгән аягы тагын күпмегә түзәр? Актарынырга чүплеге дә юк бит хәзер. Чүпләрне төяп алып китәләр. Өметсезлектән күңеле тулып, күзләрен йомды.

       …Машина туктаган тавышка уянып китте Рамил. Аннан бик матур киенгән, килеш — килбәтеннән үк җитәкче икәнлеге күренеп торган бер егет төште, озак кына Рамилгә гаҗәпләнеп карап торды.

— Әйдә, әти, мин сине алырга кайттым. Сине дәваларга акча да тупладым.  Оныгың Ризван да  син кайтуны бик көтә.

           Рамилгә улы алдында бик оят иде. Кара син аны, әтисез үскән улы чын Кеше булган! Ә ул… Яшьлектәге хаталар өчен үкенүдән ни файда?!

           Илдарга әтисе өчен оят булса да рәхәт иде, чөнки мәчеттә тыңланган вәгазьдән соң балаларның ата-аналары алдындагы бурычларын үтәргә кирәклеге күңеленә сеңгән иде. Аңа булган ачуы да күптән басылды.  Көтте бит ул әтисен, бик озак көтте…

   Рамил тәрәзәгә караган килеш бер ноктага текәлеп кайта да кайта. Яңаклары буйлап күз яшьләре тәгәри. Мәрхәмәтле улына рәхмәт йөзеннән шатлыклы күз яшьләреме бу, әллә үткән тормышы өчен үкенүме?…

 Моны ул үзе дә аңлап бетерми иде.

 

 

Шакирова Азалия Ильгамовна
Страна: Россия
Город: село Девятерня