XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Кайнатабыз, тозлыйбыз.

Мул уңыш бакчабызда —

Эконом акчабызга.

Кайнатабыз, тозлыйбыз.

Булганнарны бозмыйбыз.

Әни банкалар барлый,

Чистарта, юа, парлый.

Миннән тагын таптыра,

Ә мин торам аптырап.

Тегендә-монда йөрдем

Баз ачкач кына күрдем:

Монда икән бит алар –

Узган елгы банкалар!

— Әһә,- мин әйтәм,- булды!

Чәбәкләп алдым кулны.

Хәл бетте, атлыйм көчкә —

Банкалар ташыйм өскә.

Бушаттым да барсын да

(Күрсәтмичә әнигә)

Куйдым тезеп алдына:

— Менә, сайлап ал гына!

Әй, сөенде әнием-

Бердән-берем, алтыным.

— Табучым син минем, ди,

Алтын куллы кызым, ди.

Түбәләр тиде күккә,

“Үсеп киттем” мин күпкә.

Кайнатабыз, тозлыйбыз,

Бөртеген дә бозмыйбыз.

Әни тутырып тора,

Ә, мин капкачлар борам.

Кыш көне булыр ашың,

Әгәр эшләсә башың!!!

Айназ Шамсутдинова Айратовна
Страна: Россия
Город: Муслюмово