Авылым-туган ягым,
Бишектәге моңлы җырым
Үзәннәрем, тугайларым,
Аккошлы туган ягым.
Авыл. Кемдер өчен авыл туып-үскән ягы, ә кемдер өчен әби-бабай яши торган ерак җир. Минем өчен авыл – ул туган җир, туган туфрак, җәйләрен яланнарында аунап, кышларын ап-ак ураманнырында тау шуып, туганнар, күрше-күләннәр белән күп итеп терлек асрап гомер иткән җир. Авыл шәhәргә бер дә охшамаган. Авылда шул тиклем рәхәт: чиста, саф hава, киң тугайлар, кошлар моңы, иртәнге әтәч тавышы, абзардагы елак бозау мөгрәве…
Алисә – ямьле аккошлар иле Актаныш авылы кызы. Алисә бик чибәр, акыллы, эшчән кыз. Кечкенәдән бирле авыл тормышының казанында кайнаган кызчык бар эшне дә җиренә җиткереп эшләгән: иртүк торып сыер савышкан, әтисе белән көтү көткән, әнисе белән матур чәчәкләр үстергән.
Шулай җәйнең бер көнендә күршеләре Садри абзыйга шәhәрдән оныгы кунакка кайткан. Кыска юбка, майка киеп, чәчләрен туздырып, бик каты бизәнеп ишегалдына чыккан бу кыз. Аның исеме Миләүшә икән. Шәhәрдә туган, шәhәрдә үскәнгә күрә исемен дә кыскарткан. Дәү әтисенә Миля дип генә эндәшергә куша.
Ә Алисә бу вакытта түтәлләргә су сибеп йөргән була. Кулындагы лейкасын җиргә утыртып, Миләүшәгә сәлам бирергә йөгереп килә. Ә Миләүшә исә Алисәне күрми дә, телефонына төбәлгән дә, нидер карый шунда, Алиәнең сәламен дә алырга кирәк тапмый. Алисәгә читен булып китә, унайсызлана. Башып түбән иеп китеп бара. Көчләп яраттырып булмый шул.
Кичкә Алисәнең әнисе куршеләрен чәйгә чакырды. Бик күңелле итеп гәпләшеп сөйләшеп утырдылар куршеләр, табындагы мул ризыклар белән сыйландылар, бер Миләушә генә авызына бер ризык да алмады.
Алисәне иртән әтәч тавышы уятты. Ул тиз генә капкалап алды да, сыерны көтүгә алып китте. Яңадан бакчадагы үләннәрне, түтәлдәге чүпләрне утады. Кояш күкнең нәкъ уртасына җиткәч, Миләүшә йокысыннан торып чыкты. Алисә янына килде.
— Сәлам, Миләүшә? Ничек хәлләрен? Йоклап булдымы? – дип сүз башлады Алисә.
— Әйе. Өйдә кызу була башлады, шуңа иртәрәк тордым бүген, — диде Миләүшә.
— Әәә… Алай икән…
— Син нәрсә эшлисен? Миңа да күрсәт әле. Бу авылда бер кызыклы шөгыль юк. Күңелсез… — , диде кызы, киерелеп, кулларын як-якка җәеп җибәреп.
— Әлбәттә! Теләген булса, әйдә, бергәләп эшлибез!
— Әйдә. Әмма мин чүп үләннәрен танымыйм, мина калса алар барысы да бер төсле.
— Юк ла инде. Менә монысы – кишер тишелеп килә, монысы-алабута, монысы – эт эчәгесе. Кызның көләсе килеп китте.
— Фу, мин эт эчәгесен тотмыйм!
— Иии, Миләүшә, ул бит үлән исеме.
Миләүшәгә бераз читен булып китте, Алисә шул тиклем күп белә, ә ул иң гади үләннәрне дә танымый икән бит! Авыл кызлары шундый була микән әллә? Бөтен үлән исемнәрен яттан беләләрдер әле.
Шулай кызлар бик озак бакчада эш белән мәшгуль булдылар. Ашыйсылары, эчәселәре килеп, өй күләгәсенә килеп утырдылар. Кичәге калган бәлеш белән тамак ялгап алдылар.
— Нинди тәмле белеш, минем күптән мондый бәлеш ашаган булмаган икән. Без ризыкны өйгә заказ белән генә китергәбез, — диде Миләүшә.
— Ә без әни белән икәү пешерәбез. Бик тәмле була бит ул бергәләп әзерләгәч, — диде Алисә.
— Минем әти озакка командировкаларга китә, шуңа без ашарга бик пешермибез.
— Ә синең әтиең кем булып эшли?
— Хәрби флотта. Чик саклый ул. Әни миңа шулай диде инде.
— Әәә… Сагынасыңдыр инде әтиеңне?
— Бик сагынам. Кайткач сөйләшеп туя алмыйбыз. Әтием үзе белән булган кызык хәлләрне сөйли, ә мин исә үзем белән булганнарны.
Шулай гәпләшеп утырып, көтү кайтыр вакыт да җитте. Кызлар икәүләшеп көтүлеккә киттеләр. Алисә шунда күнеленнән “Бер дә эре кыз түгел икән бит Миләүшә, үзе кебек гади, эчкерсез” дип уйлап куйды.
Алисә сыерны алып кайтканда ничек итеп аны куарга, алып кайтырга, кайткач нәрсәләр ашатырга кирәклеген сөйләп кайтты. Кыз, кирәк булса, бу темаларга сәгатьләр буе сөйли ала. Кайткач исә бергәләп сыер саудылар, кечкенә бозауга сөт эчерттеләр. Кояш кызарып офыкка якынлашканда Миләүшә тәмам арып баскычка барып утырды. Үзенә гаҗәпләнеп куйды. Телефонын кая гына куйган иде соң әле ул? Бүген ул телефон тотарга уйламады да. Ничек рәхәт икән бит телефонсыз да! Дөньяның бар матурлыгын, хозурын күрде ләбаса. Юынып, башып мендәргә терәү белән изрәп йокыга талды…
Шулай Алисә белән Миләүшә җәйне бергә үткәрделәр. Ике генә атнага дип кайткан Миләүшә җәй буе авылда яшәде. Алар Алисә белән бер-берсенә якынаеп, чып-чын дусларга әверелделәр.
…Ике көннән сентябрь җитә. Алисә мәктәп әйберләрен барлый башлады. Миләүшә исә аңа ярдәм итте. Бергәләп кибеткә барып уку кирәк яраклары алдылар. Иртәгә Миләүшә шәhәргә кайтып китә инде. Алисәнең күңелендә моңсу бушлык барлыкка килде. Миләүшә машинага утырганда Алисәне нык итеп кочаклап алды да:
— Рәхмәт сина, Алисә, мине телефонсыз яшәргә, өй арасында эшләргә өйрәттең, тәмле ризыклар белән сыйладың, икенче елга да күрешергә язсын. Каникулларда минем янга шәhәргә кил, ял итеп китәрсең, паркларга, киноларга барырбыз. Беләсеңме, мин бит бөтенләй икенче кеше булып китәм… — , диде. Кызларның күзләре дымланды.
— Җылы сүзләрең өчен рәхмәт, дустым. Килермен, насыйп булса, килермен, — диде Алисә.
Машина тузаннарын туздырып авылдан чыгып китте…
Сентябрьнең уннарында Миләүшә Алисәгә шалтыратты:
— Сәлам, Алисә. Ничек хәлләрен? Укуларың барамы? Җирәнкәй бозауламадымы әле?
— Сәлам, Миләүшә! Хәлләр яхшы. Әйе, укыйбыз. Җирәнкәйне бүген көтүгә чыгармадык әле, күз уңында булсын дидек. Соңгы көннәрен йөри инде.
— Кара әле, Алисә, минем әти махсус хәрби операциягә китә. Без әни белән әти кайтканчы авылга кайтып тормакчы булабыз. Мине син укыган мәктәпкә алырлар микән?
— Алырлар, Миләүшә, алсыннар иде! Безнең директор абый бик дә яхшы кеше.
Миләүшә бу яңалыктан куркып куйды. Махсус операциягә китә. Әтисе. Кая? Ераккамы?
Миләүшәнең аның белән бер мәктәптә укыячагына сөенеп дә куйды. Классташларына Миләүшә турында сөйли-сөйли ялкытып та бетерде бугай инде.
Миләүшәнең әтисе аларны кайтарып, олы юлга чыгарга җыена. Капка төбенә озатырга чыккан кызларны бер кочакка җыеп кочаклады.
— Алисә, ускәнем, Миләүшәне сакла, чит ят кешеләрдән кыерсыттырма, аңа ярдәм ит. Мин Сез матур тормышта яшәсен өчен Ватанны сакларга китәм. Ватанны саклау ир кешенең изге бурчы. Шуңа күрә мин, сина, Миләүшәне тапшырам. Аларга авылда яхшырак булып дип уйлыйм. Мин кайткач, сезнең икегезне дә шәhәргә алып барып, кызыклы урыннарны күрсәтермен. Менә кайтыйм гына…
— Ярар, ярар, Искәндәр абый. Миләүшә минем иң якын дустым. Аны берәү дә рәнҗетмәс. Без сезне көтеп торырбыз.
— Ии, кызларым, сез көткәч, миңа тизрәк кайтырга кирәк була инде. Мин беләм, син бик акыллы кыз. Шуңа күрә дә мин әнкәсе белән Миләүшәне авылга алып кайттым да… Син белмисеңдер әле, Алисә. Бу бит минем туган авылым.
Искәндәр абый машинасына утырганда тагын бер тапкыр кызына, хатынына карап торды. Алисәгә һәм аның әнисенә җылы итеп елмайды. Алисә белән Миләүшә иртәгә буласы дәресләрнең өй эшләрен эшләргә дип кереп киттеләр.
… Кышлар үтеп, ямьле яз җилләре исә башлады. Авылда кыш юрганы аеруча калын була бит. Бер як чите ачылып киттеме, күзләрне чагылдырып март кояшның җылысы үзәкләргә үтеп керә. Түбәләрдән тып-тып тамчылар тама. Табигать уяна. Миләүшәнең генә әтисеннән ике атнага якын хәбәр юк. Миләүшәнең кәефе дә юк. Сөйләшми, уйчан гына йөри. Сорау бирсәң җавап бирә, сорамасаң, бернәрсә дә дәшми. Миләүшәгә күңелсез булгач, Алисәгә дә рәхәт түгел.
Шимбә иртәсендә укырга барырга җыенып, ишек төбендә аяк савытын кияргә маташып яткан Алисә сискәнеп китте. Болдырдан йөгереп Миләүшә кереп килә. Үзе елый, үзе нәрсәдер кычкыра.
— Әтием каты бәрелеш вакытында вафат булган, Алисә. Минем әтием. Әтием. Әтие-е-е-м!
— Дөрес хәбәр микән, Миләүшә?
— Дөрес хәбәр, Алисә. Миңа нишләргә? Минем әтием…
Шул чак Алисәгә эсселе-суыклы булып китте. Искәндәр абыйсы юкка гына аның белән зурларча сөйләшмәде. Әллә ул үзенең кайтмаячагын белде микән? Алай дисәң, мин кайтам, көтегез, дип китте бит. Алисәнең күзләреннән яшь дәреп чыкты. Дусты Миләүшәне нинди сүзләр белән дә юатырга белмәде. Нинди көчле Алисә көчсез иде бу минутларда… Алисә Миләүшәне кочакларга теләде, тик кагылса, ниндидер изге нәрсәдән аерадыр кебек тоелды дустын. Еласын, Миләүшә, рәхәтләнеп еласын… Тимәсен ул аңа…
Бүген көн матур. Кичә тургайлар тавышын ишеткән иде Алисә. Бүген ул тавышлар нишләптер ишетелми. Кайда сез, тургайлар? Төнлә явып үткән көчле яңгырдан калган кечкенә күлчекләрдә чыпчыклар коена, алар белән кояш нурлары шаяра. Тау сыртларында ара-тирә эреп бетмәгән кар таплары күренгәли. Тыныч. Бары тик абзардагы яшь бозауның сикергәләп йөргәне генә ишетелеп китә иде.