Кадерле һәм газиз кешем!
Әнием, диеп, һәркөн назлап,
Эндәшәбез сиңа без яратып,
Балаларым, диеп, безнең өчен
Яшисең бит син дә җан атып.
Назлап, сөеп үстерәсең,
Җил –яңгырлардан саклап,
Киләчәктә таянычың булып,
Яшәрбез без сине олылап.
Уңышларыбызга сөенәсең,
Безнең шатлык – синең куаныч,
Яшәгез сез әти белән икәү
Булып безгә олы таяныч.
Ләйсән яңгырлар шикелле
Җылы синең, әнием, кочагың
Бәйрәм белән сине тәбрик итә
Улың белән Азалия кызчыгың.
Гомер бүләк иттең безгә, әнкәй,
Кызганмадың бер дә үзеңне
Елмаюлы карашларың белән
Сөендердең һәрчак күңелне.
Тырышлыгың, мәрхәмәтең өчен
Мең рәхмәтләр сиңа әйтәбез.
Син бит безнең тормыш маягыбыз
Иң кадерле, газиз кешебез!