Көтеп алган язлар кебек кил син,
Кил әле син җылы җәй булып.
Кышлар булып килсәң әгәр, яу син,
Тәңкә кардай керфегемә кунып.
Әгәр ап — ак буран булсаң,
Урап ал кочагыңа,
Ә соңыннан чакыр мине
Сөюең учагына.
Җилләр аша җиткер миңа
Әйтелмәгән җылы сүзеңне.
Бәхет бит ул — күрү синең
Галәм сыйган йөзең, үзеңне.
Әгәр кайнар кояш булсаң,
Җылылыгың тарат.
Дөньяларыңны онытып,
Чын күңелдән ярат.
«Таң атканда…»
Таң атканда, иртә кояшының
Тәүге нурын сиңа тиңләдем.
Син яктырткан бу киң тарафларны
Кошлардай мин очып иңләдем.
Эндәшәсе килә, кабатлыйсы килә:
Син бит минем йөрәк сөялем.
Мин бит сине күрешкәнгә кадәр
Чын күңел(е)мнән өзелеп сөйгәнмен.
Кич төште дә, ай калыкты.
Ә мин аны сиңа димләдем.
Тулган айга карап, бөдрә чәчем тарап,
Син яраткан көйне көйләдем.
Вакыт үтсә, көзләр җитсә дә мин
Рәхмәтемне әйтеп туймамын.
Яшьлек язым, сине беркайчан да
Йөрәгемнән алып куймамын.