XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
“Кабатланмасын иде сугыш афәтләре”

Кулларыма каләм алып,

Язарга әзерләнәм.

Хатирәләр сандыгыннан,

Ак әбием әзерләгән.

Әниемнең әбисе —

Серле сандык хуҗасы.

Ниләр генә күрмәгән бит,

Сугыш чоры баласы?!

Яшь булса да, ак әбием,

Тырышып хезмәт куя.

Суслангерга җибәргәч тә,

Авыр эшләргә түзә.

Авыр сугыш елларында,

Җыелышып иген игәләр.

Сөт ташыйлар, Келәвешкә,

Атлар да юк, үгез җигәләр.

Бабам кайта сугыш кырларыннан,

Аягында тирән ярасы.

Күреп ала, уңган кызны,

Ничек кенә күңелен табасы?

Сугыштан соң авыр еллар,

Әкрен генә тормыш җайлана.

Әби белән бабай гаилә корып,

Бик бәхетле яши дөньяда.

Сугыш кырларыннан алган яралары,

Күкрәгендә орден,медале,

Сабыр канатларын сындырмыйча,

Түзгән аның,ничек йөрәге?

Кабатланмасын сугыш афәтләре,

Безнең буын тыныч яшәсен!

Бакыйлыкта әби-бабаемның кабере,

Оҗмах нуры белән бизәлсен.

Давлятшина Язгуль Рашидовна
Страна: Россия
Город: Кукмор