XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Күзләр

Әхмәткә алты яшь. Аның әтисе Каюм абзый Әлдермеш авылындагы иң оста аучыларның берсе. Әхмәт әтисен бик ярата, Каюм абзый да улын бик сөя, һәм һәрвакыт аудан кайтканда, улына “куян күчтәнәче” алып кайта.Ул бүләк, гадәттә, кәнфит яки чикләвек була иде. “Куян биргән” бүләккә Әхмәт бик шатлана. Өстәвенә, әтисе Әхмәткә бер авыр сүз дә әйткәне юк иде. Улының шатлануы, Каюм абзыйның йөрәгенә май булып ята. Аның өчен балаларның уйнавы, көлүе дөньядагы иң күңелле мизгелләрнең берсе. Ләкин Каюм абзыйның кәефен аеруча балаларның шундый кечкенә генә әйбергә дә шатланулары күтәрә. Ә шатланмый мөмкин дә түгел бит: өстәл өстендәге кәнфит белән “куян биреп җибәргән кәнфит берме соң инде?!

1 бүлек Танышу

Көннәрдән бер көнне Каюм абзый , гадәттәгечә, мылтыгын алып иксез-чиксез урманга ауга китте. Бу җәй урталарының матур көннәренең берсе иде. Яшел чирәмдә чикерткәләр сикерә, бал кортлары чәчәктән-чәчәккә кунып оча. Шаян җил агач яфраклары арасында уйнап йөри. Җитез чишмә сулары кошларның ичкиткеч сайравына кушылып җырлый-җырлый агалар. Табигать матурлыгына сокланып Каюм абзый тар гына сукмактан күтәренке кәеф белән атлый бирде.

Кинәт сукмак янында үсеп утырган куаклар селкенеп китте. Аучы мылтыгын алып, сак кына атлап, куак янына юнәлде. Атарга әзерләнеп торганда, куаклар арасында нәни генә бүре баласын күреп алды. Каюм абзый тыныч күңел белән мылтыгын куйды да, бүре баласына игътибар белән карый башлады. (Бүген Каюм абзыйның күңеле аеруча күтәренке. Мылтык белән ауга килсә дә, атарга теләмәде.) Ә нәни бүре бөтен тәне белән калтырый, әйтерсең лә ул “кеше” дигән затның үзенә куркыныч тудырганын аңлый. Аның күзләре туп-туры Каюм абзыйга карап тора. Каюм абзыйга ул күзләр өмет белән генә түгел, яшьләре белән тулган кебек тоелды. Аучы як-ягына каранып , бүре баласының әнисен бер җирдә дә күрмәде. Каюм абзый бүре баласы янына акрын гына килеп , аны кулларына алды. Җан иясе качарга да тырышмады. Аучының җылы кулларына сеңеп, ул мыш-мыш итеп, җылы куенга чумды. Каюм абзый бүре баласын сак кына үзенең куенына тыгып, зур-зур атлап өенә юнәлде. Аның башында бары бер уй иде: ”Мин бу җан иясен коткарырга тиеш. Ул кечкенә әле”.

Кич җитеп килә иде инде. Әхмәтне әнисе урамнан чакырып керде. Өй ишеге ачылды да, арып- талып Каюм абзый кайтып керде. Әхмәт әтисе янына йөгерде.

-Әтием! Бу юлы куян нәрсә биреп җибәрде?- диеп сорады ул.

-Бу юлы, улым, куян сиңа аеруча үзенчәлекле бүләк бирде,-диеп Әхмәткә бүре баласын күрсәтте.

Әхмәтнең бу вакытта шатланганын әйтеп тә, аңлатып та бетергесез иде. Ул әтисеннән:

-Әтием, нигә ул шундый моңсу? –дип сорады.

-Борчылма , улым, ул бары тик арыган гына, ачыккан,- хәзер ял итеп торсын, ә син кичке ашыңны ашый тор.

Балалык шатлыгы белән Әхмәт кичке ашын ашарга йөгерде. Каюм абзый акча янчыгын алды да, үзенең мал табибы булып эшләүче дусты янына китте.

Каюм абзый нәкъ вакытында килеп җиткән, чөнки дусты Нургали инде эшеннән чыгып бара иде.

-Каюм, син түгелме соң?- дип Нургали күптәнге дусты белән кочаклашып исәнләште. Синең монда килүеңнең йомышы бардыр инде.

Каюм абзый Нургалигә көчсезләнгән бүре баласын күрсәтеп, барысын да җентекләп сөйләде. Ул сөйләгән арада, Нургали бүре баласына дару салып та өлгерде.

Каюм абзый сөйләп бетергәч, Нургали бүре баласын сузып:

-Бу көчеккә берни дә булмаган. Ул бары тик күп вакыт ашамаганлыктан хәлсезләнгән. Аңа берничә көн хәл җыярга, ашарга кирәк.

Каюм абзый дустына рәхмәтләр әйтеп, кирәкле акчасын бирде дә, өенә кайтып китте.

Өйдә аны кичке ашын ашап бетереп, Әхмәт түземсезләнеп көтеп утыра иде. Әтисе кайткач, ул аннан:

-Әти, кая бардың? Кая алып бардың син бүре баласын ?-диеп сорады.

-Бүре баласының хәле бетте, улым, шуңа да мин аны табибка күрсәттем.Син аны борчыма, ашатып тор, хәл җыйсын ,-диде.

Калган көннәрдә бүре баласы ятып кына торды. Аңа Әхмәт үзенең яраткан әкиятләрен сөйләде, ничектер бүре аңлый кебек тоелды. Әхмәт бүрегә Бүрек диеп исем дә кушты.

Берничә көннән соң Бүрек инде тәмам терелеп җитте. Каюм абзый үзе өчен нәни генә бер ачыш ясады: Бүрекнең күзләре кып-кызыл төстә булган икән. Мондый бүрене Каюм абзый үзенең ау гомерендә беренче тапкыр күрүе, ул гел соры, саргылт күзлеләрне очраткалаган. Әхмәт бүренең башклардан аерылып торганын белеп, бик куанды. Ул эчтән генә: ”Зур үсеп әтием кебек ауга барсам, мин бу бүрене әллә каян танып алачакмын”,- диеп уйлады.

Көн артыннан көн, айлар, еллар үтте. Бүрек Әхмәтнең дусты булып ияләшеп үсте. Ләкин, кешегә кешеләр кирәк булган кебек, бүрегә дә урман, иреклек, бүреләр дөньясы кирәк иде шул. Ул бөтен җаны белән урманга, иптәшләре янына тартыла иде. Аны Каюмга булган тугрылык кына тота иде сыман.

Моны Каюм абзый да , Әхмәт тә бик яхшы аңлыйлар иде. Әнисе :

-Улым, синең Бүрек белән бер дә аерылышасың килми, тик аны иреккә җибәрергә кирәк”- дия килде. Әхмәт тә инде алты яшьтә түгел, буйга җиткән унҗиде яшьлек егет.

Беркөнне Әхмәт Бүрекнең боегуын күреп: “Иртәгә… Иртәгә Бүрек иреккә чыгачак …”,-диеп вәгъдә итте.

Урман аланына барып, Әхмәт Бүрекне кечкенә чагындагы кебек кочаклап алды да: “Сау бул, дускай…”- диеп иреккә җибәрде. Бүрек тә берничә секунд үзенең кып-кызыл күзләре белән карап торды да , “рәхмәт” дигән сыман кулларын ялап алды. Шуннан урман эченә йөгереп күздән югалды.

Әхмәтнең күңелендә бу аерылышу бик тирән эз калдырды. Ләкин теләсә нинди яра вакыт узу белән төзәлә бит. Аерылышу сагышы да акрын гына басыла төште.

Әхмәт Бүрекнең тышкы кыяфәтен хәтердән югалтса да, аның кып-кызыл күзләрен мәңге онытмас шул.

2 бүлек Салкын кышкы көнне…

Салкын кыш уртасында Әхмәт әтисенең мылтыгын алып ауга китте.

Кышкы табигать искиткеч матур иде. Агачлар ап-ак юрганнар ябынып, йокыга талганнар. Тирә як тып-тын. Җитез чишмәләр дә бозга әйләнеп, инде җылытмый торган кояшта йолтыр-йолтыр киләләр. “Быел кыш аеруча салкын, кар да күп яуды”,-диеп уйлый-уйлый Әхмәт чаңгы белән эз ярып бара иде.

Көтмәгәндә һава торышы үзгәреп, көчле җил күтәрелде. Ул куе болытлар куып китерде, һәм күзачкысыз буран башланды. Кайтыр юлына борылам дисәң, юлларны кар каплап күздән югалткан иде. Хәзер инде нишләргә? Әхмәт кая барырга кирәклеген чамаламый, итек эчләренә дә кар тулды. Ләкин ул суыкка бирешмичә , кайсы якка да булса атларга тырышты.

Әхмәт озак атлый алмады, көчле җил, кар көртләре ана тәмам хәлсезләндереп ап-ак карга аударды. Көн дә кичкә алышты. Буран гына басылырга теләмәде. Әхмәт бирешмәскә, ничек тә түзәргә, көчле булырга кирәклеген аңлый иде. Аяк-кулларын селкетеп карый, тик алар аның боерыгына буйсынмыйлар кебек. Әхмәткә әбисе кечкенә чагында ук догалар өйрәтте, хәзер күңелдән генә ул дога укыды.

Кинәт кенә Әхмәт Бүрекне искә төшерде. Аның белән күңелле итеп үткәргән малай чагын искә төшереп, елмаеп куйды. Әхмәтнең күзләре яшь белән тула башлады. Ул хәзер елап та җибәрер иде,бәлки, тик якында гына кар шыгырдаган тавыш ишетелде. Ул тавышлар якынайганнан-якыная барды. Бер мәлдән соң бу тавышларның тагын да көчәюе һәм бер генә түгеллеге аңлашылды. Әхмәт янында алар туктап калды. Ниндидер җәнлек Әхмәтнең битен исни башлады. “Ни булса, шул булыр диеп”-, язмышына буйсынды Әхмәт. Ул җылы сулыш тоеп күзләрен ачты, һәм аңа бер дә үзгәрмәгән кып-кызыл күзләр карап тора иде. Бүрек, борылып иптәшләренә нидер әйткән сыман, улап куйды. Шуны гына көткәндәй җиде-сигез бүре Әхмәт янына акрын гына килә башлады. Әхмәтнең йөрәге калтырап алды. Бүреләр якынайдылар, һәм тәмам Әхмәт янына килеп җиткәч, берничә секунд, нидер уйлагандай, басып тордылар. Шулчак барысы да төрле яктан Әхмәт янына ятып, аңа ныграк сыендылар. Әхмәт аларның кайнарлыгын тоеп, җылынды. Бу хәлләргә аның исе китте. Әлбәттә, ул хайваннар тоя, сагына беләләр икәнен яхшы белә, тик бүреләрнең болай эшләүләренә ышана алмый иде. “Әллә болар миңа күренә генәме, төшемдәме, өнемдәме?”-диеп аңлый алмады. Юк, бүреләр,чыннан да, аны җылыттылар. Ә Әхмәтнең балачак дусты күкрәгенә башын куеп, Әхмәтне салкын өшүдән саклады. Күпме вакыт узгандыр, Әхмәт аяк-кулларын тоемлады. Буран да тузынып инде басылды. Кар бөртекләре Әхмәтнең битенә йомшак кына куна тордылар. Ә бүреләр акрын –акрын таралыша башладылар. Бары тик Бүрек кенә тоткарланып торды. Киткәндә, аерылышкан көндәгедәй, битеннән ялап алды да, күздән югалды…

Китәр алдыннан Бүрек, бер мизгелгә туктап, Әхмәткә карап алды. Аның кып-кызыл уттай күзләре шатлык белән тулы булса да , ул шатлык арасында ниндидер бер моңсулык бар иде. Ул үзенең дусты белән аерылышырга теләми, әмма башка бүреләр дә үзләренең башлыкларын көтеп торалар иде бит. Бүрек башкалар янына барып кушылгач, Әхмәт аның матурлыгына гаҗәпләнде. Калган бүреләр аның янында кечерәеп калдылар сыман.

Бәләкәй чагында Бүрекне әтисе өйгә алып кайтканда, ул шундый нәни, шундый ярдәмгә мохтаҗ, шундый хәлсез, авыру җан иясе иде. Урманга иреккә җибәргәндә дә, Бүрек башка иде кебек.

Өйдә Гөлсем апа белән Каюм абый борчылудан үзләренә урын таба алмыйлар иде. Шулчак ишек ачылып китте.

-Улым!- диеп кычкырп җибәргән Гөлсем апа белән Каюм абзый ,хәлсез ишек төбенә кайтып егылган Әхмәт янына йөгерделәр. ..

Йомгаклау

Ул төнне Әхмәтне ашыгыч ярдәм машинасы алып китте. Аны табиблар тикшереп, берничә көнгә хастәханәдә калдырдылар.

Өч көннән ул ныгып өенә чыкты.

Ләкин бүреләр белән булган хәлдән соң истә калган хәтирәләр аны һич тә ташламый иделәр. Димәк, бүреләр кебек явыз, куркыныч җәнлекләр дә шундый йомшак булырга мөмкин икән. Бәлки, бүреләрнең явыз булуы, кечкенәдән кырыс шартларда үскәнгәдер.

Шушы сорауга җавапны мин үзем дә табарга тырышам, тик файдасыз…

Әмма шуннан бирле Әлдермеш авылында Бүрекне бер генә дә күрмәгәннәр Күрсәләр дә, куркуданмы, хөрмәттәнме, аңа беркем дә зыян салырга уйламаган да. Ләкин аның күзләрен бер күргәннәр, мәңге оныта алмый, диеп сөйлиләр.

Әгәр сиңа шул урманга барырга туры килеп, урманның нәкъ йөрәгенә кереп кып-кызыл күзләр күрсәң, иң мөһиме, курыкма, чөнки син ул күзләрнең хуҗасын инде яхшы беләсең.

Гирфанова Назиля Радиковна
Страна: Россия
Город: село Старые Чечкабы