Нәрсә булды сезгә, алсу гөлләр?
Сылу каен нигә үзгәргән?
Кыр казлары, кая юл тотасыз,
Каңгылдашып зәңгәр күкләрдә?
Тынып калды шаулап торган урман.
Бушап калды иген кырлары.
Кая китте икән шат тургайлар,
Сагындырыр инде җырлары.
Җәйләр үтеп, көзләр җиткән икән.
Алсу гөлләр шуңа моңайган.
Сагышлы моң ишетелеп кала
Кыр казлары киткән юллардан.
Көзләр җиткән, тик озакка түгел,
Алыштырыр аны кышлары.
Ял итәр дә, уяныр бар җиһан.
Җылы яктан кайтыр кошларым.