Агачлар алтын төскә күмелгән. Байлык. Нинди генә яшелчәләр, җиләк-җимеш булмады, дәү әнинең авылда. Ә көз көне без бергәләп, эти-әнием, энем шул байлыкны җыеп алдык. Без кышка әзер. Бәрәңгедә бик матур булды, зур-зур, йомры-йомры бәрәңгеләр булды. Базыбыз тулды.
Тынычлык белән, гаиләбез белән тигезлектә ашарга насыйп булсын, -дип эйтә һаман әнием.
Тик бу көзләр безнең гаиләгә тынычлык белән уңышыбызны ашарга насыйп итмәде. Аяз көнне яшен суккандай, гаиләбезгә күңелсез хәбәр килде. Сугыш! Әтиемә сугышка барырга язу алып килделәр, иртәгә үк җыенып военкоматка килергә куштылар. Ничек инде сугыш?! Каян килгән? Сугыш бит безнең бабайлар вакытында булган. Тагын нинди сугыш? Бу сораулар минем башымда хаман әйләнде. Без хаман шулай ук укыйбыз, шатланабыз, ә кайда соң сугыш, моның булуы мөмкин түгел дим. Ә үзем әти-әниләр сөйләшкәнгә кысылмыйча гына, колак кырые белән тыңлый бирәм. Украина, Украинага китмәле ди әтием. Бармыйча булмый, без ир кешеләр, сезне, балаларыбызны сакларга кирәк ди, балаларыбызның киләчәге турында уйларга кирәк ди. Әнием елый башлады, үзе никтер яшьләрен качырырга тели. Мин тиз генә энем янына йогердем, барысын да сөйләп бирдем. Этием сугышка китә дидем! Энем кычкырып елый башлады, ә этием улсэ ди ул, безнең әтиебез кем була ди. Елаган тавышка әнием белән әтием йөгереп килде. Алар безне юата башладылар, әтием озакка түгел, тиз арада кайтам диде. Энемә син гаиләдә баш кеше булып каласың, әниең белән апаңны сакла диде. Шуннан энем тынычланды, хәзер мине тынлый башлыйсыз дип сөенде ул. Ул безнең атыш-атыш уйнарга ярата, пистолет, автоматлары да күп аның. Тиз генә сугышчылар кебек киенде дә, пах-пах итеп ата башлады. Аңа карап әтием: -менә нинди сакчы кала сезгә дип елмаеп куйды. Бүгенге көн әллә нинди генә булды шунда.
Әнинең дә безгә игътибар итергә вакыты булмады, һаман кибеткә чыктылар, бер кайттылар, бер киттеләр, тагын кайттылар, тагын киттеләр. Һаман телефоннан сөйләштеләр, дәү әни, дәү әтиләр, апа-абыйлар килеп җиттеләр.
Менә ниһаять караңгы төште, бөтен кеше китеп бетте, йокларга вакыт җитте. Минем бүген бик тә әти-әниемне кочып, алар белән йоклыйсы килде, мина 10 яшь булса да. Әлбәттә, алар каршы булмады. Без бүген дүртәү йокладык, әтием, әнием, әнем һәм мин. Ничек рәхәт, без бергә! Бу рәхәтлек беркайчан бетмәсен иде. Тик бу рәхәтлек төш кебек кенә булды. Иртән уянганда әтием юк иде инде. Ул киткән. Әнием безгә барын да аңлатты, сабыр итергә кушты, әтием озак булмас, кайтыр диде дә, безне мәктәпкә җыендыра башлады. Тик әниемнең күзләрендә бары тик борчу, сагыш иде.
Әнием, энем, мин җыенып мәктәпкә киттек. Әтием безне һәрвакыт машинага утыртып мәктәпкә озата иде, ә бүген без автобуска чыктык. Әтиемнән башка беренче көнне үк, аннан башка безгә бик кыен булачагын сиздерде. Әле алда кыш көтә. Мәктәптә бездән шактый ерак шул. Мәктәпкә килгәч, бер кеше дә бу хакта белми, ә минем бердә елмаясы килми. Класста 35 бала арасыннан бары минем әтием сугышта.
Көн артыннан көн үтте. Бөтен авырлык һаман әнием аркасына өелә барды. Ләкин ул сиздермәскә тырышса да, бик ара иде, ә мин моны сиздем. Кайсы вакыт безгә дә ачуланып, кычкырып куя башлады. Монганчы безнең әнинең беркайчан кычкырганы булмады, алар әтием белән безне, яратып кына, иркәләп кенә үстерделәр. Тик без аңа ачуланмадык, елавын еладык, аннары әнием алына утыртып, кечкенә бәбиләр кебек безне селки-селки, үбә-үбә безне юата иде. Шуннан барлык елаулар онытылып та китте.
Көз айлары шулай үтеп китте. Ә без көн саен әтиемнән яхшы хәбәр көтәбез, әтием тизрәк кайтсын дип, теләкләр телибез. Кичләрен бигрәк тә моңсу иде безгә. Әтием шалтыратып алса, бераз тынычланабыз, тик айлар буе шалтырата алмаган вакытлары булды. Анда инде безне кара болыт басты. Ниндидер билгесезлек борчый иде безне.
Менә тиздән Яңа ел җитә. Барлык дусларым, гаиләләре белән яңа елга каядыр барырга җыеналар, гаиләләре белән Яңа ел фотосессияләренә баралар. Ә минем дә, әнием белән энемнең дә бер дә бәйрәм итердәй кәеф юк. Әнием инде , әтием киткәннән бирле төннәр буе йокламый, догалар укый, теләкләр тели. Әле Яңа ел гына түгел, яңа ел алдыннан энем Самирның туган көне дә. Эй ул, бик көтә инде әтиемне. Нинди бүләк алыйк дигәч тә, мина бернинди бүләк кирәкми, әтием генә кайтсын, миңа шул гына кирәк дия.Тик әтием туган көнгә дә кайта алмады. Көтте инде Самир , эй көтте әтиемне, йокларга ятканчы өмет итте! Аннан “Яңа ел”бәйрәме, ансына да безнең ис китмәде. Беркөнне энем бүлмәдә елап утыра, нәрсә булды дип йөгереп килдек энем янына, әйдәгез полициягә барыйк, әтиемне алып кайтсыннар ди, миңа әтием кирәк, мин аны бик сагындым ди. Энемнең күз яшьләрен күрү әниемә бик кыен булды тагын. Тагын әнием энемне төрле юату сүзләре белән тынычландырды инде. Шулай күңелсез, караңгы көннәр дәвам итте. Әтием бер секундка да беребезнең дә башыннан чыкмады. Өебездә утлар һаман сүлпән генә янды.
Яз җитте.Табигать уянды. Агачлар яфрак яра башлады. Кояш та елмаеп карый. Кошлар да әкрен генә җылы яктан кайта башлады.
Көннәрдән бер көнне. Әниемнең йөзендә ниндидер шатлык нуры күрдем. Ул эчтән генә нигәдер куана төсле булды. Җырлап-җырлап, ашыгып-ашыгып өйләр җыештыра, салатлар ясый, төрле тәмлүшкәләр пешерә башлады. Мин аптырадым, әнием нигә шулкадәр җыена икән дип, сорагач, ул болай гына ди, әтием кайтмыйдыр ич дип сорагач, юк ди. Моны ничек аңларга да белмәдем инде мин. Гадәттә әнием миңа һаман дөресен генә әйтә.
Ярар, кич җитте без йокларга яттык. Берзаман мине кемдер әтием тавышы белән уята:-Кызым, алтыным, җимешем, -ди. Мин күземне ачырга курыктым, ачсам бу дөрес булмас, төш кенә булыр дип шикләндем. Кызым, кызым дип кабат-кабат әйткәч, күзне ачтым. Карасам, солдат киеменнән әтием басып тора. Кулында зур гына, бик матур чәчәк бәйләме. Миңа әле мондый зур букетлар берәүнең дә биргәне юк иде әле. Шундый матур, төрле төсле чәчәкләр бәйләме. Кайсы чәчәкләренең исемнәрен белмим дә, тик алар шундый хус исле иде. Юк ул хуш ис чәчәктән генә дә тугелдер, ә әтиемнән килгән хуш истер ул, әтиемне биктә сагындым шул. Эй кызым, нинди хуш ис килсен инде миннән, дип көлеп куйды әтием. Мин әтиемнең кочагына ташландым, түзмәдем елап та җибәрдем. Шуннан соң энемне уята башладык. Ул безнең йокыдан шулкадәр тиз уяна иде гадәттә, ә бу юлы шаккаттык, тормый да тормый. Барыбер тормады бу төнне, иртә белән генә күрде әтиемне. Торгач, мин аны төш дип белдем, төшемнән уянасым килмәде ди ул. Эй әтиемне күреп ничек сөенгәнен белсәгез сез! Аннары әтием артыннан бер секундка да китмәде ул. Һәрвакыт нидер сөйли, нидер эшли әтием белән, ә без аларга карап сөенәбез әнием белән. Бергә йоклыйбыз, бергә кунакларга барабыз, әй күңелле булды да соң бу көннәр!
Яз көне табигать уяна диләр, без дә яз сыман, әтием кайткач җанландык. Әниемнең күзләрендә генә ниндидер сихри моңсулык бар иде. Чөнки ,әтиемә тагын китәргә кирәген, әнием бик яхшы белгән. Шуңа да аның яшерен генә, күзләреннән яшь тамчылары акты. Без иртән йокыдан торганда, әтиебез тагын юк иде инде…