Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Көзге муллык

Көзге муллык

Көзге байлык ,көзге муллык,

Безнең бакчада.

Сатып алып булмый торган

Аны акчага.

Түтәлләрдә балкып ята

Кишер алтындай.

Шалканнары көлеп тора

Шатлык тапкандай.

Чөгендерләр самавырдай,

Малларга ризык!

Аларга карап сокланам,

Миңа да кызык…

Катлы-катлы күлмәк кигән

Кәбестәләре,

Кошлар шатланып очына,

Тел бистәләре.

Бәрәңгене салып куйдык,

Җитәрлек ризык.

Имин булсын дөн ялары

Булсын тынычлык!

Көзге гөлләр балкый әле,

Кояш нурында.

Муллык ,матурлык булдыру,

Синең кулыңда.

Мәктәп еллары

Мәктәп еллары тиз уза

Эй оча гына.

Кайчан гына килгән идек

Синең кочагыңа.

Елгыр аттай чабып үткән,

Сизми калганмын.

Бик кирәкле белемнәрне

Синдә алганмын.

Күпме дуслар таптым монда,

Ачтым яңалык.

Шатлык белән уралынган,

Матур балалык.

Назарова Азалия Маратовна
Страна: Россия
Город: Кушнаренково