Көзге хәбәр.
Алтын көз килә безгә,
Сиңа, миңа эндәшә.
Табигатьне нурга күмеп,
Кешегә шатлык өләшә.
Алтын көз килә безгә,
Җиргә муллык яудыра.
Басулардан уңыш җыеп,
Амбарларга тутыра.
Алтын көз килә безгә,
Мәктәпләргә чакыра.
Укучылар көзне мактап,
Рәхмәтләрен яудыра.