Принято заявок
2558

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Күз нуры

Кочагын җәеп әнисенә каршы йөгерде Гомәр. Аяклары җиргә тимәде, ә үзенең куллары канат кебек әле аска, әле өскә күтәрелеп, очардай булып һаваны «ярды». Аралар ерак булмаса да, тиз генә әнисенең кочагына кереп сыена алмады ул. Йөгерде дә, йөгерде, йөгерде дә йөгерде. Күрә, әнисенең кулында тәлгәш-тәлгәш җир җиләкләре. Шундый кызыллар, эреләр. Борынны кытыклап исләре дә килгән сыман. Гомәр бу җиләкләрне учлап алыр да, юып та тормыйча авызына кабар. Тик нигә соң ул һаман әнисенә барып җитә алмый.

Инде әнә әнисенең йөзе дә күренә башлады. Үзе елмая, нидер әйтә дә сыман. Тик күзләрен генә күрә алмый Гомәр. Нигә аның күзләре ачык күренми? Гомәр тырышып-тырышып әнисенең күзләренә карамакчы була. Юк, әллә шулай тиз йөгергәнгә, әллә ара һаман якынаеп җитмәгәнгә, әнисенең күзләрен күрә алмады ул.

Кинәт, Гомәр йөгергән җирдә җир тетрәп куйды. Әнисе белән икесе арасында бала кулы сыярлык кына аралык барлыкка килде. Малай шып туктады да әче тавыш белән:»Әнием, тукта! Әнием, егыласың, мин куркам, килмә, килмә!», -дип кычкыра башлады.

Куркуыннан, үз тавышыннан сискәнеп малай күзләрен ачты. 7-8 яшьлек Гомәрнең беренче мәртәбә салкын тиргә батып, саташулы төш күрүе иде бу. Маңгае буйлап тир, йөзе буйлап яшь ага иде аның. Караңгы бүлмәнең икенче ягына кулларын сузып әкрен генә пышылдап:»Әнием, килмә, егыласың», -дип пышылдады ул кабат.

Ятим балалар йортында тәрбияләнгән Гомәрнең үлеп әнисен сагынган , аны күрәсе килеп өзгәләнгән көннәре иде бу. Нигә соң әлегә кадәр бу турыда уйламады әле ул? Нигә бу кадәр сагынмады да. Төшләренә дә кереп йөдәтмәгән иде бит. Нигә бүген әнисен бик күрәсе килде аның?

Иртән ашханәгә баргач та , төшендәге мизгелләргә оеп, бер шатланып, бер тетрәнеп ашау ягын да онытып җибәрде малай. Тәрбияче апасы да, якынрак килеп салкынча кулын Гомәрнең маңгай турысына куеп, температурасын чамалагандай булды. «Тәртип. Авырмыйсың. Нәрсә булды сиңа? Берәресе белән ачуланыштыңмы әллә?”-, дип сорап куйды. Гомәр бу сорауны да җавапсыз калдырды.

Көне буе әнисен , аның айга бер мәртәбә килеп, кочагына алып сөйгәнен , килгәндә күчтәнәчләр китереп киткәнен, киткәндә артына борылып:»Улым, тагын киләм әле, көт»,- дип әйткән сүзләрен уйлап йөрде. Бүген килми калмас, төшенә дә керде бит. Ничек йөгерде ул аңа каршы. Тик, нигә барып кына җитә алмады соң? Бигрәк рәхәт иде бит ул мизгелләр! Шул татлы уйларга изрәп иптәшләреннән дә калышып урам якка чыкты ул. Тимер рәшәткәләрнең озынлыгын үлчи-үлчи, рәшәткә арасыннан күзен юлга төбәп, бик озак карап торды ул. Тик асфальт юлда бары тик берән-сәрән кечкенә җиңел машиналар гына тузан туздырды. Тимер рәшәткә ишеге төбенә дә килеп китүче булмады.

Көннең ничек үткәнен дә сизмзде ул үзенең уйларында йөзә-йөзә. Кич җитүеннән дә курыкты. Тагын шул ук төш керсә…. Тагын әнисе килеп җитә алмаса…. Тагын җир ярылса…. Озак кына түшәмгә карап, пышылдый-пышылдый күзләрен йомды да йокыга китте малай.

Ә иртән… Күзен ачуга кояш төшкән тәрәзә каршында матур йөзле, зифа гәүдәле әнисе басып торганын күрде ул. Гомәр бусы да төштер диеп, ышанмыйча, ике йодрыгы белән йокылы күзләрен уарга тотынды. Уды да, чынмы икән дип, тагын тәрәзә ягына карады. Бу вакытта әнисе карават янына ук килеп баскан иде. Малай ике кулын җәһәт кенә әнисенең муенына куйды, кысып-кысып кочаклады да:»Әнием, җиләкләрең кайда?», -дип сорады.

Ана, кесәсеннән бер плитә шокалад алды да улына сузды. Гомәр аның күзләренә карамакчы иде, ләкин әнисе нигәдер, аларны яшерде. Күтәрелеп улына карый алмады. «Улым, мин бүтән синең яныңа килеп йөри алмам. Син мине көтмә инде. Мин еракка китәм, сине үзем белән ала алмыйм. Син мине үскәч анларсың, улым…»

Әни кеше күп нәрсәләр сөйләде. Ләкин аларын Гомәр ишетми иде инде. Бугазына килеп тыгылган төерне йота алмыйча озак азапланды ул. Күзендәге яшь тамчыларын да тиз генә туктата алмады. «Әнием, күзләреңне карап калыйм инде. Әнием….» Бу баланың әнисенә әйткән соңгы йөрәк авазы иде…

Еллар үтәр. Гомәр дә үсеп егет булыр. Дуслары да табылыр. Сөйгән яры да булыр. Ләкин газиз әнисе генә аңа «Улым-күз нурым » дип әйтмәс. Чөнки әнисенең күз нурларын ул хәтерендә калдыра алмас.

Камалова Ясмина Айратовна
Возраст: 13 лет
Дата рождения: 07.12.2010
Место учебы: МБОУ Степношенталинская оош
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Алексеевский муниципальный район
Город: Алексеевское