Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
«Көтеп алынган ял»

Ниһаять,җитте ул көн.Укый-укый кечерәеп беткән чепи күзләрне талдырып, тубал башларны чигәдән үк батист яулык белән кысып бәйләп, көнне-төнне белмичә, ВПР дип аталучы имтиханга әзерләнгән вакытлар артта калды. Бүген якшәмбе-укырга барасы юк .Тагын берничә көн укысак, җәйге ялга чыгачакбыз!..Әниемнең җәйге болын чәчәкләренең хуш исен аңкыткан ап-ак ястык-юрганнарына чумып, иртүк елмаючы кояшның үсекләвенә дә игътибар итмичә, бәхеткә күмелеп ятам.

Рәхәт…

Янымда нәни төлке борынын месләтеп,бит алмаларын алландырып, сибелеп киткән озын ефәк чәчләрен таратып нәни сеңелем йоклый. Үзенә яратып карап торганымны сизде бугай:кара карлыган күзләрен елтыратып ачты, мине күрүгә кызыл чия иреннәре арасыннан энҗе тешләрен җемелдәтеп елмаеп җибәрде. Озак иркәләнеп ятарга туры килмәде: телефон җырлавы икебезне дә бик тиз аякка бастырды. Әнием эштән шалтырата икән:

-Кызым, без кайтуга яшелчә рагуы пешерерсең инде. Бер баш кәбестә, ике баш суган, бер тырнак сарымсак, бер-ике кишер, биш-алты бәрәңге кирәк булыр. Ярты кадак итне турап киттем, суыткычтан карарсың…

Ярар, эш качмас,әүвәл урамны урап керим әле.

Йә,Хода, нинди хозурлык!Кичә төне буе җил улаган,яңгыр койган димәссең дә: бөтен дөнья илаһи тынлыкка чумган,күзләрне камаштырып елмаючы якты кояш җиһанны якты нурларына күмгән, зәңгәр күк йөзендә каурый болытлар йөзә, агачлар шифалы яңгырдан соң өр-яңа сулыш алганнар, сафланып киткән агач ботакларына кунып сайраучы кошлар тавышы музыка аһәңедәй колакларны иркәли. Бу матурлыкка сокланып, яныбыздагы мәктәп ихатасында үскән,яшел ефәк шәл бөркәнгән каен кызы янына килеп бастым. Килүем генә булды, пырхылдап очып киткән тавыш ишетелде-шунда кунаклаган кошны куркыттым, ахры.

Кошчыкны куркытуыма эчем пошып, үзебезнең ишегалдына йөгердем. Оясыннан чыгып, Актүшем кочагыма атылды. Мине күрүенә сөенеченнән нишләргә белми, бахырым: очлаеп килгән койрыгын биетә, акыллы күзләрен уйната, әллә нинди моңлы авазлар чыгарып , үзенчә нидер көйли.

Шап итеп алдыбызга нәрсәдер килеп төште. Карасам – ашалып бетмәгән сөяк. Кем булыр бу?.. Ул арада койма башыннан әрекмән колаклы, торна муенлы күрше малаеның баш түбәсе күренде. Күз алмалары зурайган, тукмак шикелле бәрәңге борыны сөенеченнән тагын да ныграк җәелгән, иләк авызы ерылган. Мине күрүгә, шалт: кояш күрде, җил алды. Актүшне үлеп ярата инде бу, тәки берәр эт баласы алып бирмәделәр шуңа.

Өйгә керсәм, сәгать теле унга җитеп килә. Тиз-тиз генә йодрык-йодрык бәрәңгеләрне, калган яшелчәләрне турап ашарга пешерергә куйдым. Бармак битен кисеп алу һәм сары гәрәбә суганның елатуын исәпкә алмаганда, эш хәвеф-хәтәрсез үтте.

Тукта әле,теге кызыйның тавышы бер дә чыкмый, нидер эшләп ята бу кычыткан чыпчыгы!

Бетте баш! Ни күрим: өстәлдәге китапның битләре ертылган, күпме күз нурымны түгеп язылган инша дәфтәремнең битләре сызгаланган, ә үзенең бит алмалары, куллары каләм карасына баткан. Бөтен эшне энә күзеннән үткәреп ала торган укытучыбызга ничек күрсәтермен бу иншаны? Сабыр гына уйнап йөри дип, игътибар итмәдем шул тиктормас, бөтерчек наянга. Шулай инде ул, күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе-ботак тишеге. Тыны чыкмый икән, димәк, ниндидер этлек эшләгәне билгеле иде бит, югыйсә.

Сабыр канатларым сынды, берне шәп кенә тамызып алдым тегенең арт ягына…Һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга, назга-яратуга гына күнеккән сеңелем беравыкка тын калды, зур кара самими күзләрен миңа төбәде, уймак иреннәре, нәни борын яфраклары дерелдәде, кара карлыгач кашлары усал җыерылды һәм… өйдә буран куптымени:елау тавышы бөтен бүлмәне дер селкетте, колак барабанын ярды, өстәл өстендәге китаплар берәм-берәм урыннарыннан кубып, өстемә ява башладылар, шкаф өстендәге сувенир самоварның борыны идәнгә очып төште, аның артыннан әниемнең кадерле истәлек итеп саклап кына торган бәллүр вазасы челпәрәмә килде…

Кухня ягыннан кергән зәһәр ис борын яфракларын усал кытыклады. Арып, ачыгып төшке ашка кайткан әти-әниемнең аптырау катыш борчулы карашлары күз алдыма килде…

Их, ничек матур башланган иде бит бу көн!..

Хуснутдинова Алсу Алмазовна
Возраст: 13 лет
Дата рождения: 01.01.2011
Место учебы: Старомензелябашская школа имени А. Тимергалина
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Сармановский муниципальный район
Город: Сарманово