Көтү көттем әле кичә,
Чираты безгә җиткән.
Басу, кырлар, сахраларны
Күрәсем килде күптән.
Җылы яңгырлар файдасы-
Күкрәп үскән яшь чирәм
Яшел диңгез кебек булган
Минем әйләнә-тирәм.
Сыерларым туеп ятты
Ял итәләр үзәндә.
Җир җиләге ашап төштем,
Тауга менеп үзем дә.
Хозурланып карап тордым,
Ямьле тау битләренә,
» Күгәрчен күзләре » үскән
Инешнең читләренә.
Тыныч кына агып ята,
Көмештәй чиста суы.
Төбендә, кара мәрҗәндәй
Тукмакбашлары тулы.
Әй, туган ягым!
Бик яратам җәйләреңне,
Гөмбәле көзләреңне.
Әгәр синнән аерылсам,
Сагынмый түзәрменме?