XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Күршеләр, күршеләр — бик якын кешеләр.

Күрше хакы — тәңре хакы, диләр. “Кешенең бәхете — яхшы күршедә,

тыңлаучан атта һәм иркен торакта”, — диелә бер хәдистә. Без, димәк, бик бәхетле

кешеләр. Ник дигәндә, безнең күршеләр — дөньядагы иң әйбәте. Мин кечкенә

чакта безнең сул як күршебез Мөнәвәрә әби иде. Ул үзе сөйкемле, үзе юмарт,

үзе 5 вакыт намаз укучы, үзе олы яшьтә булса да, безнең белән качышлы да

уйнап алырга иренмәүче, үзе шаян да, бик сирәк кенә чакта гына моңсу да була

торган әби булып истә калган.

Олы кешене тыңлау кызыклы китап уку кебек. Элеккеге һәр кешенең

тормыш юлы китап язарлык. Мөнәвәрә әби дә бала чагы, яшьлеге, тормыш

юлы, балалар үстергәннәре һәм онык-оныкчыклары турында сөйли башласа,

аның сөйләвен авыз ачып тыңларга ярата идек. Ул сөйләгән кайбер вакыйгалар

безгә әкият кебек тә тоела иде…

Мөнәвәрә әби 1929нчы елда туа. Алар гаиләдә 4 бала була: 2 кыз һәм 2

малай. Бала чаклары юклык елларына туры килә, алар кечкенәдән ук эшләп үсә.

Ул тырышып укый һәм белем алырга хыяллана. Ләкин сугыш башлану аларның

хыял-өметләрен чәлпәрәмә китерә. 2 абыйсын сугышка алалар. “Олы абыем үзе

сугыш кырында булса да, хатларында “Сеңлем, мин сине укытам, булышам,” —

дип яза иде” дип искә ала иде Мөнәвәрә әби. Ләкин олы абыйсына туган якка

кайту насыйп булмый, ул сугыш кырында ятып кала. Ә икенчесе бер аяксыз

кайта. Язмыш бу гаиләне гел сыный. Сугыш вакытында урманга эшкә киткән

җиреннән сеңлесен агач басып үтерә. Мөнәвәрә әби авыру әнисенең бердәнбер

таянычы, терәге була. Шуңа ул якыннарын һәм авылны ташлап, укырга китә

алмый.

Тырыш һәм бик уңган булган кызны үзе кебек уңган 70 төрле һөнәргә ия

Фоат абый яр итә. Мөнәвәрә әби килен булып килгәндә, кечкенә генә өйдә Фоат

абыйның әнисе дә, әбисе дә була әле. Ул 2 гаярь әби белән уртак тел табуга

ирешә. Әбиләрнең ничек тә көен таба. Кайнанасының ачуы килгәндә: “Әйдә,

әни, биеп алыйк әле, -дип кочаклап вальс әйләндерә идем. “Әй, тилекәй,” — дип

кул селти иде дә ачу-үпкәләрен оныта иде,” — дип елмаеп искә ала иде ул.

Ул әбиләрне кадерләп карый, тәрбияли. Балалары да әбиләр тәрбиясендә

үсә. “Бервакыт кайтып керсәм, 4 яшьлек олы улым “Ватаным Татарстан”

гәҗитен укып ята,”- дип искә ала иде Мөнәвәрә әби. Шулай итеп, кечкенә Әнис

абый, әкренләп, белем гранитын кимерә башлый.

Һәр кешенең хыялы үз балаларын белемле, горурланырлык терәк

булырлык итеп тәрбияләү. Мөнәвәрә әби белән Фоат абый үз үрнәкләрендә

тырыш хезмәт белән бу максатларына ирешәләр. Мөнәвәрә әби балалары

турында горурланып сойли иде. Алар икесе дә югары белем алдылар, гаилә

кордылар, онык-оныкчыклар белән еш кайтып, булышып, хәл белеп һәм

куандырып тордылар.

Уллары Әнис абый — үзе бер китап язардай кеше. Мәктәптә укыган

елларында ук үтә сәләтле, кызыксынучан, эзләнүчән бала булып таныла.

1976нчы елда ике сыйныф экзаменнарын берьюлы биреп, вакытыннан алдан

алтын медаль белән Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Хәзерге вакытта ул —

КФУда исәпләү математикасы һәм кибернетика кафедрасы доценты булып

эшләп, ялга чыккан кеше.

Кызлары Зөлфә Фоатовна озак еллар укытучы, соңрак мәктәп директоры

булып эшләп, лаеклы ялда. Үзләре хәзер әби-бабай булып матур гына яшәп

яталар. Әнисенең зирәклеге һәм сабырлыгы, әтисенең чибәрлеге аңа да күчкән.

Мөнәвәрә әби оныкларын да аерым-аерым тәфсилләп сөйли, һәркайсын

ярата иде. Күңелле очракларын, бигрәк тә, беренче оныгын Фәнисне искә ала

иде. Чөнки Фәнис ешрак авылда кунак булган, аны әби-бабайсы кадерләп

үстергән. Үз балаларына биреп бетермәгән игътибар, наз олы оныкка мулдан

эләккән. Оныкларын Мөнәвәрә әби шатланып искә ала иде. Бу вакытта инде

аның оныклары зур, үзләре гаилә корган иде. Ул безнең белән сөйләшеп,

тормышын искә алып, уйнап кына: “Күңелне күтәреп чыгам сездән, өйдә

балалар кайтмаганда ямансу, алайса, мәчем дә мин,”- ди иде.

Балалары һәм оныклары аның хәлен белергә, күп итеп күчтәнәчен-бүләген

төяп, еш кайталар иде. Алар кайтып киткәч, Мөнәвәрә әби безгә дә күчтәнәч

күтәреп керә. Әни орыша иде инде: “Баллы ашасалар, тешләре бозыла, бирмә,”-

дип, ә ул аптырап тормый: “Баллы түгел, сөт конфеты гына ул (коровка),”- дип

елмая иде. Аның, үзенчә, безне дә сыйлыйсы килә иде. Аның тәм-томга исе

китми. Ачлык күргән кеше ризыкның кадерен белә ул: “Минем өчен ипидән дә

тәмле әйбер юк,”- ди иде. Бала чакта бу безгә кызык булып тоела иде. Су һәм

ипинең тәмен мин берничә көн ураза тотып карагач кына аңладым.

Мөнәвәрә әби кызын бик яратып искә ала иде, ләкин килене Альфинур апа

турында сөйләве аеруча кызык тоела иде. Чөнки, гадәттә, әбиләр кызын күбрәк

ярата, киленнең гаебен генә күрә. Ә Мөнәвәрә апа аңа, үзенчә, Альфинурым

дип эндәшә иде. Чөнки килене дә үзе кебек бик юмарт. Кайткан саен күчтәнәч-

бүләкләрен өеп алып кайта. Өен җыештырып, күп итеп ризыгын әзерли,

мунчасын яга, кулында ут уйната. Шуңа күрә Альфинур апайны бик яратты.

Мөнәвәрә әби гел хәрәкәттә иде. Аның өе, бакчасы ялт иткән. Бер чүп

булмый иде. Бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш бик күп үстерде. Һәрвакыт

чиста күңелле, рәхмәтле булганга, ул озын гомерле булгандыр. Аның күңелендә

бер кешегә карата да ачу- үпкә сакланмагандыр, шуңа күрә ул 91 яшенә кадәр

сау-сәламәт булып яшәде. Ул әйтәсе сүзен курыкмыйча әйтә, артында сөйләп

йөрми. Ул һәрвакыт шөкер итте. Балаларына, оныкларына хәер доганы

калдырыйм ди иде, гел догада булды. Хәтерлим әле: апам, бик куркып, инглиз

теленнән мониторингка әзерләнде һәм гадәт буенча мониторинг көнне

Мөнәвәрә әбигә аның өчен теләп торырга кушты. Апам кош тоткандай

шатланып кайтты, чөнки мониторинг бик авыр булган, ул яхшы билге алган,

яхшы укучылар да эшли алмаганда, апам кыек атыпмы, белепме, яхшы

эшләгән. “Мөнәвәрә әбинең теләге кабул булды”, — диде үзе сөенеп.

Кызганычка каршы, Мөнәвәрә әби үз акылында, йөреп торган көе, 3 көн

генә авырып, берничә ел элек арабыздан китте. Аны кадерләп соңгы юлга

озаттылар. Балалары һәм оныклары зур итеп бик матур йорт төзеп куйдылар.

Ләкин әле иске йорт та тора, тәрәзәләре безгә карап тора. Баштарак кайчан

чыксаң да тәрәзәсендә гел ут була иде. Мөнәвәрә әби арабыздан киткәч, иске

өендә бу ут сүнде. Без аны юксынабыз, тәрәзәдән уты сәламләмәгәч, бик

ямансу. Ләкин тормыш дәвам итә. Берәү китә, берәү килә, буыннар алышына,

без үсәбез. Альфинур апа белән Әнис абый да лаеклы ялда инде. Хәзер алар

үзләре — Мөнәвәрә әби кебек ялларда я бәйрәмнәрдә балаларын оныкларын

көтеп алучы әби, бабай. Алар һәрвакыт ачык йөзле, һәрвакыт ерактан олыны-

кечене сәламләүче, ярдәмчел, юмарт, эчкерсез булып кала беләләр. Нинди генә

эш-эшләгәнне күрсәләр дә йөгереп ярдәмгә кереп җитәләр: печән җыюмы,

бәрәңге алумы, алар бер эштән дә курыкмый. Бу — хәзерге заманда бик сирәк

күренеш. Элек кенә әби- бабайлар, әти-әниләр эшләрне өмә белән күмәкләшеп

эшләгәннәр. Хәзер күрше белән күрше арасында биек коймалар, ызгыш-талаш

булган заманда яшибез. Ә безнең ике як күрше арасында да бакчада — сукмак,

койма да юк. Бакчаны да бергә сукалыйбыз, бергә утыртабыз, бергә җыябыз.

Әле иртәрәк җитешкән яшелчәләр белән дә сыйлашабыз.

Әти-әни, күз тиюдән куркып, кайвакыт тьфу- тьфу дип, кайвакыт элеккедән

килгән гадәт буенча төкереп куя, күз генә тимәсен дип куркалар. Яхшы

күршеләр ул- Аллах бүләге. Күршеләр, туганнар, дуслар белән тату яшәүгә ни

җитә?! Мин һәркемгә дә безнеке кебек күршеләр телим!

Низамиева Ильзия Айратовна
Страна: Россия
Город: Балтаси