Принято заявок
1128

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Күрәчәкне күрми

Күрәчәкне күрми…
Яраткан ак сакаллы бабаема багышлыйм
Бик тә сагынып кайтты авылын Заһир. Көмештәй ялтырап агып ята торган елгасы, чиге күренмәгән ямь-яшел болыннары, шаулап үсеп утырган урманнары, искиткеч матур табигатьле җирдә урнашкан авылны ничек сагынмыйсың ди инде!? Бигрәк тә, чит җирләрдә генә йөргәннәр сагына торгандыр шулай. Шахталарда эшләп, азрак акча юнәтеп, өс – башларын яңартып кайтты. Киткән җирдә калырга да була иде. Тик ул авылына ашыкты.
Сөйгән яры, күз атып йөргән кызы бар бит аның. Шулай хыялланып кайтып, үзләренең читән киртәле иске генә өйләре янына да килеп җиткәнен сизми дә калды. Бөтен туганнары, күршеләре җыелдылар. Сөйләштеләр, сораштылар. Кайларда булдың? Ниләр күрдең? Ничек анда чит җирләрдә тормышлар? Кайларда эшләдең? Сүзләр дә, сораулар да бик күп булды.
Егет нәрсәләр генә сөйләмәде. Килгән кешеләр аны йотлыгып тыңлыйлар, кара әле син дип, тел дә шартлатып алалар. Тик йөрәген генә ишетмиләр иде алар. Йөрәге: “Эх, тизрәк кич җитсен иде дә, су буена төшәсе иде!”-диеп үрсәләнә. Заһир кайтуын авыл яшьләре минуты белән ишеттеләр. Бүген барысы да су буена җыелачак, уен- көлке, шау-гөр киләчәк су буе! Алар арасында аның сөйгәне- Зөләйха да булачак. Эх, тизрәк күрәсе иде. Азрак хәл алгач, Заһир тальян гармунын алып, иптәш малае Самат белән урам әйләнергә чыгып китте. «Әйдә, Самат, Зөләйхалар яныннан үтәбез», — диде Заһир. Авыл урамын тальян гармун моңы айкады. Әнә, Зөләйхалар йорты. Әллә кайдан күренеп, аерылып тора аларның йортлары. Өч абыйсы, әтисе торгыздылар аны. Хәлле кешеләр шул алар. Гармун тавышы аларның да тәрәзәләрен шакыды. Зөләйха тәрәзә янына барырга да курыкты. «Йөрәгем, түз! Кайткан, Заһир кайткан бит», — диде Зөләйха. Ул да кич җиткәнен түземсезлек белән көтте. Зөләйха бик чибәр, тәкәббер, горур кыз. Нинди генә кыю булса да, алар йорты яныннан узганда, Заһир да дулкынланды. Нишләптер бик борчылды, әллә нәрсә булыр кебек.
Әкренләп су буена яшьләр җыела башладылар. Заһирлар да килделәр. Күп тә үтми Зөләйха ике сеңлесе белән килеп җиттеләр. Алар күрештеләр:
-Заһир, җаным, исән- сау гына кайттыңмы?- диде Зөләйха Заһирга туры карарга оялып.
-Әйе, Зөләйха, кайттым, сине сагынып кайттым.
Заһир да чибәр, озын буйлы, кием салымнары да авыл яшьләренеке кебек кенә түел. Ул ике ел читтә шахтада эшләп кайтты. «Менә синең яныңа, сине сагынып кайттым, Зөләйха. Чык миңа кияүгә!»- дип әйтергә генә җыенган иде Заһир, әллә каян Зөләйханың абыйлары килеп җиттеләр дә, әйтә алмады егет. Алар Зөләйханы алып кайтып киттеләр. Заһир Зөләйхага пышылдап кына: «Иртәгә яучылар җибәрәм, көт яме?»- дип әйтергә өлгерде.
Иртәгәсен Заһир үзенең әтисенең абыйсы һәм тагын бер туганы белән Зөләйхаларга таба юнәлделәр. Нәрсә буласын белмәде шул ул. Юкка өметләнде егет. Аны бер авыздан: «Сиңа, син хәерчегә бирә торган кызлар бездә юк, зимагур. Зөләйханы бирерләр дип уйлама да!»- дип куып чыгардылар аларны. Заһирның бөтен хыяллары чәлпәрмә килде. Бик каты хурланды, җир упса, шунда керергә дә риза иде ул шул вакытта.
Өйләренә кайткач та үз-үзенә урын таба алмады. «Юк, монда миңа көн булмаячак, яңадан читкә китәм»- диеп, юлга җыена башлады Заһир. Аның Казанда бертуган апасы яши иде. Зөләйханы оныту өчен вакыт кирәген аңлый иде Заһир. Шул көнне үк Казанда яшәүче апасына юл тотты. Апалары белән сөйләшкәннән соң, Үзбәкстан якларында ерак туганнары китәргә ният кылды. Язмыштан узмыш юк шул. Кешене язмыш кайларга гына илтми? Заһирны язмыш Бохара шәһәренә китерде.
Авылдагы хәлләрне уйламаска тырышты. Бер ашхәнәгә пешекче булып урнашты. Татарлар бик күп, таныштылар, сөйләштерләр, бию түгәрәгенә йөри башладылар. Заһир бит гармунда уйный. Шунда бер татар кызы белән таныштылар. Ул кыз Уфа якларыннан эшкә килгән иде. Укымышлы, укытучы булып эшли, Уфада рабфакны бетергән. Исеме Фатыйма. Ятим кыз, бик акыллы, бик тыйнак. Елмаюы Заһирның күңелендәге бозны эретә алды. Сөйләшеп утырулар, туган якларны сагынып җырлау ике яшь йөрәкне якынайтты. Шулай итеп алар дуслашып киттеләр. Июнь аенда өйләнештеләр. Заһир пешекче, Фатима мәктәптә үзбәк балаларын укыта башлады. Акрынлап кына йорт та салып куйдылар. Йорт янында искиткеч бакчалары да бар. Җиләк, җимеш күп. Агачлар сыгылып тора. Шул бакчада кичләрен берсе гармун уйный, берсе өздереп җырлый. Тормыш акрын гына бара. Заһир үзен бик бәхетле итеп санады. Авылдан хат алдылар. Әниләре исән-саулар, авыл искечә, үзгәрешләр юк дисәң дә була. Зөләйха гына кызганыч. Байлыгына кызыгып, Зөләйханы хатыны үлгән бай тол иргә кияүгә бирәләр.
Заһир, Зөләйха… Ике язмыш, ике чатка аерылган юл. Язмыш юлы ул. «Язмышыңа язганны күрми, гүргә кереп булмый, »- дип юкка гына әйтмиләрдер шул.
Шулай итеп, көн артыннан көн үтә. Тормыш арбасы акрын гына алга тәгәри. Бар да үз урынында. Алар яши торган урын Бохара шәһәренең бер посёлыгы булып санала. Фатима мәктәптә завуч булып эшли, эшендә бик яраталар үзен. Заһир да:«Минем Фатыймам», — дип тора. Шулай матур гына яшәп ятканда, сугыш башлана. Заһир да августта сугышка китә.
Герман ире куе үлән,
Әллә кайтам, әллә үләм….
Каты сугышлар бара, авыл артыннан авыл, шәһәр артыннан шәһәр…. Мәскәү астында каты сугыш бара. Үлем тегермәне гомерләрне өзә дә өзә. Вата, сындыра, яндыра. Күпме яшь гомерләр өзелде, балалар әтисез калды. Шундый коточкыч сугышның бер көнендә Заһир бик каты яралана. Аны үлгән сугышчылар арасыннан бер шәфкать туташы табып алып чыгып, госпитальга озата. Бер аягын кисәләр, сул кулы эшкә яраксызга әйләнгән, аны муенына асып куялар. Заһирның башында бер генә уй, мин кемгә кирәк хәзер? Фатыймасына соңгы хат язарга булды. Хатта болай диде: «Мин хәзер госпитальдә, бер аяксыз, бер кулым эшкә ярамый. Инвалидлар йортына барырга дип гариза бирдем. Син ачуланма миңа, Фатыйма. Бу халәттә синең яныңа кайта алмыйм. Мескен кеше буласым килми»
Фатыйма хатны елый-елый укыды. «Юк, юк. Бернәрсәгә дә карамыйча кайтасың, мин синнән башка яши алмыйм. Син миңа бик кирәк!»- дип язды Фатыйма. Хатыннан алда үзе барып җитә Фатыйма Заһир янына. Карарга да куркыныч хәлдә була Заһир. Кайда поезд, кайда машина белән, кайда аркасына асып кайтып ңитәләр үз йортларына. Бар тырышлыгын, җан җылысын биреп дәвалый Фатыйма Заһирын. Тырышлыгы юкка китми: ирнең кулы акрынлап тота башлый, аягына агач аяк куялар. Нинди генә халәттә булсалар да, алар бит икәү. Аякка басу белән, Заһирны кыр бригадиры итеп куялар. Көнне төнгә ялгап эшли халык басуда. Барысы да фронт өчен, барысы да җиңүне якынайту өчен тырыша алар. Фатыймасы балалар укытуын дәвам итә. Балалар ач, ялангач. Тик шулай да укуларын ташламыйлар. Чөнки сугышта тагын да авыррак икәнен алар да белә. Сугышның бик ачы вакытлары. Тормыш авыр, ашау яклары каты-коты гына. Шулай булса да, алар өчен иң бәхетле вакыт якынлаша, аларның балалары булачак.
1943 елның 17 августында Фатыйма бер кыз бала таба. Аңа исемне Заһир үзе куша. Нинди исем дип уйлыйсыз? Әйе, Зөләйха исеме куша. Фатима бик акыллы хатын, бер сүз дә әйтми, риза була. Аңа Заһир барысын да аңлаткан була. Шулай итеп Зөләйха исемле кыз бик матур, бик шук булып үсә.
Көннәрнең берсендә Фатыйма елый-елый өенә кайтып керә. «Заһир, сугыш бетте, Аллага шөкер!»- диеп, икәү кочаклашып еладылар, сөенделәр алар. Заһир: «Әй, Фатыйма, мин генә сиңа гомерлеккә авыр йөк булам инде. Рәтле эшләрдә дә эшли алмыйм бит инде», диде. Фатыймасы:«Син нәрсә сөйлисең, син миңа бик кирәк. Аллага шөкер, син исән. Менә кызыбыз-Зөләйхабыз өчен бик кадерле әти син. Бер дә кайгырма, бик әйбәт тормыш итәрбез»,-диде.
Бер көнне Заһирны военкоматка чакырдылар. Бик куркып кына районга китте ул. Барса, сөенечле хәбәр икән. Сугышта бирелми калган ордены көтә икән аны. Балкып кайтып керә Заһир өенә.
Тормыш акрынлап җайлана барды. Зөләйхага да инде 7 яшь. «Бер малаебыз да туса, дөнья түгәрәк булыр иде»,-ди Заһир. 1952 елда Фатима тагын бала көтә. Кем булыр икән? Ходай бер малай бүләк итә аларга. Зөлфәт исемен кушалар. Заһирның шатлыгы эченә сыймый. Менә нинди була икән ул бәхетле гаилә! Бернинди байлык та, акчага да алыштырып булмый торган бәхет шушы икән ул!
Инде бар да бик әйбәт, яшибез генә дигәндә, кайгы капкасы ишекләрен ача аларның. Сугышка кадәр аларның посёклары янында немецлар урнашкан була. Бөтен Идел буе немецларын шунда куып җибәргән булалар. Шул җирлектән Артур исемле немец Фатималарның мәктәбендә немец теле укытучысы булып эшли. Бик акыллы, белемле кеше була. Бер көнне аны, халык дошманы диеп, кулга алып алып китәләр. Икенче көнне бик зур педсовет җыялар. Фатыймадан сорау ала башлыйлар:
— Ул нинди кеше, нинди сүзләр сөйләде, нинди эшләр алып барды?
— Бик әйбәт кеше иде, әйбәт укытты.
Шул сүз генә җитә Фатыйма башына. «Халык дошманы белән тыгыз элемтәдә эшләгән»- дип, Фатыйманы икенче көнне төрмәгә алып китәләр. Заһир берсеннән-берсе кечкенә 2 бала белән өйдә кала. Нинди явызлык эшләде соң аның хатыны? Дөресен әйткән өчен төрмәгә утырталар диме? Заһир ни эшләргә белмәде. Әле җитмәсә, авырлы да иде Фатыймасы. Ничекләр түзәр инде, ничек ярдәм итәргә Фатыймага? Балаларын ияртеп, хөкүмәт ишекләрен күп шакырга туры килә аңа агач аягы белән. Хаклыкка ирешә, Фатыйманың гаебе юк икәнен раслаучы кәгазьне тотып бара төрмәгә. Тик соңга кала. Фатыймага төрмәдән исән килеш чыгу насыйп булмый. Гармун моңы да өзелә авыр кайгыдан. Бу хәлләр Заһирны бик нык какшата. Балалары хакына яши ул. Казандагы апалары: «Әйдә, Татарстанга кайтыгыз. Бергә җиңелрәк булыр», — дип чакыралар аларны. Заһир балалары белән туган якларына кайтырга чыга. Тормышны яңадан башларга туры килә аларга. Шулай да бирешми яши алар. Фатыймасын беркем дә алыштыра алмаганын аңлый Заһир. Шуңа күрә башка өйләнми. Бар гомерен балаларына багышлый. Балалары югары белем ала. Хәзерге көндә кызы Зөләйха Казанда бала тудыру йортында баш табибә. Улы- мәктәп директоры. Икесенең дә гаиләләре бар.
Ә беренче мәхәббәте Зөләйха кайда? Ул да Казанда. Ире сугыштан кайта алмаган. Икегә аерылган язмыш юлы аларны балалары аша тоташтырды. Заһир улы Зөлфәт өчен кыз сорарга баргач, телсез калды. Ишекне Зөләйха ачты. Зөләйха кызы Алсу аның улының яраткан хатыны. Заһир белән Зөләйха мәхәббәте яшьлек еллары белән бергә артта калган. Менә шундый аларның язмышы.
Бүгенге көндә Заһир бик яраткан дәү әти. Оныклары аның янына басып намаз укыйлар. Дәү әниләре Фатыйма рухына багышлап дога кылалар. Ел саен Үзбәкстан якларына барып, Фатыйма каберенә дога кылалар. Менә шундый язмыш китабы язылган Заһирга. Дөрес әйткән шул әби-бабайлар: күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый.

Шамкина Диана Марсовна
Страна: Россия
Город: Казань