XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Күптәнге хыял

Кечкенәдән үк яратты Ирек атларны. Шәһәрдә торса да, аның куңеле гел авылга ашкынды. Ял көннәре җитсә, күңеле үзенә урын таба алмый башлый. Күрше абыйларында гына булган Очкынны сагына ул. Әтисе аңа: “Сиңа ат җене кагылган”, — ди. Авылга әбисенә кайткач, ул өстен генә алыша да күршеләренә ашыга. Кайчан керсә дә, аны күрше Мансур абыйсы куып чыгармый, ачуланмый, ә киресенчә, үзе белән ат абзарына алып керә, атны иркәләргә рөхсәт итә. Ирек моңа кош тоткандай сөенә. Мансур абыйсы аны акрынлап ат җигү, аңа атланып йөрү серләренә төшендерде. Атка атланып йөргәндә Ирекнең йөрәге йөрәк читлегеннән сикереп чыгардай булып талпына башлый. Һәм Ирек хыял дөньясына чума: “Их, тизрәк үсәсе дә, ат ярышында катнашасы иде”. Мансур абыйсы да бит аны гел җилкендереп тора: “Үсеп кенә җит әле, ат чабышларында катнашырсың”, — ди.

Бер ялда кайтканда аны авылда искиткеч сөенче көтә иде. Мансур абыйларының Очкыны колынлаган. Аның колыны да әнисе кебек кап-кара, маңгаенда ак табы бар. Ирек бу тапны күргәч үк колынга “Йолдыз” дип исем кушарга рөхсәт сорады. Әлбәттә, Иреккә рөхсәт иттеләр. Хәзер инде атна саен авылга кайтыр өчен тагын бер сәбәп булды. Колыны да бит аның Ирекне яратты, аның кайтканын көтеп кенә тора. Ул капкадан күренү белән нишләргә белми, койма аркылы сикереп чыгардай була. Ә моның төп сәбәбен беләсезме соң сез? Сере бик гади аның: Ирек Йолдызны кайткан саен шикәр, кәнфит белән сыйлый. Мансур абыйсы аны шаяртып: “Болай сыйласаң, Йолдыз тешсез кала бит”, – дип көлә.

Шулай кайта-китә йөри торгач, Йолдыз да зур үсте. Ирек тә 7 нче сыйныфны тәмамлады. Мансур абый Йолдызга зур өметләр баглады. Шулай булмыйча, ул бит чабышкы нәселеннән. Ирек күрше абыйсының сүзләрен бик яхшы хәтерли: “Йолдыз үссен генә әле, чабышта беренчелекне беркемгә дә бирмәс!”.

Менә язгы чәчүләр бетте. Һәркемнең көтеп алган Сабантуй бәйрәме якынлашты. Бер атнада кайтуында күрше абыйсы Иреккә Сабантуйда Йолдыз белән ат чабышында катнашырга тәкъдим ясады. Ирек бу тәкъдимгә ничек риза булмасын инде! Ул бит аның күптәнге хыялы. Риза, әлбәттә риза!

Менә ул көтеп алган көн дә килеп җитте. Ирекнең, ниһаять, хыялы чынга ашачак. Беренче киләме ул, юкмы – анысы мөһим түгел. Аның тормышында әле җиңүләр күп булыр. Ул быел бер нәрсәне аңлады: мәктәпне бетергәч, ул авылга кайтачак һәм күрше абыйсы кебек атлар үрчетү белән шөгыльләнәчәк.

Зямилова Айзиля Ралифовна
Страна: Россия