XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
  Күпне белергә теләүче тиен баласы.

            

                                                                Күпне белергә теләүче тиен баласы.

    Борын-борын заманда түгел, безнең көннәрдә бик матур бер урман аланында, зур имән куышында бер тиен яшәгән ди. Тиеннең бер дә тик торырга яратмаган бер кызы булган.Тиен  кызы бик кызыксынучан да икән. Аның яңа җирләрне күрәсе, илләр гизәсе , сәяхәткә чыгасы килгән. Тик әнисеннән бу турыда сорарга курыккан ди.

    Көннәрдән-беркөнне тиен  кызына әнисе велосипед бүләк иткән. Әй, сөенгән, тиенкәй! Әнисенә дә әйтергә онытып, велосипедына утырып сәяхәткә чыгып киткән ул. Адашмас өчен үзе белән юлга глобус та алган. Бара икән, бара икән, ниһаять, бер аэропортка килеп җиткән. Ә анда самолетлар ерак илләргә оча икән. Тиен кызының да самолетка утырып очасы килгән. Ике дә уйлап тормыйча, велосипедын калдырып самолетка утырган ди. Алар бик биектән зур океан аркылы очканнар! Тиен кызы гаҗәпкә калып карап барган! Чөнки аның моңа кадәр өеннән ерак киткәне булмаган. Кинәт шул кадәр зур самолетка утырып күктә оч әле син, үзең дә шаккатырсың!

    Тиен, кызы югалганны белгәч, кая барырга, нишләргә белмәгән. Тик кызы турында бер нәрсә дә ишетмәгән. Урмандагы бөтен җәнлекләрдән, кош-кортлардан сорап караган. Кызганычка каршы, берсе дә күрмәгән, белмәгән була.

    Бу вакыт тиен кызы исә океандагы бер утрауга төшеп калган. Утрау искиткеч гүзәл, сихри булган. Андагы бөтен нәрсә тылсымлы булган. Хәтта агачлар да сөйләшкән. Тиен кызы бөтен дөньясын онытып шунда яши башлаган ди. Тик, бер көнне ,матур бер кошчык, очып килеп, аңа әнисе турында сөйләгән. Тиен кызы үксеп елаган. Әнисен дә үзе янына китерергә теләгән. Теләгенә дә ирешкән. Чөнки кошчык тылсымга ия булган. Бер талпынып канатларын каккан һәм Тиен пәйда булган. Әнисе белән кочаклашып елашканнар да, серле утрауда яшәргә калганнар ди. Бүген дә утрауда көн күрәләр икән. Бер дә кайтасылары килми ди. Мин дә аларны күрдем. Чынлап та бик бәхетле яшиләр.

Абдуллина Альфинур Айратовна
Страна: Россия
Город: Зеленодольск