Принято заявок
2686

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Көндәлегемдәге язулар: лагерьга беренче сәяхәт

Менә безнең якларга да ямьле җәй килеп җитте. Урамда кояш кыздыра башлады инде. Иртән ул үз нурлары белән безне уята; кошлар, үз җырларын сайрап, безгә күңел ачалар.

Җәй, барлык ел фасылларыннан, минем иң яратканы! Җәен кешеләр ял итәләр, җылы якларга, диңгез янына баралар; ә кайбер балалар лагерьга китәләр. Мин дә быел лагерьга җыендым. Ләкин үзем генә түгел, ә Зәринә исемле дустым белән. Әллә нинди лагерь түгел ул! Ул — «Сәләт Җисем». Бу лагерь бу елда гына туды! Без аның беренче балалары, сәлкешләре! Нәкъ без Сәләт Җисем аланының тарихын яза башладык! Хәзер мин сезгә лагерь белән танышу турында язып китәм…

Җәйнең уртасы җитте. Без, Зәринә белән, кирәкле әйберләребезне җыеп, иртән торып, Казанга килеп җиттек. «Сәләт Йорты»нда регистрация башланган иде инде. Без, йокыны туйдыра алмыйча, зур чиратка бастык. Сөйләшеп, көтеп, торып, регистрацияне үттек.

Кузгалуга кадәр әле вакыт күп иде, шуңа күрә без холлдагы софаларга утырырга уйладык. Кеше күп. Син беркемне дә белмисең.

Утырып торуыбыз озакка сузылмады, чөнки яныбызга Рөстәм абый исемле әйдаман килде. Ул безгә: «Әйдәгез, кызлар, барыбыз да басабыз, хәзер бер беребез белән танышабыз!» Без азрак уйланып калдык, ләкин, Рөстәм абый сүзен тыңлап, башка балалар янына килдек. Танышу башланды.

Барыбыз зур түгәрәккә бастык. Һәр теләгән кеше, шул түгәрәк уртасына чыгып, үз исемен һәм яшен әйтергә тиеш иде. Мин бераз каушадым, куркып калдым, чөнки лагерьга беренче тапкыр киттем. Зәринә дә чыгарга курыкты. Шуңа күрә без бергә, сүз әйтмичә генә басып тордык. Хәзерге вакытта, бу юлларны язганда, мин куркып калганга бераз үкенәм.. Ярый, танышу үтте. Безне төркемнәргә бүлә башладылар. Мин дүртенче төркемгә эләктем…

Хәзер инде янымда Зәринә юк иде, чөнки аны икенче төркемгә билгеләделәр. Миңа алдымда басып торган кешеләр белән танышырга кирәк иде. Ах! Нинди шатлык! Шул ук минутларда мин шәп кызлар белән таныштым! Эльвина белән Әминә бик игелекле кешеләр булып чыктылар! Ә тагын әйдаманнарыбыз да иң яхшы: Алия Апа белән Данил Абый. Мин аларны беренче көннән үк яраттым! Алар безнең белән шундый җылы сөйләштеләр; без бер беребез белән аралашсын өчен, төрле уеннар уйлап чыгарырга тырыштылар. Шулай вакыт та узып китте. Кузгалырга кирәк…

Автобуста мин танышкан кызларым белән утырдым. «Зәринә кая соң?» — дип сорасагыз, аларны икенче автобуска утырттылар. Тик мин моңсуланырга уйламадым. Янымда яңа дусларым бар иде бит! Юл озын, өч сәгать барырга кирәк иде! Без, кызлар белән, сөйләшеп утырдык…

Вакыт тиз үтеп киткән шикелле тоелды. Без килеп тә җиттек. «Менә ул — иҗат дөньясы!» — диеп, мин безнең база эченә кердем. Хәзер безгә бүлмәләргә урнашырга кирәк иде. Зәринә мине кеше арасында тапты, һәм без икәү бер бүлмәгә үтендек. Безнең үтенүебезне кабул иттеләр! Шатлануыбыз түбәгә тиде, без канәгать идек. Данил абый безне бүлмәгә кадәр озатып куйды. Без кердек тә, бүлмәдәшләребезне күрдек. Шунда ук таныша башладык. «Кызлар, Диләрә белән Дарина, шундый яхшы кешеләр!» Мин шул вакытта аңлап алдым: безгә бик күңелле булачак! Һәм шулай килеп тә чыкты. Һәр туры таякта, ашханәдә, урамда без бергә булдык! Ә Эльвина белән Әминә безнең күршедә тордылар! Шатлык бит ул! Борчылмагыз, үз төркем белән дә мин дуслаштым. Алар мине яраттылар, ә мин аларны, бик яратып, әле дә җылы итеп исемә төшерәм…

Лагерьда мин унсигез көн булдым. Күп яңа дуслар таба алдым. Мин тоям: алар миңа чын дусларым. Тормышымда бу иң якты, җылы, мәңге онытылмаслык көннәрнең унсигез көне!

Тәмле ашау, яхшы зарядка, кызыклы дәресләр һәм мастер-класслар, иң шәп кичке чаралар! Безнең бит әле зур фестиваль да узды! Минем бу хикәямдә сезгә һәр көнемне язып, аның үткәне турында сөйлисем килә. Әмма вакытым һәм кәгазь битләрем җитмәс дип уйлыйм.

Һәм, минемчә, бу лагерьда беренче тапкыр булуым турында түгел, бу минем икенче гаиләмне табу турында хикәям булды…

Салаватова Зиля Рафаэлевна
Страна: Россия
Город: Васильево