XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Күлмәк

                                                         Күлмәк.

         Төне буе күлмәк текте Сәрия.Елый- елый, истәлекләргә чума- чума, язмышка үч иткән кебек, үртәлә-үртәлә, син мине сындыра алмассың дия-дия текте. Бик кирәк иде шул күлмәк. Иртәгә бердәнбер кызының  чыгарылыш кичәсе бит . Ул анда кеше алдында кимсенерлек булырга тиеш түгел.Юк! Ул анда барысыннан да гүзәлрәк булырга тиеш!

        “Хезмәт хакы бирсеннәр дә,шул көнне үк Казанга барып,сиңа иң матур күлмәк алып кайтырбыз”,- дигән иде ул кызы Гүзәлгә. Менә бирерләр, менә бирерләр дия-дия, никадәр вакыт үтеп тә киткән. Ике көннән чыгарылыш кичәсе булачак. Ә анда киелә торган күлмәк әле һаман алынмаган. Әле монысы нәрсә- бу борчу борчу булмаган икән. Сәрияне көтмәгәндә,эшеннән кыскарттылар. Кыскарттылар дип ,бер аны гына кыскартмадылар инде. Берьюлы 30 лап кешене. Заводның хезмәт хакы түләргә акчасы юк.Бюджетта акча беткән. Өстә утыручылар мәсьәләне шул рәвешле хәл итеп куйганнар. Компенсация түгел,хәтта 2 айга тиешле хезмәт хакының берсен дә түләмәделәр. ”Акча юк” диделәр. Сәрия нишләргә дә белмәде.Кызына күлмәк аласы бар бит. Җитмәсә ,Гүзәле дә :”Миңа арзанлы , килде- китте күлмәк кирәкми. ӘнәАлия(Гөлия,Лилия,Света һ.б.) 4-5 меңгә алганнар. Минем дә алар шикелле,  кибеттән аласым килә , базарныкын кимим”,-ди. Инде бу хәбәрне хәзер кызына ничек җиткерер?!…

         Гүзәл кич буе елады. Ашамады,эчмәде. Хәтта компьютерын да кабызмады. Елады-елады да, кинәт тынып калды.”Әни! Мин бәйрәмгә бармаячакмын!”-диде дә бүлмәсенә кереп китте.

         Икенче көнне мәктәпкә дә бармады.Сәрия моның өчен  шелтәләмәде кызын, бер сүз дә әйтмәде . Аңлый бит ул-анда сүз гел бер тирәдә- бәйрәмгә кем нәрсә кия, күпмегә алган,чәчен ничек ясый, тырнакларын ничек буйый-шул турыда гына барачак.Ә Гүзәл нәрсә әйтсен-“Минем кияргә киемем юк,шуңа күрә зарыгып көткән чыгарылыш кичәсенә бармаячакмын,-дисенме?!

       Сәрия әле өметен өзмзгән иде. Бәлки берәрсе бурычка биреп тормасмы дип уйлады. Күршесенә шакыды-ачучы булмады. Алар,мөгаен,тагын дачададыр. Көннәр әйбәт тора бит. Апасына шылтыратты. Анда да акча юк иде. ”Иремә менә- менә бирергә тиешләр.үзебез дә дүрт күз белән көтәбез”-диде.

       Нишләргә соң ?! Аның бердәнбер кызы.күз карасы гомердә бер генә була торган чыгарылыш кичәсез калыр микәнни?!

      Бер юл бар барын-элекке иреннән сорый ала. Ләкин Сәрия аннан мәңге сорамаячак. Моңарчы сораганы булмады,моннан соң да ,башын иеп, бармас. Акыллы ата булса, үзе белеп бирер иде.Унбиш елдан бирле ,кызына акча бирү түгел , бер мәртәбә дә хәлең ничек дип тә шылтыратканы да юк бит. Гүзәлгә 2 яшь чагында , берни әйтми-аңлатмый,чыгып киткән иде ул. Сәрия кеше аркылы соңыннан гына белде-йөргән нәрсәсе малай тапкан икән. Шул шатлыктан сөяркәсе янына китеп барган иркәсе .Сәриядән дә бик каты малай таптырасы килгән иде шул аның . Кыз туу кайгысыннан,бигрәк тә табиблар хатынының башка бала таба алмаячагын әйткәч, атна буе баш күтәрми эчкән иде…

        Әллә балдагын ломбардка тапшырыргамы? Анда бирсәң дә,әллә ни күп акча эләкмәс инде, ”базар күлмәгенә дә җитмәс. Аяк киеме дә кирәк бит.

Әллә күлмәкне үзе тегеп карасынмы икән? Ник! Яшь чагында шәп тегә иде бит ул! Күрше- күләнгә ,дус кызларына матур гына  күлмәкләр тегеп бирә иде. Тик…материал алырга тагын акча кирәк ! Һаман шул акча мәсьәләсе! Эх… ясап кына чыгарырсыңмени! Иртәгә чыгарылыш кичәсе. Кызы күлмәксез.

          Әллә… Сәрия урыныннан сикереп торды да,тизрәк шкафны актарырга кереште. Бар әйберне ала-куя- үзенең туй күлмәген эзли иде ул. Йөрәге дөп- дөп  тибә,үзе ашыга-кабалана. Бер тәвәккәлләгәч,уемнан кайтмагаем,диде,бугай.

          Төне буе күлмәк текте Сәрия. Үзенең туй күлмәгеннән үзгәртеп текте. Итәген кыскартты,аны ефәк челтәр белән урап чыкты. Күлмәк озын җиңле иде. Бер генә секунд уйланып торды да, җиңнәрен дә ,якасын да кисеп атты:ачык түшле итеп эшләде.  Күкрәк астыннан ефәк тукыма тегеп чыкты да,аны энҗе-мәрҗәннәр белән бизәде.  Караңгы төшкәнче дип,тиз генә.туй балдагын да ломбардка илтеп кайтты. Шул акчага мәрҗәнле муенсалар  белән ак босоношкилар,кызының озын дулкын чәченә тагарга ак чәчәкле заколки алды.

        … Таң беленеп килгәндә ,Сәриянең эше беткән иде. Сөенеченнән ул бармаклары сызлаганын да,аркасы авыртканын да сизмәде.

          Элгечтә,аккош сыман ак,күз явын алырлык матур,зәвыклы,соңгы мода белән тегелгән күлмәк үз хуҗасын көтеп тора иде…

 

Мингазова Гульназ Рамилевна