Күктән төшкән могҗиза.
Ышану. Ничек анлыйсыз сез бу сүзне? Юк, бу кешегә ышану, алдануларга ышану түгел. Бу ниндидер мөһимрәк, зуррактыр, ул безне чарасыз гамәлләрдә, чыннан да, дөньяга икенче төрле караш белән карарга өйрәтә.
Хикәямдәге геройлар Хәсәновлар — гадәти татар гаиләсе. Аларның 3 гүзәл кызлары бар. Зурысының исеме — Алсу, аңа 13 яшь, уртанчысының — Зөһрә, 10 яшь, кечесенең-Алия, аңа әле 7 генә яшь. Килешәсездер, 3 кызның әти-әнисе булу — үзе зур бәхет. Аларның гаиләсендә барысы да әйбәт: зур өйләре, 3 кызлары, аларга тормыш — әкият кебек тоела. Гаиләбезнең хуҗасы — Райнур, ул ветеринар, күптән түгел генә алар үзләренең бөтен акчаларын ветеринария пункты төзүгә тоттылар. Ул гаиләсен бик ярата, алар өчен барысын да эшләргә әзер. Кызларына инде 4 кечкенә эт алып кайтты. Балаларның шатлыкларына чик булмады. Райнурның хатыны — Әдилә, ул бөтен вакытын балаларына багышлый. Өлкән кызлары — Алсу, футбол уйнарга ярата, аңа 13 кенә яшь булса да аның инде 5 кубогы бар. Җәйләрен өй тирәсендә сеңлесе Зөһрә белән футбол уйныйлар. Зөһрә укырга ярата, күбесенчә, француз шигырьләрен, әсәрләрен үз итә. Ул Франциягә барырга хыяллана. Менә инде ул ничәнче китапны укып чыга. Аның башкаласы — Париж шәһәре белән дә таныша. Кечкенә кызлары — Алия, яңа гына укырга керде, үзенчә үзсүзле кыз, шаярырга бик ярата.
Хәсәновлар гаиләсендә хайваннар күп. Алар барлык җан иясен ярата, шуңа күрә дә ветеринария пункты ачтылар. Һәр җомга көнне алар мәчеткә баралар. Балаларын яшьтән үк Аллаһка ышанырга өйрәтәләр. Менә бүген җомга , алар якындагы мәчеткә барып кайттылар, өйгә дусларын, күршеләрен чакырып, чәй эчеп алдылар.
Кич. Әнисе Алсуның бүлмәсенә керде. Алсу инде яткан иде. Һәр көн әниләре кызлары янына кереп, аларга хәерле төн теләп чыга. Бүген дә шулай хәерле төн теләгәч, кызы Алсуга сорау бирде:
-Бүген Аллаһтан ни сорадын, кызым?
Алсу аңа елмаеп:
-Киләсе футбол ярышында да җиңүемне теләдем, әнием! — диде. Әнисе елмаеп, кызын үбеп, чыгып китте.
Зөһрә кызы һаман китап укый, әнисе аны бүлдермичә генә бүлмәсенә керде. Зөһрә әнисен күреп алды, китабын читкә куйды, бу китапның исеме “Париж буенча сәяхәт”. Әнисе кызын үбеп:
-Ни теләдең, кызым, бүген? — дип сорады.
Зөһрә:
-Әтиемнең ветеринария пункты уңышлы эшләсен һәм безгә тагын этләр алып кайтсын иде,- дип җавап бирде.
Әнисе:
-Кызым, бездә болай да 4 эт, кая тагын эт алыйк, рәхмәт шундый теләгең өчен, барыбызны да кайгыртасың! — дип шатланып, яңадан үбеп алды. Ниһаять, кечкенә кызы Алиягә дә чират җитте. Алия әнисен кочып алды да:
-Әнием, беләсеңме мин ни теләдем?
Әнисе елмаеп:
— Юк, кызым, белмим шул -диде.
— Ике апам да миннән иртәрәк тормасыннар иде дип теләдем, алайса алар иртә торалар да мине уятмыйлар, үзләре генә уйныйлар! — диде, җитди караш белән. Әнисе көлеп:
-Кайгырма, кызым, алар синнән иртәрәк тормаслар, — дип, үбеп алды.
Менә Райнур белән Әдилә дә йокларга яттылар. Төн матур, йолдызлар җемелди, тыныч. Шушы тынлыкны Зөһрә бозды. Берзаман ул бүлмәсеннән йөгереп чыкты, әнисе анын тавышын ишетеп, аның артыннан йөгерде. Зөһрә тизрәк йөгереп, туалетка керде. Әнисе аны күреп аның янына килде. Зөһрә косты. Райнур тавыш ишетеп алар янына чыкты. Шушы хәлне күреп:
-Ни булды? — дип сорады.
-Зөһрә бүген нидер ашаган, ярамаган күрәмсең, – диде әнисе. — Без бит барыбыз да бер әйбер ашадык, аны докторга күрсәтергә кирәк иртәгә, — диде аптырап. Әнисе белән әтисе тиздән кире яттылар.
Икенче көнне Зөһрәне докторга алып бардылар, доктор Зөһрәнең исән-сау, бер җире дә авыртмаганлыгын әйтә. Ләкин Зөһрәнең корсагы нигәдер өшешә башлады. Доктор аның анализларын тикшерде, яңадан Әдилә белән Райнурга кызлары сау-сәламәт булуын әйтте. Әдилә ни әйтергә белмәде, сүзләрен җыеп:
-Доктор, ул инде 2 көн буе үзен начар хис итә, нишләргә белмибез, нидән соң шулай алайса, аңлатыгыз мина! -диде. Докторның җавап бирүе аларга бик тә ошамады:
-Вирус инфекциясе, тиздән бетәр, кайгырмагыз! — диде ул.
Әдиләгә бер яктан җиңел дә булып китте, ләкин аның йөрәге кызына нидер булуын сизә, шуңа күңеле бик тыныч түгел иде.
Икенче көнне төнлә белән Зөһрәнең “Әни!” дигән тавышы Әдиләне куркытып уятты. Әдилә тизрәк Зөһрә янына йөгереп керде. Ни күрсен Зөһрә корсагын тотып, җанны өзәрлек тавыш белән елый. Әдилә куркуыннан нишләргә белмәде, Райнурны уятты. Шунда ук Зөһрәне хастаханәгә алып киттеләр. Әдилә белән Райнур докторның бушаганын көтеп, тизрәк аңардан Зөһрәгә ни булуын сораштылар. Доктор һаман Зөһрәгә берни булмавын, тиздән аны өйгә алып кайтырга яравын әйтте. Әдилә инде депрессиягә бирелде, ул ни эшләргә белмәде. Ул сизә барысын да сизә, ләкин докторның шулай әйтүе аны явызландыра гына бара. Ул ачы тавыш белән:
— Без бу хастаханәгә өченче тапкыр киләбез, өченче тапкыр сез безгә Зөһрәнең сау-сәламәт булуын әйтәсез, мин ышанмыйм, аңлыйсызмы сез шуны, ышанмыйм, ни өчен аның корсагы шешә бара, аның эче авырта, көннән-көн ул авырту көчәя бара һәм сез мина ул сау-сәламәт дисез?! Китерегез миңа бүтән докторны, башка доктор карасын, мин моннан беркая да китмим, минем кызыма ни булганын белмичә! Бу тавыш бөтен хастаханәгә яңгырады. Доктор шунда ук яңа докторны алып килде. Сәгать буе ул Зөһрәне карады, анализлар алды. Ниһаять, ул болай диде:
-Сезнен кызыгызның ашказаны эшләве бозылган, тизрәк операция ясарга кирәк. Ничә көн буе Зөһрәне караган доктор, читтә генә ни әйтергә белмичә, үзенең гаебен аңлап бары тик “Гафу итегез” дип китеп барды. Әдилә белән Райнур хәлнең авыр булуын аңладылар, шунда ук операциягә ризалаштылар. Кичкә хәтле алар хастаханәдә көттеләр. Доктор чыкты. Әдилә тизрәк доктор янына барып сораша башлады. Ләкин докторның кыяфәте бик тә тыныч түгел иде. Доктор җавап көткән әти-әниләргә болай диде:
— Операция барышында кызыгызның башка авыруларын да күрдек, — дип әйтеп бетергәнче, аны Әдилә бүлдерде:
-Ләкин сез бит аны дәваладыгыз, шулаймы?
Доктор аңа :
-Әйе, шулай, ләкин, аңлыйсызмы, аның ашказанының моторикасы бозылганы ачыкланды. Райнур аның ни әйтүен аңлап алды. Әдилә аңламыйча Райнурдан сорады, Райнур аңа:
-Ул ашказанының эшләмәве, — диде.
Доктор сүзен дәвам итте:
-Андый авыру, кызганычка каршы, төзәлмәслек. Ул ризыкны ашый алмый, ашказаны аны эшкәртми, шуңа күрә ризыкны махсус трубка аша аның организмына кертергә була,-диде. Әдиләнең күзләренә яшь килде, башын өскә күтәреп “Нигә шулай?” — дигәндәй карап куйды, күз яшьләрен күрсәтмәс өчен “Гафу итегез” — дип чыгып китте. Доктор Райнурга чит илдәге танылган докторга ярдәм сорап барырга кушты, шундый хәлдә ул гына ярдәм итә алачагын белдерде. Райнур рәхмәт әйтеп, Әдилә артыннан йөгерде.
Кич. Өйдә балалар телевизор карый. Әдилә урамда үксеп-үксеп елый, аның йөрәге кайгы килүен күптән сизде, ул бөтен дөньяга ачулы күзе белән күккә карый. Шунда ул “Ишәтәсеңме син безне? Ишетмисең…” дип ачуланып, Райнур янына керде. Райнурга тизрәк чит илдәге докторга язылырга кирәклеген, бер минутны да югалтырга түгеллеген аңлатты. Райнур Әдиләнең хәлен аңлап, аны тынычландырды, барысын да җиңәрбез дип әйтте. Шул вакытта Әдилә чыннан да тынычланды.
Кичке аш вакыты. Зөһрәнең борынында махсус трубка. Әнисенең кайчан нинди дарулар, трубка аша җибәрергә кирәкле препаратлар язылган дәфтәр өстәл читендә ята. Менә Зөһрәгә шуның берсен җибәрергә. Зөһрәнең кыяфәте бик күңелсез. Аңа күпме авыртулар аша узасы бар. Шуңа да карамастан, ул үзен беркемгә дә кирәкмәгән баладай хис итми, ул ышана, Аллаһ Тәгалә аны күрә, ул аңа ярдәм итәчәк, ул ышана…
Икенче көнне Райнур эшкә китте. Әдилә чит илдәге докторга шалтыратты, ләкин трубканы алучы булмады. Ул аның хастаханәсенә язылды, ләкин Әдилә списокның иң азагында. Ул докторга ел буена пациентлар язылган, алар бик күбәү, Әдиләгә чират килеп җиткәнче Зөһрә үлеп китәргә дә мөмкин… Әдилә нишләргә белмәде, ул үз күзләре белән Зөһрәнең сула баруын күрде… Юк, вакытны югалтырга ярамый. Райнур эштән кайткач, ул анарга иртәгә үк Зөһрә белән чит илгә китүен әйтте. Райнурга бу хәбәр бик үк ошап бетмәде. Ул Зөһрәгә чират килеп җитмәгәнлеген, көтергә кирәклеген аңлата, ләкин шул ук вакытта вакытның узуын да аңлап тора. Шуңа күрә ул анарга ризалык бирде, Алсу белән Алияне аңа үзенә карарга була. Зөһрәне дәвалар өчен бик күп акча кирәгә, шуңа күрә ул көне-төне ветеринария пунктында хайваннар дәваларга мәҗбүр булды.
Әдилә Зөһрә белән чит илгә уңышлы гына килеп җитте. Шунда ук Әдилә тиешле хастаханәне табып, анда барырга уйлады. Менә балалар хастаханәсе, моңарчы ул шундый хастаханәгә аяк басасын бер дә уйламаган иде, тормыш безнең өчен уйлый шул. Хастаханәдә бик күп бала, аларны санап бетерерлек түгел, никадәр авыру бала. Әнә яман шеш белән авыраучы баланы коляска белән алып киттеләр, әнә куллары булмаган бала, әнә бер баланың авыртуына түзәлмичә елавы, күпме кайгы бала күзләрендә… Әдилә аңына килеп, якындагы кабул итү бүлмәсенә керде. Ягымлы гына утыручы яшь кыз, аның ничәгә язылуын сорады. Әдилә тиз генә докторны күрә алмавын аңлап:
-Мин списокның иң ахырында торам, зинһар аңлагыз, минем кызым белән барысы да яхшы иде, күптән түгел генә ул авырады, врачлар аңа төзәлмәслек авыру диагнозын куйдылар, — дип, елап җибәрде. Ахыргы сүзен әйтеп бетергәнче кыз аны бүлдереп:
-Кызганычка каршы, мин сезне докторга кертә алмыйм, авыру балалар бик күп, барысына да тиз кирәк, — диде. Әдилә аңа яңадан:
-Сезнең балаларыгыз бармы? Минем өчәү, без бик бәхетле гаилә идек. Менә карагыз, бу даруны без иртә сәгать 7:00 да эчәбез, ә менә монысын 9:00да, һәр 3 сәгатькә бер мин анарга авыртуны җиңеләйтә торган дару бирәм. Аннары сәгать 10:00 да менә моны бирергә, трубка аша менә моны җибәрергә була, менә — дип кызга сузды. Кыз Әдиләнең авыр хәлдә булуын аңлый, ләкин берничек тә булыша алмый. Әлбәттә, бу хәл беркемне дә битараф калдырмый, ләкин ул кабул итүче бүлмәдә утыручы гына. Әдиләне өметләндереп:
-Буш вакыт булуга мин сезне язып куярмын, номерыгызны калдырыгыз, сезгә шалтыратырлар,- диде. Әдилә Зөһрәне алып, чыгып китте.
Әдилә өметсезлеккә бирелде, Аллаһка ышануны тәмам югалта башлады. Ул аңа, киресенчә, ачулы. Райнур аңа һәрвакыт ышануны югалтма дия иде, ләкин Әдиләнең ышануы тәмам югалды. Ул аңламый, ни өчен Аллаһны яратучы Зөһрәгә ул шундый авыртулар китерә? Нигә ул шулай эшли? Нигә шәфкатьле,гөнаһларны кичерүче Аллаһ Тәгалә аларга шундый кайгы китерә?
Берничә көн үткәч, Әдиләгә хастаханәдән шалтыраттылар. Докторның бушаганы билгеле булгач, Әдилә шунда ук Зөһрәне доктор янына алып китте. Доктор бик яхшы кеше булып чыкты, булдыра алганча Зөһрәгә ярдәм итәргә тырышты. Зөһрәнең авыруы белән танышкач, доктор мондый нәтиҗә ясады: чыннан да аның авыруы төзәлмәслек, анын ашказанының өске өлештәге органы эшли, ә аскы өлештәгесе эшләми, параличланган. Ләкин доктор Әдиләгә Зөһрәнең авыртуын бетерүче һәм махсус трубка ярдәмендә түгел, ә кайбер ризыкны ашап эшкәртергә ярдәм итүче препарат тәкъдим итте. Әгәр препарат ярдәм итсә, Зөһрәнең хәле яхшырырга мөмкин. Шушы сүзләрдән соң, Әдиләнең өмете кабынды. Һәр ике атна саен доктор тикшеренергә килергә кушты. Әдилә кызы белән кире үз иленә кайтып китте.
Әдилә боларның барысы да күп акча таләп иткәнен аңлый, шуңа уңайсыз хәлдә, нишләргә белми. Райнур аны тынычландырып тора, чөнки ул кызы өчен көне-төне эшли, акчаның булуын гарантияли. Менә шушы препаратны куллануның беренче көне, ләкин Зөһрәнең авыртуы бер дә бетми, бертуктаусыз авыртып тора. Әдилә Зөһрәнең шундый хәлдә булуын бер дә теләми, ләкин бернишли алмый. Чит илгә тикшеренүгә килгәч, доктор препаратларның ярдәм итмәвен әйтә. Әдилә бөтенләй өметсезләнә. Зөһрәгә шушы хастаханәдә калырга туры килә. Көннән-көн Зөһрәнең авыртуы арта бара. Зөһрәнең “Үлсәм, хәерлерәк булыр иде!” — дигән сүзләре Әдиләнең нәкъ йөрәгенә үтеп керә. Әдилә аңа:
-Кызым, нигә алай дисең, үлсәң без яныңда булмыйбыз бит, Алсу белән Алия дә булмый, ник алай дисең, кызым?” — дип аңа аңлатмакчы була.
Зөһрә аңа күзе тулы яшь белән:
-Әнием, беләм, гафу ит мине, ләкин мин үлсәм, мин оҗмахка эләгәм, ә анда мондый авыртулар булмый, мин тизрәк авыртуның бетүен телим! — диде. Әдиләнең күзләреннән кайнар яшьләр ага башлады. Зөһрәнең дә өмете өзелүен күреп, аңа икеләтә авырга туры килде.
Тиздән Әдилә белән Зөһрә өйләренә әйләнеп кайттылар. Ләкин, бәла үзе генә килми дигән әйтем бар. Чынлап та, килми икән шул.
Туган ил, туган йорт. Ниһаять, алар өйдә. Зөһрә туып үскән йортын, бүлмәсен, апасы белән сеңелесен, бигрәк тә әтисен бик нык сагынды. Ниһаять ул 4 диварлы хастаханә палатасында түгел, ә туган йортында. Шушы мизгелне ул бик зарыгып көтте. Алсу белән Алия дә Зөһрәнең кире кайтуын бик көттеләр. Менә Зөһрәнең өйдә кунган беренче көне. Нинди тыныч үз өеңдә, рәхәт. Иртә белән Әдилә Зөһрәне тизрәк дәвалар өчен яңа чаралар эзли башлады. Райнур, әлбәттә, эшкә китте. Зөһрә өй алдына чыгып, болытларны күзәтә, Алия белән Алсу йорт тирәсендә уйнап маташалар. Берзаман Зөһрә янына Алсу килде дә:
-Син нигә монда утырасың, без анда Алия белән, әйдә син дә безнең белән? — диде.
Зөһрә аңа:
-Ә нәрсәгә? — дип җавап бирде.
Алсу:
-Монда утырып торуга караганда, безнең белән уйнау яхшырак, — диде. Зөһрә ,ниһаять, ризалашты. Менә элеккечә Алсу белән Зөһрә футбол тубы тибәләр. Ничек сагынды Алсу һәм Зөһрә бергә футбол уйнауларны. Ләкин берзаман туп йорт тирәсендәге иске тупыл янына тәгәрәде. Бу тупыл инде 100 ел буе шушы урында үсеп утыра. Аның ботаклары инде чери башлаган. Кечкенә вакытта Зөһрә белән Алсу бу тупылга еш кына үрмәлиләр иде. Аннан дөнья шундый киң булып күренә аларга. Шушы мизгелләрне күз алдыннан уздырып, Алсу Зөһрәгә болай диде:
-Әйдә өскә менәбез, хәтерлисеңме ничек менә идек?. Зөһрә аңа:
-Әйе, хәтерлим, ләкин миңа бит ярамый — диде, үзенең теләген яшереп кенә. Алсу аңа:
-Нишләп ярамасын ди, берни дә булмый бит, кәефең дә күтәрелер- диде. Алсу белән Зөһрә тупыл өстенә үрмәләп киттеләр. Менә киң, матур дөнья! Зөһрәнең чыннан да кәефе күтәрелеп китте. Хәтта бер мизгелгә үзенең авыру икәнен дә онытты. Аңа бар нәрсә дә элеккечә кебек: дөнья да ямьләнде, аның күзләрендә бәхет чаткысы кабынды. Тукта, нинди тавыш бу. Берзаман тупылның ботагы шытырдап куйды. Алсу белән Зөһрә куркуга калдылар. Алсу нишләргә белми, алар менә-менә аска төшеп китәчәкләр. Ул Зөһрәгә агачтагы зур ярыкка үрмәләп, тотынырга кушты. Зөһрә бик нык курка, ул селкенә дә алмаслык дәрәҗәгә җитте, ләкин тизрәк агачка үрмәләргә кирәк! Зөһрәнең шушы зур агачның тишегенә үрмәләве булды, аның эченә төшеп китте. Алсуга Зөһрәнең ачы тавышы гына ишетелеп калды. Алсу тизрәк агачтан төшеп әнисен чакырырга китте. Ә кечкенә Алия нигә Зөһрәнең төшмәгәнлеген аңламыйча басып тора.
Шул минутта ук “Ашыгыч ярдәм” килеп җитте. Алардан соң коткаручылар, полиция, телевидение журналистлары да килде. Зөһрә агач куышлыгында, мондый хәлдә баланың исән калуына ышану бик авыр. Хәсәновлар гаиләсе кичкә кадәр агач яныннан кузгалмыйча, коткаручыларның куышлыкка төшүен күзәттеләр. Икенче тапкыр кайгы килде. Баланың исән булуына ышану аларга бик авыр. Ләкин алар бик нык ышаналар. Шушы мизгелдә, Әдилә кайнар күз яшьләрен сөртеп, тупыл агачына килеп ябышты. Берәү дә аның нишләвен аңламады. Әдилә кулларын агачка куеп, башын аска иеп, пышылдап кына нидер укый. Райнур нишләвен шунда ук аңлап алды. Әдилә Аллаһ Тәгаләдән Зөһрәнең исән калуын сорый, Аллаһ Тәгаләгә ышана, догаларын укый. Райнур Әдилә янына килеп басты. Соңыннан Алсу белән Алия дә әти-әниләре белән бергә, агачка тотынып, бер тынсыз утырдылар. Әдилә чын күңеленнән Зөһрәнең исән калуына ышана, Аллаһның аңа ярдәм итүенә ышана. Аның бер кузгалмыйча агачка тотынып укуы, күзләреннән бертуктаусыз яшь агуы… Бу бик авыр күренеш.
Ниһаять, Зөһрәне куышлыктан чыгардылар. Беренче ярдәм күрсәтүчеләр шунда ук нәни кыз янына йөгерделәр. Әдилә белән Райнур да тизрәк Зөһрә кызлары янына килделәр. Зөһрәнең кыяфәте карарлык түгел. Аның бите, куллары, бар җире җәрәхәтләнгән. Чү, ни бу? Йөрәге тибә, димәк, исән! Әдилә шул вакытта башын күккә күтәреп “Рәхмәт, я Раббым!” дип әйтеп куйды. Зөһрәне шунда ук хастаханәнең травматология бүлегенә алып киттеләр, чөнки шундый зур биеклектән төшү санап бетергесез җәрәхәтләр китергән. Ләкин травматологиядә эшләүче доктор Зөһрәдә баш миенең җиңел селкенүеннән башка бүтән берни дә тапмады. Доктор гомерендә беренче тапкыр шундый хәлне күрә. Зөһрәнең бар җире дә исән! Нинди шатлык, куаныч хәбәр итте доктор Хәсәновларга. Әдилә Аллаһ Тәгаләнең аңа ярдәм итүенә, аның кодрәтенә, барлыгына инде чын-чынлап ышанды.
Зөһрәнең җәрәхәтләре тиздән төзәлде. Һәм көннәрнең берсендә, Зөһрәнең корсагындагы шеш тәмам бетте. Моны Әдилә күреп алды, шатлыгының чиге булмады. Шунда ук Райнурны чакырды, чыннан да, шеш беткән! Чит илгә тикшеренергә бару көне дә килеп җитте. Доктор Зөһрәнең шеше бетүен яхшылап карады, кирәкле анализлар алды. Озак кына шушы анализларны кабат-кабат тикшерде. Әдилә түзмәде, доктордан тизрәк берәр сүз булса да әйтүен таләп итте. Доктор үз күзләренә ышана алмыйча, бик озак күзәтте. Ниһаять, ул 3 сүз әйтте:”Зөһрә исән-сау!” Шушы сүзләрне Әдилә хыялында бик көтте. Аның күзләре яшь белән тулды. Юк, бу кайгы яшьләре түгел, бу шатлык яшьләре. Әмма шулай да доктордан ни өчен шулай булуын җентекләп сораша башлады. Доктор аңа:”Моңа фәндә бер генә аңлату бар, ул агачка төшеп киткәч, аның баш миенең функцияләре кире кабынды, бу компьютердагы яңадан эшләп китү кебек, организм үз функцияләрен кире үти башлый. Әлбәттә, бу сирәк күренешләрнең берсе, моңа төгәл аңлатуны фән берничек тә бирә алмый,” — диде. Әдилә докторга:”Ә доктор буларак түгел, кеше буларак миңа ни әйтә аласыз?”-дип сорады. Доктор:”Бу-чын могҗиза!” — дип җавап бирде.
Бу Әдиләгә бик зур сабак булды. Аның дөньяга карашы үзгәрде, ул инде ышанычны беркайчан да югалтырга ярамаганлыкны аңлады.