Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
«Күктәге җисемнәр»

Иртәгә мин барам мәктәпкә,
Китап та, букча да бар миндә,
Дәфтәрем, кардәшем, каләмем,
Елмаеп дәшәләр мәктәпкә.

Бар минем әтием, әнием,
Шулай ук бар әби , бабай да,
Абыйлар, апалар күп минем,
Яратам аларның барын да.

Сөенеп котларлар да мине,
Маңгаемнан үбеп китәрләр,
Әтием, әнием, туганнар
Яратып һәм назлап үтәрләр.

Әниемнең назлы куллары
Чәчләремнән сыйпап назларлар,
-Тыныч йокы, кызым, кызкаем,
Син минем сер тулы йолдызым.

Төнеңдә йокламый очарсың,
Күктәге йолдызлар янында,
Күрерсең чәчкәләр, гөлләрне,
Алар бит сөюдән ачыла.

Әтием килер дә битемә,
Җылы иреннәрен тидерер,
Кочар да , сөяр дә ул мине,
«Кояш нурым минем син» дияр.

«Күземнең нурлары» дияр ул,
«Йөрәгем син минем» дияр ул.
Бар нәрсәм бар минем: әтием,
Әнием, абыем, туганнар,
Сер итеп кенә соң әйтимме,
Кем тагын туганга бай шулай?

Әтием – яп-якты Кояштыр,
Ул миңа көн буе юлдаштыр,
Иркәлидер, назлап сөядер,
«Яраткан ал нурым»- диядер.

Әнием — көмештәй Ай минем,
Яктылык бирә бар Җиһанга,
Җылылык һәркемгә бирәдер,
Миңа да рәхәт ул булганга.

Абый — апаларым кемнәрме?
Күктәге балкыган йолдызлар.
Елмаялар миңа, көләләр,
Күзләрен кыскалап яналар.

Беләсездерме кем әбием?
Көнчыгышның гүзәл Зөһрәсе,
Елмая һәм бии, күз кыса,
Әйтерсең ул күкнең мәгънәсе.

Көнбатышка кара, ә анда,
Көчле һәм кодрәтле, шаккатам…
Кызыл ул, үзе зур, күп белә,
Ул минем яраткан Марс бабам.

Себердә әнә киң күлмәкле,
Берничә төрле төстә яна,
Бертуктамый бии, үземнең
Яратканым – Сатурн апа.

Күрәсезме, усал һәм якты
Йолдыз түгел, туганым минем,
Бу минем яклаучы, саклаучы
Юпитер абыем – бәгърем.

Ул саклыйдыр мине һәръяклап
К ометадан, метеориттан.
Шундый күп туганым булганга
Бәхетлемен шушы дөньяда.

Кичен кем җыр суза дисезме?
Тәрәз төпләрендә җилләрем,
Гөлбакча буйлап атлаганда
Шатланып тибәдер йөрәгем.
Менә шундый мин , бик бәхетле,
Әти дә , әни дә, туганнар…
Алар мине иртән җитәкләп
Белем иленә алып барырлар.

Менә шушы гүзәл уйларда
Китеп бардым тирән йокыга,
Төшемдә очтым бертуктаусыз,
Туган йолдызларым янында.

Булмыйдыр ташланган балалар,
Аналарын Ходай ташлаган.
Фәрештәләргә тиң сабыйлар
Күңелләре белән нык байлар.

Закирова Ильзира Рамисовна
Возраст: 21 год
Дата рождения: 01.01.2003
Страна: Россия