Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Күкләрдә язылган мәхәббәт.

Берсен-берсе өзелеп сөйгән ярлар
Бәхетле булалар һәрвакыт.
Тормыш булгач төрле хәлләр була
Мондый хәл дә була бервакыт:

Үзен-үзе аямыйча,
Кичке уенын ташлап,
Өйгә кайтып китте Батыр
Юлның тузанын таптап.

Бүлмәсенә атылып керде дә ул,
Киемнәрен салып ташлады.
Арлы-бирле бераз йөри торгач,
Мәхәббәт хаты яза башлады.

“Беләм, синең йөрәк күптән
Бүтән берәү белән бәйләнгән.
Тик нишләтим, онытып та булмый
Күңелем хәзер ташка әйләнгән.

Йөрәгемнең бер түрендә һаман
Синең өчен урын саклыймын.
Ялгышымны белер өчен кайчак
Үткәннәргә борылып карыймын.

Яратмый да кебек идем,
Әллә ничек килде бу сөю.
Мәхәббәтнең һәрбер көне
Хәзер, учактай янып – көю.

Синең белән бергә булыр өчен
Кайтыр идем кабат кирегә.
Тик, соң инде хәзер, бүген менә
Бу дөньядан китәм мәңгегә”.

Бу сүзләрен язды да Батыр
Үксеп-үксеп елый башлады.
Күпме генә тырышып караса да
Гөлчәчәкне оныта алмады.

Башта барып әнисе белән саубуллашты
Йомык күзләреннән үпте дә,
Чыгып китте өйдән пәкесен алып
Чыгып китте инде мәңгегә.

Аннап авыл белән саубуллышты
Әле айга, йолдызларга карады.
Үз-үзенә сөйли-сөйли
Болын ягына таба атлады.

Кесәсеннән чыгарды да пәкесен
Йөрәгенә алып кадады.
Соңгы сулышын сулаганчы,
Як-ягына борылып карады.

…Гөлчәчәккә хатны җиткерделәр
Ул бит әле яшьнәп яшәде.
Ташу булып акты күзләреннән
Иң эчкерсез сөю яшьләре.

Кабат күңелннән кичерде
Батырны ничек өзелеп сөйгәнен.
Ничек итеп төннәр буе уйлап,
Аны сагынып , янып – көйгәнен.

Баштан йөгереп үтте ташу сыман
Төрле-төрле начар фикерләр.
Батыр китте, инде ничек яшәр,
Аннан башка хәзер ул нишләр?

Иртәгесен көлеп кояш чыкты
Алсу булып, кызарып таң атты.
Барысы да эшкә ашыктылар,
Гөлчәчәк тә әнисен озатты.

Әнисен эшкә озатты да,
Бүлмәсенә кереп бикләнде.
Батырны да сагынды үзе,
Төрле уйлар баштан китмәде.

Көн кичкә авышты инде,
Яшьләр уенга чыктылар.
Төнге ай яктысында
Биергә ашыктылар.

Гөлчәчәк тә чыгып китте
Кичке уенга диеп,
Әнисен кочаклап-үбеп,
Яңа күлмәген киеп.

Ә уйлары башкада иде
Кичке уенга бармады.
Яңгыр булып акты яше,
Ялгызлыгы җанны тырнады.

Тик башка ул өйдә күренмәде.
Әйтерсең лә , эссез югалды.
Шушы көннән алып авылда да
Аны очратучы булмады.

Батыр да юк хәзер, Гөлчәчәк тә
Бу тормышны ахры ташлады.
Берсен-берсе сөйгәннәрнең мәхәббәте
Тик күкләрдә языла башлады.

Загидуллина Альбина Линаровна
Возраст: 22 года
Дата рождения: 01.01.2002
Страна: Россия